Туган як

Түләргә туры киләчәк

Түбән Каманың үзәк юлларыннан 14 майга кадәр йөк машиналары йөрмәячәк. Махсус режим авырлыгы алты тоннадан артык машиналар өчен кертелгән.

Шәһәр урамнарыннан узу өчен, йөртүчеләргә түләргә кирәк булачак. Быел пропусклар бәясе күчәр йөкләнешенә карап билгеләнә. Моның өчен Актүбә урамындагы, 21 йортның 308 нче бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә яки 42-56-68 номеры буенча шалтыратырга кирәк. Шул ук вакытта кибетләргә ашамлыклар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен орлык яки ашлама, шулай ук ягулык материаллары ташучы һ.б. машиналарга пропуск кирәк булмаячак. Әмма аларның авырлыгы 16 тоннадан артмаска тиеш. Тулырак http://e-nkama.ru/news/252/74891/ сайтында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: