Туган як

Тукай үзе кайткандай булды

Көне матур. Атналарга, айларга сузылган салкыннардан соң, ниһаять, Аллаһының рәхим-шәфкате, дигәндәй, җылы көннәр башланды. Күк йөзе болытлардан арынып, кояш көлә. Шуның җылысына кинәнеп, бөтен тереклек рәхәтлеккә чумган, тирә-якта сафлык, пакълек, гүзәллек хөкем сөрә шикелле. Әйтерсең лә, табигать бәйрәм итә... Көн әнә шулай кояшлы, матур булгангадыр, Тукай һәйкәле янында, әле Шигырь...

Көне матур. Атналарга, айларга сузылган салкыннардан соң, ниһаять, Аллаһының рәхим-шәфкате, дигәндәй, җылы көннәр башланды. Күк йөзе болытлардан арынып, кояш көлә. Шуның җылысына кинәнеп, бөтен тереклек рәхәтлеккә чумган, тирә-якта сафлык, пакълек, гүзәллек хөкем сөрә шикелле. Әйтерсең лә, табигать бәйрәм итә...
 
Көн әнә шулай кояшлы, матур булгангадыр, Тукай һәйкәле янында, әле Шигырь бәйрәме башланганчы, алдан килеп, Илһам Хисмәтуллин җитәкчелегендәге «Илһам» ансамбленең чыгышларын тыңлаучылар шактый иде...
Менә алып баручылар Илшат Хәбибуллин һәм Айгөл Шаһиева чыгып, бәйрәмне ачып җибәрде. Һәм сәхнә түренә... Тукай үзе күтәрелде. Ул, гәрчә Тукай булып киенгән артист кына булса да, күңелләр аны Бөек шагыйрьнең үзе дип кабул итте. Түбәтәй кигән, ыспай милли киемнән... Чыкты да, шигырь сөйли башлады: «Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем...». Шигыре дә - Тукайныкы. Күңелләрне тетрәндерә торган. Үзенең кыска гына гомерен тулысы белән милләтенә багышлаган, халкыбызны бөтен дөньяга таныткан бөек шагыйрьне бүген милләт үзе олылый.
Алга таба тамашаларны Тукай әкияте геройлары Кәҗә белән Сарык, Шүрәле, Су анасы, Күбәләк дәвам итте. Бу әкият геройлары Ту
кайның үлемсез әсәрләреннән өзекләр сөйләделәр, шуларны хәзерге заман вакыйгаларына бәйләп, матур гына мәгънә китереп
чыгардылар...
Узган ел шәһәребез 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан, Красный Ключ поселогында Тукай премиясе иясе рәссам Әхсән Фәтхетдинов музее ачылган иде. Бу матур эш, шулай ук, Тукайны да зурлау булып тора. Моннан башка, Тукай премиясенә ия булган якташларыбыз - язучы-шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев, татарның әйдәп баручы драматургы Зөлфәт Хәким исемнәре белән дә без хаклы рәвештә горурлана алабыз...
Сәхнә түренә шәһәр һәм оешма җитәкчеләреннән Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Мөбәракшина, аксакаллар шурасы рәис урынбасары Мәснәви Һадиуллин, РФ атказанган архитекторы, шәһәр архитектура һәм төзелеш идарәсе җитәкчесе Фирдәвис Ханов, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев, «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Зөлфирә Бигашева, «Нур» мәчете имам-хатибы Рөстәм Идиатуллин күтәрелде, һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар. Аларның һәрберсе үз чыгышы алдыннан Тукайның «Бәйрәм бүген» шигыреннән бер куплет укыды.
Бу урында шунысын да әйтергә кирәк, бәйрәмне сәхнәдә алып бару тәртибен язучы, Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина тантанада катнашучы иҗатчыларның берсен дә күз уңыннан читтә калдырмаган, барысына да тиешле игътибар бирелде. Милләтебез алдындагы хезмәтләрен искә алып, татар телен, мәдәниятен үстерүдә башкарган эшләре өчен 39нчы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Нурзия Мирхазова Түбән Кама муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендәге актив һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Фәтхулла Абдуллин, Гөлфизә Зөлкарнәева, Никифор Тукмачев, Хөсәен Җәгъфәров, Илгиз Хәеркәев, Әлфия Сибгатуллина Мәдәният идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
«Кама таңнары» һәм «Данко» иҗат берләшмәләре әгъзалары үзләренең шигырьләрен укыгач, бүләкләү тантанасы дәвам итте. «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең» муниципаль бәйгесе җиңүчеләренең исемнәрен атадылар һәм сәхнәгә чакырып бүләкләделәр.
Бәйрәм җыр-моң белән үрелеп барды. Сәхнәдә шәһәр мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Алтынай» вокаль ансамбле, «Талир тәңкә» ветераннар халык фольклор ансамбле, «Ләззәт» халык эстрада ансамбле һәм шәһәребезнең башка иҗат коллективлары чыгыш ясады...
Бу көнне көләч кояш нурларына күмелгән табигать кенә түгел, кешеләр дә әнә шулай бәйрәм итте. Шигърият бәйрәме! Тукай туган көн! Бөек шагыйрьнең рухына багышлап, шагыйрьләр укый торган көн бу. Үзен чын татармын дип исәпләгән һәркем өчен бәйрәм. Туган телебез бәйрәме! Бер Түбән Камада гына түгел, республиканың барлык авылларында, кечкенә һәм зур шәһәрләрендә, илебезнең күп кенә өлкәләрендә бөтен татар халкы шушы бәйрәмгә чыкты. Иманым камил, республиканың кайсы гына районын алма, бүген анда «И, Тукаем...» дигән сүзләр ишетелми калмагандыр.
Фәрит ИМАМОВ.
 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: