Туган як

Тукайга тагын да якынайдык

Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үткәннән соң берничә көн узу белән, безгә аның исеме белән аерылгысыз бәйләнгән Яңа Кырлай авылына сәфәр кылу насыйп булды. Без дигәнем - балалар бакчасы хезмәткәрләре, китапханәчеләр, аксакаллар шурасы һәм «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары. Сәфәрнең матди чыгымнарын аксакаллар шурасы рәисе Зирәк ага Шиһапов...

Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үткәннән соң берничә көн узу белән, безгә аның исеме белән аерылгысыз бәйләнгән Яңа Кырлай авылына сәфәр кылу насыйп булды. Без дигәнем - балалар бакчасы хезмәткәрләре, китапханәчеләр, аксакаллар шурасы һәм «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары. Сәфәрнең матди чыгымнарын аксакаллар шурасы рәисе Зирәк ага Шиһапов үз өстенә калса, әдәби-экскурсион ягын Гүзәлия Гыйбадуллина җитәкчелек итә торган Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре әзерләде.
Ул шимбәдә, бакча мәшәкатьләрен читкә куеп, ерак юлга чыгарга теләүчеләр шактый күп иде. Чөнки, вакыт узган саен, татар галәмендә халыкка хезмәт итү ягыннан тиңдәше булмаган бөек Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән кызыксыну кимеми, киресенчә, арта гына бара.
Юлга кузгалу белән, тату бер гаиләнең атасы кебек булган Зирәк ага микрофон аша барыбызны да сәламләде. Хәерле юл теләп догалар укылды. Китапханәчеләрнең Тукай турында сөйләвен, аксакалларның тел, милләт турындагы кыйммәтле фикерләрен, «Кама таң-нары» әгъзаларының иҗат җимешләрен, «Талир тәңкә» ансамбле гармунчысы Кәүсәр ага җырларын тыңлап, биш сәгатьлек юл сизелмәде дә.
Кырлай авылының табигате нәкъ Тукай язганча матур булуын күңел күзең белән күрү, бакча башындагы Апуш чишмәсенең тәмле суын авыз итү - бәлки, берәүләр өчен татлы хыял гынадыр, әмма без сихәтле су белән сыйланып кына калмадык, «Шүрәле» әсәрендәге кебек яшел үләннәрдән үрелгән, хәтфәдәй юрган ябынган болыннарны, җилнең дә вакытында исеп, яңгырның да вакытында яуганын күрү бәхетенә ирештек. (Әдәби-мемориаль музейда экспонатлар белән танышкан арада кинәт коеп ява башлаган яңгырның, чыгуыбызга эзе дә калмавы балкып торган кояшның безнең белән шаяруы гына иде).
Шагыйрь эзләре калган сукмак Яңа Кырлай авылында әле дә саклана. Биш елга якын яшәгән Сәгъди абзыйлар өендә дә, белем туплаган мәктәп-мәдрәсә юлында да, шулай ук мемориаль музейда урын алган шәхси әйберләр дә шул турыда сөйли... Салам түбәле абзар, сиртмәле кое, баз, келәт, бакчада Сәгъди абзый белән бергә утырткан горур нарат агачы, анда урнашкан ике бүлмәле сыерчык оясы да Апушны юксына сыман... Йорт эчендәге күренеш, җиһазлар, кием-салымнар, савыт-сабалар - барысы да шул заман хисен саклап калган.
Ә музей алдында Бакый Урманче иҗат иткән Тукай һәйкәле бирегә килүчеләрне үзе сәламли. Әйтерсең лә ул, ерак юллар йөреп, «дөньяга иң элек күзе ачылган урын»га кайткан да, кунакларны көтеп утыра...
Музейның арткы ягында, елга буенда, шагыйрьнең Бакый Урманче иҗат иткән әкият геройлары - Шүрәлеләр басып тора. Алар, гүя, агачлар арасына качканнар да, читтән генә, музейга килүчеләрне күзәтәләр!
Музей комплексы бер-ничә тарихи бинаны берләштерә. Шагыйрьнең туган авылы Кушлавычта урнашкан Тукаевлар гаиләсенең музей-йорты, кечкенә Апуш яшәгән Сәгъди абзый йорты, XX гасыр башында төзелгән ике катлы Әхмәтхан бай йорты һәм Габдулла Тукайның исемен мәңгеләштерү йөзеннән Бакый Урманче проекты буенча төзелгән, милли архитектура орнаментлары белән бизәлгән ике катлы музей.
Беренче залда Тукайның балачагы сурәтләнә, шәхси әйберләреннән тыш, Мөхәммәтгариф мулла үз кулы белән теркәгән улының туу турындагы метрикә язуын, мәдрәсә шәкертләре укыган «Бәдәвам», «Иман шарты», Каюм Насыйриның «Буш вакыт» кебек китапларның төп нөсхәләрен күрергә мөмкин. Шулай ук Тукай иҗатын, ул калдырган искиткеч бай темаларны гәүдәләндергән Ф.Әминов, С.Лывин, Х.Казаков кебек күренекле рәссам-нарыбызның эшләре дә урын алган.
Икенче зал түрендә урын алган витриналарда бөек рус әдипләре А.Пушкин, А.Чехов, А.Куприн китаплары куелган. Мәгърифәтче Ш.Мәр-җәнинең 1900 елда Казан Император университеты типографиясендә нәшер ителгән «Казан вә Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр» китабы да урын алган.
Тукайның Җаектагы тормышына багышланган, XIX гасыр ахырына караган типография станогы музейга килүчеләрдә аеруча зур кызыксыну уята. Бу -журналистларның хезмәте элек-электән авыр булганлыгын раслаучы экспонат. Кургаштан ясалган аерым-аерым хәрефләрдән бер җөмлә сүз җыю өчен генә дә күпме вакыт, сабырлык таләп ителүен исәпкә алсаң, аңа өстәп күпме тиражда чыгуын да күзалласаң, станок яныннан мәңге китешле булмавын аңлыйсың... Җитмәсә әле, шул кургаш хәреф шаблоннарыннан сәламәтлеккә зыян китерә торган агулы матдә бүленеп чыгуын да исәпләсәң...
Иң якты залда Тукай-ның үзе исән вакытта нәшер ителгән китаплары һәм журналлары урын алган. «Болгар» кунакханәсенең шартлы интерьеры, шагыйрьнең дусты Хөсәен Ямашевның шәхси әйберләреннән - тимер караваты, этажеркасы да сакланган. Соңгы көннәре хакында тулырак сөйләүче экспонатлардан - Тукайның вафатына бер тәүлек кала төшерелгән соңгы фоторәсеме дә, битлеге дә урын алган. Үлеменнән соң нәшер ителгән китаплары, аның турында татар, рус һәм күп кенә чит телләрдә замандашлары тарафыннан нәшер ителгән, язылган истәлекләре исә Тукайның мәңге яшәячәгенә дан җырлый. Тематик кичәләр, фәнни конференцияләр уздыру өчен аерым зур бүлмә булуы да, музейга килүчеләр өчен бик уңайлы. Анда Г.Тукайның тормышы, иҗаты турында фильмнар һәм аның әкият-мультфильмнарын карау мөмкинлеге бар. Шунда урын алган зур китапка без дә музей хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдереп язып калдырдык.
Әдәби китаплардан алган мәгълүматлардан тыш, экскурсовод безне Тукайның мәхәббәт тарихы белән таныштырды. Шагыйрь язган язмаларны, газеталарны күрсәтте, аңа багышлап ясалган рәсемнәр, картиналарны иҗат итүчеләр турында да тәфсилләп сөйләде.
Мине тагы да гаҗәп-ләндергәне Тукай паркына керә торган капка алдында, уң якта зур итеп «Без туган телдә эшлибез!» дип язылган олы мәгънәгә ия сүзләр булды. Бәлки мин ул сүзләргә әллә ни игътибар да итмәс идем, «Мин татарча сөйләшәм!» дип исемләнгән формаль акция кебек, сөйләшәме-юкмы әле, дип кенә узып китәр идем... Тик, җөмлә астына куелган «Таттелеком» эмблемасы фикеремне үзгәртте. Кылт итеп күптән түгел булган вакыйга исемә төште. Кичке якта, интернет тотмый башлагач, «Таттелеком» номерын җыйган идем, исәнләшүгә үк, «сезгә нинди телдә сөйләшү уңайлы?», - дип сорадылар. Мондый сорауны һич көтмәгәнгә, минем өчен сәер тоелса да, кызыксынуым көчле иде, кичке тугызда каян табарлар икән туган телебездә сөйләшүчене дидем дә, сынап карарга булдым:
- Татар телендә аралашу уңайлырак, - дидем.
Бер минут та узмады, шундук трубканың икенче ягыннан, компьютер белгече үзебезчә, саф татар телендә, минем ни өчен мөрәҗәгать итүем белән кызыксына башлады. Тагы шунысы мөһим: җиде минутлык әңгәмәдә ник бер рус сүзе кыстырсын! Әлбәттә, бу гади хезмәткәрнең үзен шулай тотуы - туган телебезне, бөек Тукаебыз ядькәрләрен саклап калуда игелекле эш башкаручы «Таттелеком» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллинның игътибарлы булуыннан, вазыйфасын тиешенчә башкаруыннан киләдер.
Сүз уңаеннан, Сәгъди абзыйның йортын тулысынча яңартучы да, әкияти-әдәби бакча булдыручы да, пәйгамбәргә торырлык шагыйребезнең еллар аша безгә җиткерелгән мөкатдәс бүләген - Тукай-Кырлай мирасын саклаучы да нәкъ шул «Таттелеком» оешмасы ич. Кем чанасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, дигәндәй, җитәкче ничек таләп итсә, хезмәткәрләре аңа буйсына бит. Эх, башка җитәкчеләр дә аның кебек милли җанлы булса! Мондый изге гамәл яшь буынга да уңай йогынты ясап, ватанпәрвәрләр тәрбияләргә ярдәм итәр иде. Гамәлләре балаларга гына түгел, үзебезгә дә үрнәк булыр иде...
Шундый үтә дә кызыклы, тәрбияви сәфәр оештыручыларның тырышлыклары, күркәм эш-гамәлләре һәммәбезгә дә бүләк булды. Сәяхәттән алган тәэсирләр күңел-ләребездә озак сакланыр. Киләчәктә дә мондый сәяхәтләр булсын! Барыр-күрер, өйрәнер өчен истәлекле урыннарыбыз да, күренекле шәхесләребез дә күп безнең.
Нурзия МИРХАЗОВА,
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: