Туган як

Толерантлык үрнәге

Мин моңа Түбән Кама районындагы үзем яшәгән Сухарево, ягъни, үзебезчә әйтсәк, Сухрау авылын мисал итеп китерәсем килә. Монда, совет заманында, колхоз урынына совхоз оешкач, эшчеләргә хезмәт хакы түләнә башлый. Яңа йортлар да төзелә башлагач, татарлар да, башка милләт вәкилләре дә килеп, эшкә урнашып, бергәләп дус, тату гына яшәп китәләр. Үзгәртеп...

Мин моңа Түбән Кама районындагы үзем яшәгән Сухарево, ягъни, үзебезчә әйтсәк, Сухрау авылын мисал итеп китерәсем килә.
Монда, совет заманында, колхоз урынына совхоз оешкач, эшчеләргә хезмәт хакы түләнә башлый. Яңа йортлар да төзелә башлагач, татарлар да, башка милләт вәкилләре дә килеп, эшкә урнашып, бергәләп дус, тату гына яшәп китәләр.
Үзгәртеп кору заманнары җиткәч, халыкка дин иреге дә бирелгәч, дини йолаларны үткәрергә христианнар - чиркәү, ә мөселманнар мәчет төзергә алындылар. Билгеле инде, мондый зур эшләрне иганәчеләрсез генә башкарып чыгып булмый.
Шуңа да һәр ике төзелешкә дә ярдәм итүчеләр табылды һәм халыкка зур тырышлык күрсәтте. Депутатлар һәм җирле хакимият тарафыннан да ярдәм булды. Хәзер авылда мәчеттән азан тавышы да, чиркәү чаңы да бертигез ишетелеп тора. Барыбыз да бик канәгать, руслар да, татарлар да бер-беребезне хөрмәт итеп, дус һәм тату яшибез.
Мәчетебезне авылның татарлар күбрәк яшәгән өлешендә, хәзрәтебез Наил Закир улы Әхмәтвәлиев тәкъдиме буенча, аның фермер булып эшләүче уллары Әсгать һәм Ирекнең матди яр-дәме һәм халыкның тырышлыгы белән бик кыска вакытта төзеп кердек.
Бүгенге көндә анда җомга намазларына дистәгә якын мөселман йөри, хәтта күрше авыллардан да киләләр, авылыбыз олы юл чатында булгач, сәфәрдәге мөселманнар да туктап, җомга намазы, укып, Наил хәзрәтнең вәгазьләрен тыңлап китә.
Ел саен авылыбыз мөселманнары корбаннар чалып, үзара мәҗлесләргә йөрешәләр.
Мәдәният йорты да гөрли, анда балалар өчен төрле түгәрәкләр эшли, спорт ярышлары уза, концертлар уздырыла.
Һәр елның 1 октябрендә Өлкәннәр көнен авылыбызда яшәгән барлык милләтләр белән бергәләп үткәрәбез. Мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкәннәр өчен рус, чуваш һәм татар телләрендә концертлар куя, кызыклы итеп «Самовар янында», «Каз өмәсе» исемле бәйрәмнәрен дә бергәләп уздырабыз. Язлар җиткәч, Сабан туйларын күңелле итеп бәйрәм итәбез.
Китапханәдә укытучылар мәктәп укучыларына сугыш ветераннарын сөйләтеп, патриотик дәресләр үткәрәләр һәм шагыйрьләр белән очрашулар оештыралар. Сыйныфлары белән балаларны мәчеткә экскурсиягә алып киләләр, Наил хәзрәт аларга, кыскача гына булса да, диннәр тарихын сөйли, балалар да бик канәгать булып китә. Изге китабыбыз Коръән өйрәткәнчә, башка диндәге милләт вәкилләре белән дә дус һәм тату яшибез. Авылыбыз толерантлык үрнәге булып тора.
Алдагы көннәребездә дә бар милләтләр бергәләшеп дус һәм тату яшәсәк, тормышларыбыз тагын да матураер дип өметләнәбез.
Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ,
пенсионер.
Сухрау авылы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: