Туган як

Тәмәкенең ниндие дә зарарлы

Хәзер кызлар, егетләр кулында тәмәке урынына электрон сигаретлар күбәйде. Аларга күчүнең сәбәбен бик җиңел аңлата яшьләр. Беренчедән, электрон сигаретларның зарары азрак диләр; икенчедән, бу - замана модасы. Игътибар иткәнсездер, электрон тәмәкене машинада барганда да көйрәтәләр, урамда да кулдан төшермиләр. Дөрес, төтене чыкмый үзенең, шуңа күрә башта аның ни икәнен аңламыйча...

Хәзер кызлар, егетләр кулында тәмәке урынына электрон сигаретлар күбәйде. Аларга күчүнең сәбәбен бик җиңел аңлата яшьләр. Беренчедән, электрон сигаретларның зарары азрак диләр; икенчедән, бу - замана модасы.

Игътибар иткәнсездер, электрон тәмәкене машинада барганда да көйрәтәләр, урамда да кулдан төшермиләр. Дөрес, төтене чыкмый үзенең, шуңа күрә башта аның ни икәнен аңламыйча аптыраган идем, заманадан артта калмаган кешеләр аңлатты.
Электрон сигаретлар 2006 елда ук Кытайда җитештерелә башласа да, безнең Түбән Камага әле соңгы бер-ике елда гына килеп җитте.
Бүгенге көндә Россиядә халыкның 70 проценты никотин бәйлелегеннән интегә икән. Балигъ булмаган тартучылар саны буенча да Россия алдынгылар рәтендә.
Нигә олысы-кечесе электрон сигаретларга тартыла соң? Бәлки аларның сәламәтлек өчен зарарсыз булуы хакында йөргән сүзләр хактыр?
Тәмәке тартканда без кеше организмы өчен никотин зур зыян сала, тәмәке төтене тартучыларга гына түгел, алар янында торучылар өчен дә зарарлы дип беләбез. «Капля никотина убивает лошадь» дигән плакатларны яшьләр белмәсә дә, без хәтерлибез әле.
Ә хәзер электрон сигаретлар составына күз салыйк. Аларда су, глицерин, пропиленгликоль, төрле хуш исле матдәләр, шулай ук, никотин (!) да бар.
Шунысы кызганыч, тәмәке рекламасын тыйсалар да, электрон сигаретлар рекламасын тыючы юк. Киресенчә, аларны рекламалау көннән-көн киңрәк колач җәя. Итернетта Түбән Камадагы сату нокталарын күрсәткән мәгълүмат шактый.
Күргәнегезчә, электрон кальянда да, гадәти тәмәкедәге кебек никотин бар. Шул сәбәпле, аларга да организм тиз ияләшә, тарткан саен тартасы килеп тора икән.
Электрон тәмәкегә күчеп, тәмәке тартудан котылып булмый. Моны мин уйлап тапмадым, ә фәлән еллар тикшергәннән соң, дәрәҗәле галимнәр әйткән. Төрле илләрдә электрон тәмәке тартуның кеше организмына тәэсирен тикшергәннәр. Азия галимнәре әйтүенчә, әгәр карынында ир бала йөрткән йөкле хатын-кыз электрон тәмәке тартса, аның баласын югалту куркынычы арта икән. Япония галимнәре электрон сигаретларның да рак авыруын китереп чыгару куркынычын раслаган. Мондый мисалларны күп китерергә була.
«Замана тәмәкеләре» составындагы глицерин авыз эчен киптерә, кан әйләнешен тоткарлый, бактерияләр үрчер өчен уңай шартлар тудыра. Пропиленгликоль (пищевая добавка) - көчле аллерген. Бу матдәнең организмга зарары шунда - борын томалана, тирегә бетчәләр чыга. Төрле хуш исле өстәмәләр дә никотинның организмга үтеп керүен тизләтә, дип раслый галимнәр.
Төрле химик матдәләрнең зарарын белү өчен галим дә, химик та булу мәҗбүри түгел. Алар инде безгә кадәр өйрәнелгән, тикшерелгән. Ә яшьләргә үзләреннән соң сәламәт буын калдыру өчен, сау-сәламәт булу, зарарлы гадәтләрдән баш тартуы кирәк.
Җәмәгать урыннарында тәмәке тартканга штраф салу куркынычы янаса, электрон тәмәке тартканга әлегә сүз юк.
Исегездә булса, 2013 елның 1 июнендә тәмәкегә каршы федераль закон кабул ителгән иде. Дөрес, мин аның нәтиҗәсен күрмим. Әйтик, безнең күрше закон чыкканчы кухняда ничек тәмәке тарткан булса, хәзер дә шулай тартуын дәвам итә. Җәмәгать урыннарында да шундый ук хәл. Тәмәке эшләнмәләрен рекламалау, кибетләрдә аларның капларын күрсәтеп кую белән генә әллә ни ерак китеп булмый.
Җәмәгать урыннарында электрон сигаретларны куллануны тыярга маташу белән дә шулай ук килеп чыгар. Кеше үз акылы белән яхшыны начардан аермый икән, монда инде бернинди тыюлар да ярдәм итмәячәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: