Туган як

Транспорт сәгатьтәй төгәл йөрсен, дисәк...

Кышка кергәндә генә шәһәр урамнарында автобус һәм трамвайларның сирәк йөри башлавы, озак вакыт тукталышта транспорт көтеп торырга мәҗбүр булу - болар гади пассажирларның һәммәсен борчый торган мәсьәлә. Транспорт предприятиеләре җитәкчеләрен, шәһәр хуҗаларын сүгүчеләрдән беребез генә дә «ни өчен соң без утырып йөри торган автобуслар искереп бара, сирәк йөри, ватыла», дигән...


Кышка кергәндә генә шәһәр урамнарында автобус һәм трамвайларның сирәк йөри башлавы, озак вакыт тукталышта транспорт көтеп торырга мәҗбүр булу - болар гади пассажирларның һәммәсен борчый торган мәсьәлә. Транспорт предприятиеләре җитәкчеләрен, шәһәр хуҗаларын сүгүчеләрдән беребез генә дә «ни өчен соң без утырып йөри торган автобуслар искереп бара, сирәк йөри, ватыла», дигән сорауны бирмибез?!


1нче ПАТПның зур залына җыелып, әлеге предприятие үзе, НПАТП һәм шәһәр электр транспорты предприятиесе җитәкчеләре, эшләүчеләр әнә шул мәсьәләне хәл итү юлларын бергәләп эзләделәр. Җыелышта Татарстанның премьер-министр урынбасары, энергетика министры И.Фәрдиевнең һәм, шулай ук, үзебезнең муниципаль район башлыгы А.Метшинның да катнашуы җәмәгать транспортына бәйле мәсьәләнең республикакүләм һәм, хәтта, ил җитәкчелеге югарылыгында хәл итү зарурлыгы турында сөйли иде.

1нче ПАТП генераль директоры Әгътәс Галиәхмәтовның чыгышы кискенрәк яңгыраса да, өч предприятие өчен дә барлык авырлыкларның ташламларга «монетизация» ясалган 2005 елдан башлануы мәгълүм.

Җәмәгать транспортында бушлай йөрергә ияләшкән карт кешеләр, инвалидлар льгота дигәненең акчага алмаштырылуын аңларга да, кабул итәргә дә теләмәделәр. Юкса, ул акча шул ук айлык социаль билет алу өчен каралган, шуның өчен бирелә. Әмма эш әле анда гына түгел. Бер пассажирны автобуста яки трамвайда йөртү өчен киткән барлык чыгымнар исәпләнелеп, үзкыйммәт билгеләнә. Сүз уңаеннан, Татарстанның бәяләр буенча комитеты билгеләгән тарифлар үзкыйммәттән шактый ким икән. Юл йөрү өчен айлык социаль билет хакы исә чыгымнарны тулысынча каплый алмый, калганы - республика һәм җирле бюджет исәбенә булырга тиеш. Анысы рәсми телдә «выпадающие доходы», ягъни керми калган табыш дип йөртелә. Ә.Галиәхмәтов әйткәнчә, бүгенге көнгә әлеге өч предприятие (1нче ПАТП, НПАТП, ГЭТ) өчен ул, 2008 елдан башлап, барлыгы 120 миллион сум тәшкил итә икән.

Ул акчага күпме яңа автобус яки трамвай вагоны алырга, шулай ук, шоферларның хезмәт хакын арттырып, әлеге һөнәр ияләренең иң тәҗрибәле һәм осталарын предприятиеләрдә саклап калып булыр иде. Ә.Галиәхмәтов сөйләвенчә, хезмәтләренә түләү аз булганлыктан, хәтта пенсиягә чыккан кешеләрне дә эштән җибәрмиләр. НПАТПда шоферлар мәсьәләсендә хәл тагын да катлаулырак. Бүгенге көндә анда 50 кеше җитми автобус руленә утыру өчен. Шулар белән бергә, соңгы елларда һәртөрле салымнарның бик нык артуын да исәпкә алырга кирәк. Ә инде ягулык-майлау материаллары үзебезнең Түбән Камада җитештерелсә дә, бәяләре буй җитмәле түгел. Бу урында, читкә китү булса да, Казандагы бер танышымның шәһәребездән башкалага китерелә торган ягулык-майлау материалы бәясенең бездәгедән нибары 1 сумга гына артыграк булуы хакында сөйләгәнен әйтим әле. Ике шәһәр арасы бик үк якын түгел, транспорт һәм юл чыгымнарын өстәмиләрме әллә, дигән соравым һавада эленеп калды. Беркатлы акылым белән, тизрәк нәтиҗә ясап куйдым: димәк, безнең җирлектә җитешетерелә торган ягулык-майлау материалының үзкыйммәте күпкә арзан булып чыга. Бу хакта сүз башлаганмын икән инде, бүгенге көндә, сентябрь ае белән чагыштырганда, ягулык-майлау материалының бәясе литрына 9 сумга арткан. Гәрчә, югарыдагылар, бәя арттырлмаячак дип, кабатлап торсалар да...

Әнә шул һәм башка мәсьәләләрне уңай хәл итү өчен, Федераль һәм Татарстан законнарының үтәлүе зарур.

Муниципаль район башлыгы А.Метшин боларның барысының да ил күләмендәге гомуми мәсьәлә булуын искәртте. Татарстан Президентының да транспортчылар алдында торган мәсьәләләрдән хәбәрдар булуын, хәзерге вакытта хөкүмәтәгеләрнең аны хәл итү юлларын эзләүләрен җиткерде. Ә үзебезнең шәһәр һәм районга килгәндә, пассажирлар ташу буенча муниципаль заказ күләменең өр-яңадан каралачагын әйтте. Башлык, әлеге мәсьәлә хәл ителгәнче, транспортчыларны пассажирларга тиешенчә хезмәт күрсәтүне дәвам итәргә чакырды.

Үз чыгышында И.Фәрдиев, безнең муниципаль районның кураторы буларак, Түбән Кама транспортчылары проблемаларын хөкүмәт югарылыгында хәл итү өчен тырышачагын белдерде. Шулай ук ул, үзенең «Нефтехим» җәмгыяте директорлар советында икәнен искәртеп, трамвайчылар белән ике арада барлыкка килгән мәсьәләне шунда күтәреп чыгарга һәм уңай якка хәл итәргә ышандырды.

Җыелышта, шулай ук, шәһәр советы депутаты В.Филиппов киләсе ел өчен җирле бюджетка транспорт чыгымнарын да кертү кирәклеген искәртте. Шәһәр электр транспорты предприятиесенең профсоюз комитеты рәисе В.Чернышева, НПАТПның профсоюз оешмасы җитәкчесе Н.Фәттахов, 1нче ПАТП шоферы Ф.Рәшитов һ.б. үз чыгышларында, транспорт белән бәйле барлык проблемаларның да үз предприятиеләре генә түгел, ә автобуслар һәм трамвайларның сәгатьтәй төгәл йөрүенә күнеккән шәһәр халкы өчен дә сулар һавадай мөһимлеге хакында сөйләп, аны якын арада хәл ителүенә өмет белдерделәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: