Туган як

Транспорт картасы аласызмы?

Пенсионерлар автобуста һәм трамвайда 1 апрельдән социаль транспорт картасы буенча йөри башлаячаклар. Түбән Камада хәзерге вакытта ташламага ия кешеләр 70 меңнән артык булып, шуларның 20 меңгә якыны айлык юл йөрү билетыннан даими файдалана икән. Алар әлеге социаль транспорт картасын каян ничек алырга тиешләр, редакциягә шалтыраткан газета укучыларыбыз үтенече буенча, түбәндә...

Пенсионерлар автобуста һәм трамвайда 1 апрельдән социаль транспорт картасы буенча йөри башлаячаклар. Түбән Камада хәзерге вакытта ташламага ия кешеләр 70 меңнән артык булып, шуларның 20 меңгә якыны айлык юл йөрү билетыннан даими файдалана икән. Алар әлеге социаль транспорт картасын каян ничек алырга тиешләр, редакциягә шалтыраткан газета укучыларыбыз үтенече буенча, түбәндә шуны аңлатырга тырышып карыйбыз.

Билгеле булганча, узган ел азагында җәмәгать транспортында льготалы йөрүгә чикләү кертелгән иде, әмма Татарстан Президенты Миңнеханов күрсәтмәсе буенча ул карар юкка чыгарылды.

Инде килеп, яңа ел башында икенче яңалык көткән: пенсионерлар, инвалидлар һәм ташламага ия башка кешеләр апрель аеннан башлап трамвайда, автобуста социаль транспорт картасы белән йөриячәкләр. Гыйнвар ае өчен килгән «квартплата» язуында аны алу өчен кая барырга кирәклеге күрсәтелгән.

Шәһәр социаль яклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Мәрхабә Фәсхиева аңлатуынча, исемле электрон бердәм социаль юл йөрү билетын, ягъни транспорт картасын Түбән Кама пенсионерларына һәм льготага ия башка кешеләргә майның 15енә кадәр өч адрес буенча алырга була: социаль яклау идарәсендә (Тынычлык урамы, 60нчы йорт), «Милосердие» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә (Кайманов урамы, 16а), «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә (Тукай урамы, 18а). Шул өч адресның «квартплата» кәгазендә сезнең үзегезгә якыны күрсәтелгән булырга тиешлеген дә әйтте М.Фәсхиева. Майның 15еннән соңга калсагыз, социаль яклау идарәсенә барырга туры киләчәк.

Транспорт картасы алырга ниятләсәгез, аны рәсмиләштерү өчен шул өч адресның берсе буенча барганда үзегез белән түбәндәге документларыгызны алырга онытмагыз: паспорт, пенсия таныклыгы (яки льготага ия булуыгызны раслый торган башка документ), ИНН (салым инспекциясендә исәпкә алынуны раслый торган кәгазь).

Ул документларыгызның күчермәсен алачаклар. Шуннан тыш, сезне фотога да төшерәчәкләр. Гариза язасы булмый, анысы компьютердагы әзер үрнәк буенча тутырыла, сез имза гына куячаксыз. Боларның барысы да фотосурәтегез урын алган һәм сезнең исем-фамилиягә тутырылган транспорт картасын рәсмиләштерү өчен кирәк булачак. Сезгә шул картаны килеп алу вакыты күрсәтелгән квитанция-язу биреп җибәрәчәкләр. Бу эшләр бушлай башкарыла.

Гадәттә, пенсиядәге кешеләр атнаның көннәрен бутый, сәгатькә игътибар итми. Вакытыгызны юкка әрәм итмәс өчен, сез югарыда күрсәтелгән адреслар буенча дүшәмбедән башлап, атнаның биш көнендә (җомганы да кертеп) иртәнге сәгать 8дән кичке 5кә кадәр бара аласыз. Төшке яллары: көндезге сәгать 12дән 1гә кадәр.

Авыл җирендә яшәүчеләргә транспорт картасын ике урыннан алырга була: беренчесе - шәһәрдәге социаль яклау идарәсеннән; икенчесе - Кама Аланы поселогындагы күп функцияле үзәктә (анысы әлеге поселокка якын урнашкан авылларда яшәүчеләр өчен уңайлы). Ул, күп дигәндә, ике атна эчендә әзер булачак.

Кулыгызга транспорт картасын алдыгыз да, шуның белән эш бетте дигән сүз түгел. Картага акча ай саен үзеннән-үзе күчми - юл йөрү өчен бирелә торган айлык субсидия акчасын кайдан (банк яки почта) алуыгызга карап, махсус җайланма аша сез үзегез күчерергә тиеш буласыз.

Транспорт картасы алу һәркемгә дә мәҗбүри икән дип уйламагыз. Бу мәсьәләгә Мәрхабә Таҗетдиновна аерым тукталды: өеннән чыгып йөрмәүче яки айга бер-ике мәртәбә генә автобус-трамвайга утыручы пенсионерлар субсидия акчасын янга калдыра һәм башка кирәк-ярагына тота ала. Андыйларга, чыннан да, 12-15 сумын түләп берничә мәртәбә билет алу отышлырак.

Сүз уңаеннан, федераль льготникларның юл йөрү өчен субсидия акчасы дару, путевка, телефон һ.б. өчен бирелә торган айлык акча түләве (ЕДВ) эчендә утырганын да искәртте М.Фәсхиева. Шуңа күрә дә алар үзләренә юл өчен тагын аерым түләү көтеп утырырга тиеш түгелләр.

Транспорт картасына акчаны үтеп бара торган айның 20сеннән киләсе айның 10ысына кадәр күчерергә була. Мәсәлән, апрель аенда ук транспорт картасы белән йөрергә ниятләдегез, ди. Сез 20 мартка кадәр юл өчен субсидияне (342 сум) тулысынча шул картагызга күчереп куясыз да, ай башлангач, тыныч күңел белән автобуска да, трамвайга да утырасыз һәм күпме телисез, шулкадәр йөри аласыз. Әгәр дә апрель өчен алдан акча күчерергә оныткансыз икән, сез аны әле 10 апрельгә кадәр эшли аласыз.

Транспорт картасын рәсмиләштерү вакыты чикләнмәгән. Картаны югалткан очракта, аның дубликаты бирелә. Тик башта банкка барып билгеле бер суммада акча түләргә һәм шул квитанция белән социаль яклау идарәсенә барырга туры киләчәк.

М.Фәсхиева транспорт картасының шәһәр яны транспортында да гамәлдә икәнен җиткерде. Әйтик, Шәңгәлчедәге туганыгыз янына барып кайтырга кирәк, ди. Сез шул транспорт картасын күрсәтеп утырасыз. Әле алай гына да түгел, әгәр дә туганыгыз Казан, Чаллы, Зеленодольск, Әлмәт шәһәрләренең берсендә яши икән, шунда барып төшкәч үк, Түбән Камада гамәлдә булган картагыз белән башка шәһәр урамындагы теләсә кайсы җәмәгать транспортында йөри аласыз.

Карта белән йөргәндә, кондукторлар сездән пенсия таныклыгын да, паспортыгызны да сорамаячаклар. Вагонга кергәч, кондуктор валидатор дигән җайланма ярдәмендә, картада шушы ай өчен акча бармы-юкмы икәнен тикшерә. Әгәр дә картага шул ай өчен юл субсидиясен күчермәгән булсагыз, акча түләп билет алырга тиеш буласыз.

Шәһәр электр транспорты предприятиесе генераль директоры Рафаил Хәбибуллин бу максаттан, барлыгы 75 валидатор (электрон картадагы мәгълүматны укый торган җайланма) кайтартачаклары хакында әйтте. Ул валидаторның берсе-берсе 16 мең сумлап тора. Анысы янына әле башка җайланма-җиһаз, компьютер һ.б. өстәлә. Кыскасы, ташламага ия пассажирларның социаль транспорт картасына күчүе бер шушы предприятиегә генә дә якынча 3 миллион сумга барып басачак. Әлбәттә, ул чыгымнарны хөкүмәт үзе күтәрергә бурычлы. Сүз уңаеннан, транспортта ташламалы йөрүне чикләүгә кагылышлы карарны юкка чыгарып, Президент Р.Миңнеханов транспорт предприятиеләренең льготага ия пассажирларны йөртүгә бәйле чыгымнарын каплау өчен Министрлар кабинетына финанс мөмкинлекләр юлларга кушкан. Моңа кадәр әлеге мәсьәлә транспортчылар өстенә аударып киленде. Президент кушкач, ул уңай хәл ителер дип өметләник.

Ташламага ия пассажирлар өчен транспорт картасы кертүнең ахыры хәерле булсын дип телик. Бездә бит халыкка уңайлык тудыру ниятеннән эшләнә торган бик күп нәрсә ике башлы таякны хәтерләтә...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: