Туган як

ТОСЭР ның 70 инвестицион проектның 18 гамәлгә ашырылган инде

Үз чиратын тагын 47 се көтә. Яңа мәйданчыклар төзелеше белән администрация вәкилләре танышты.

Объектларның берсе – март аенда Студентлар урамында ачылачак  фитнес клубы. Аның мәйданы 3500 квадрат метр тәшкил итә. Анда бассейн, спорт заллары, кафе, СПА урнашачак.

  Быел шулай ук “Рамус Молл” сәүдә үзәген ачарга да ниятлиләр. Ул ике ел элек кенә  төзелә башласа да, инде әзер диярлек. Бишенче катта күпфункцияле үзәк (өченче филиал) ачылачак.

Шинчылар урамында исә дүрт йолдызлы кунакханә һәм “Манзара” сәүдә үзәге ачылачак.  

Фото: https://ntr-24.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: