Туган як

" Туган як" газетасы атнага бер мәртәбә генә чыгачак

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2020 елның икенче яртысыннан «Туган як» атнага бер мәртәбә – җомга көнне генә чыга башлаячак.

Ләкин моңа борчылырга кирәкми. Атнага бер көн генә чыксак та, газетаның битләре хәзерге бер атнада чыга торган газета битләренең гомуми саныннан ким булмаячак. Димәк, мәгълүмат тапшыру мәйданы кимеми, дигән сүз. Шуңа бәйле рәвештә, «Россия почтасы» каталогында да тиешле үзгәрешләр кертелә: хәзер аннан «Туган як»ны П 9465 индексы буенча эзләргә туры киләчәк.

1 апрельдән газета-журналларга рәсми язылу башланды. Гадәттәгечә, «Туган як»ка редакциянең үзенә килеп тә (Химиклар урамы, 64 а), элемтә бүлекләрендә дә язылырга була. Редакциядә язылганда, өй адресыгызга килә торган итеп яки редакциянең үзеннән килеп ала торган итеп язылырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: