Туган як

Тәрбиясезлек нәтиҗәсе

Урамнарда тәмәке тартып торучы хатын-кызларны һәм беркемгә дә игътибар бирмичә кочышып, үбешеп торучы яшьләрне күргәч, кәеф кырыла, дөньяның яме югалгандай була. Мондый әхлаксызлык башка күп кенә шәһәрдәшләр арасында, шулай ук ризасызлык тудыра торгандыр дип уйлыйм. Җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю турындагы канун гамәлдә булуына карамастан, аны санга сукмаучылар бүгенге көндә...

Урамнарда тәмәке тартып торучы хатын-кызларны һәм беркемгә дә игътибар бирмичә кочышып, үбешеп торучы яшьләрне күргәч, кәеф кырыла, дөньяның яме югалгандай була. Мондый әхлаксызлык башка күп кенә шәһәрдәшләр арасында, шулай ук ризасызлык тудыра торгандыр дип уйлыйм.

Җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю турындагы канун гамәлдә булуына карамастан, аны санга сукмаучылар бүгенге көндә бихисап. Бер яктан, бу мәсьәләгә полиция хезмәткәрләренең бармак аша каравы булса, икенче яктан массакүләм мәгълүмат чараларының да (радио, телевидение) бу тискәре гамәлне фаш итүгә игътибары җитми.

Тәмәке тарту гадәте кешеләрдә инде гасырлар буе килә һәм тәмәке төтененең зарары тирә-юньдәге кешеләргә, бигрәк тә балаларга, яшүсмерләргә ничек тәэсир иткәне беркемгә дә сер түгел. Моны олы буын кешеләре яхшырак аңлаган булса кирәк. Чөнки без үскәндә кемнең дә булса урам буйлап тәмәке тартып йөргәнен күрергә туры килмәде. Бик күпләр тәмәкене кешегә күрсәтмичә генә «пыскыталар» иде. Менә моңа бер мисал: безнең мәрхүм әти гомере буе тәмәке тартты, әмма тәмәке тартуын әбиебезгә күрсәтмәскә тырышты. Шулай бер көнне (ул вакытта әтигә 60, әбигә 90 яшь иде) әти ишегалдында тәмәке тартып утыра. Гел уйламаганда урамнан әби кайтып керә. Шул вакытта әтинең кыланмышын күрсәгез, көлеп үләр идегез. Инде бабай булган кеше тәмәке төпчеген кая яшерергә белмичә изаланды. Ниһаять, «төпчек»не җиң эченә яшереп, сарайга кереп китте. Билгеле, әби әтинең ничек уңайсызлануын күрмәгәнгә салышып үтеп китте.

Бигрәк тә яшь хатын-кызларның тәмәке тартуы, шәхсән минем өчен аңлап булмый торган бер табышмак. Алар арасында белемсезләр юк бит инде. Шулай булгач, аларга алга таба кияүгә чыгарга, бала табарга кирәк. Ә гарип балалар күп очракта тәмәке тарткан, аракы эчкән ханымнардан туа бит. Яшьләребез бу турыда тагын бер кат төптән уйлап карасыннар иде.

Яшьләрнең теләсә кайсы җәмәгать урыннарында кеше алдында оялмыйча үбешеп торулары шулай ук әхлак нормаларына берничек тә туры килми. Башына ат типмәгән һәрбер яш - үсмер белсен иде: кочаклашу, үбешү - интим гамәл, аның үз вакыты һәм урыны булырга тиеш.

Барыбыз да беләбез, балаларга күркәм сыйфатлар үзеннән-үзе генә килми, әхлак тәрбиясенә нигез иң элек гаиләдә салына. Балаларда матур гадәтләр кечкенәдән ук барлыкка килеп ныгысын өчен ата-анага күп көч һәм тырышлык куярга кирәк. Ата-ана, гаилә әгъзалары үрнәгендә матур сыйфатлар балада бер көндә генә барлыкка килми, ә еллар дәвамында тәрбияләнә. Бик тә мөһим тәрбияви чараларның берсе - ата-аналарның балаларына кеше арасында, урамда, иптәшләре, якын кешеләре белән үзләрен ничек тотарга кирәклеген өйрәтү.

Алга таба балаларның әхлакый тәрбиясе мәктәпләрдә дәвам ителергә тиеш. Укытучының бурычы дәрес бирү генә түгел, ә ата-аналар белән берлектә баланы чын кеше итеп тәрбияләү, җәмгыятьтә үз урынын табарга өйрәтү. Шуңа күрә мәктәпләрдә тәрбия эшен укудан аеру зур хата.

Гаилә, мәктәп, тулаем җәмгыять бердәм булып, яшь буынга әхлакый тәрбия бирүне иң әһәмиятле чара итеп санаса, җәмәгать урыннарында, урамнарда тискәре күренешләр бермәбер азаер иде.

Мәснәви ҺАДИУЛЛИН,
Түбән Кама аксакаллар шурасы рәисе урынбасары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: