Туган як

Тукай кая карап борчыла?

Пирамидалар матурмы? Әлбәттә, якын килеп карамаганда, шулай күренәдер. Үзем Мисырда булганда, Каһирәдә пирамидаларга экскурсиягә барган идек. Тарихи яктан кыйммәтле корылма булса да, тыштан бер дә «уш алырлык» түгел... Дөньяның 7 могҗизасы исемлегенә кертелгән корылмалар белән чагыштырырлык объект безнең якта Кама Аланы бистәсендә бар иде. Төзелеп бетмәгән тугыз катлы йортка шәһәрара...

Пирамидалар матурмы? Әлбәттә, якын килеп карамаганда, шулай күренәдер. Үзем Мисырда булганда, Каһирәдә пирамидаларга экскурсиягә барган идек. Тарихи яктан кыйммәтле корылма булса да, тыштан бер дә «уш алырлык» түгел... Дөньяның 7 могҗизасы исемлегенә кертелгән корылмалар белән чагыштырырлык объект безнең якта Кама Аланы бистәсендә бар иде. Төзелеп бетмәгән тугыз катлы йортка шәһәрара автобус пассажирлары гаҗәпләнеп карап узалар иде. Аллага шөкер, күп еллардан соң булса да, бу «пирамида»ны төзеп бетереп, «кеше кыяфәтенә» керттеләр.
Безнең Түбән Камада да андый «пирамида»лар бар. Беренче чиратта, әлбәттә, «Химстрой» тө-зеп бетерә алмаган торак йортлар. Төзелешләре ярты юлда тукталган кайбер объектларны, мәсәлән, 36нчы микрорайондагы балалар бакчасын сү-тә башлаганнар инде. Ниһаять, узган ел Чулман буендагы котсыз «долгострой»лар төзелеп бетеп, шәһәребезнең елга капкалары ямьләнеп китте...
Күптән түгел Түбән Ка-мада иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча җәмәгать тыңлаулары узды. Анда 2017 елда Лемаев мәйданын Һәм Красный Ключта Чулман ярын төзекләндерү эшләрен дәвам итү турында фикер алыштылар. Республика бюджетыннан шактый күләмдә акча бирү дә планлаштырыла. Проект буенча Лемаев мәйданын реконструкцияләү 5 гектарлы мәйданда алып барылачак икән. Амфитеатр, балалар уен мәйданчыгы, беседкалар һ.б. булдыру күздә тотыла.
Кем бу күркәм проектларга каршы? Әлбәттә, прогресс белән бергә атларга кирәк. Шулар бе-лән беррәттән төзелеп бетмәгән корылмаларны да төзеп бетерү мөм-кинлеген эзләргәдер, бәлки? Шәһәребезнең кыл уртасында тагын бер уникаль объект бар бит әле.
Адресы - Яшьлек урамы, 13нче йорт. Төзелеп бетмәгән шәһәр мәдә-ният йорты ул. Бик күп еллар «долгострой» булып, берничә ел элек «недострой» статусына күч-те. Чөнки бинаның яртысын сафка бастырып, анда китапханә һәм шәһәр мәдәният оеш-масының кайбер бүлек-ләрен урнаштырдылар. Ә менә зур тамаша залы белән сәхнә өлеше һаман төзелеп бетмәгән. Сәбәпләре күптер...
Бәлки, безнең шәһәргә яңа тамаша сарае кирәкмидер? Элекке «Дом тех-ников»ны «Халык иҗаты йорты» дип атаудан артык зур үзгәреш булмады. Чөнки гастрольләргә килергә теләүче сәхнә осталарыннан арендага шактый күп бәя сорыйлар икән (конкуренция юк), дип ишеткәнем бар. Шуңа күрә һәр атна диярлек ДНТ фойесында ярминкә-базарлар үткәрелә. Шулай итеп, заманча җиһаз-ландырылган сәхнә мәй-даннары Түбән Камада бик аз. Театрлар да махсус корылмаган биналарда («камчаткада») урнашкан: ТЮЗ - Красный Ключ бистәсендә, татар драма театры да шәһәр үзәгендә түгел.
Безгә Казандагы «Пирамида» сыман сарайлар кирәкми.Тик Түбән Камада да, урысча әйтмешли, «полноценный» шәһәр мәдәният йорты булырга тиештер бит. Әлбәттә, культура йортына «13» саны белән бәхет елмаймаган. Әмма икенче яктан - бинаның фасады нәкъ Тукай паркына чыга. Яр Чаллы шәһәрендә М. Җәлил проспекты уртасында Бөек Ватан сугышы корбаннарына багышланган галәмәт зур монумент тора. «Җиде татар карый барга табан...» дип атыйлар нишләптер. Ә безнең паркта һәйкәлдәге Габдулла Тукай булачак мә-дәният сараена күз салган. Минемчә, шагыйрь инде ничә еллар туры карап, кайчан төзелеп бетәр икән бу кирпеч диварлы бина, дип борчыладыр шикелле.
 
Фәрит ВӘГЫЙЗОВ
Редакциядән: Автор кузгаткан әлеге төзелешләрнең киләчәк язмышы турында белгечләрдән сораштырып, газетабызның алдагы саннарының берсендә укучыларыбызга җиткерергә вәгъдә бирәбез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: