Туган як

Үткәннәрне хәтерләү өчен маяк

Күптән түгел, шәһәребезнең 33нче урта мәктәбендә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең чишмә башында торган шәхес, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Мизхәт Хәбибуллин истәлегенә күргәзмә-музей ачылды. Ачылу тантанасының «Тормышны яратучы шагыйрь...» дип исемләнгән музыкаль әдәби өлешендә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе аксакаллары Фәтхулла Абдуллин һәм Рифкать Имаев аны тирән юксыну һәм сагыну белән...

Күптән түгел, шәһәребезнең 33нче урта мәктәбендә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең чишмә башында торган шәхес, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Мизхәт Хәбибуллин истәлегенә күргәзмә-музей ачылды.
Ачылу тантанасының «Тормышны яратучы шагыйрь...» дип исемләнгән музыкаль әдәби өлешендә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе аксакаллары Фәтхулла Абдуллин һәм Рифкать Имаев аны тирән юксыну һәм сагыну белән искә алдылар, якты истәлекләре белән уртак-лаштылар. Шагыйрьнең үтә дә эчтәлекле шигырен Фәтхулла абый яттан сөйләде, Рифкать ага исә укучыларны 1979 елда башкалабыз Казанда дөнья күргән, икесенең бергә шигырьләре һәм фотолары сурәтләнгән газета белән таныштырды һәм бүгенге көнгә кадәр саклаган истәлеген мәктәп музеена тапшырды.
Музей дигәннән, биредә экспонатларны өч урынга урнаштырганнар. Көнкүрештә кулланылган кирәк-яракларын үз эченә сыйдырган өй почмагы - сыйныф түрендә урын алган, икенче өлеше мәктәп китапханәсе киштәләренә урнаштырылган. Тормышын һәм эшен чагылдырган мөһим фотосурәтләрен, дипломнарын үз эченә алган зур стенд коридорга эленгән. Миңа калса, мондый алым тагын да уңышлы. Кая карама - истәлек. Ә ул - үткәннәрне ачыграк искә төшерү өчен маяк.
35нче микрорайон җитәкчелеге, музей хезмәткәрләре һәм башка кунаклар музей-күргәзмә ачуны хуплап, аның патриотлар тәрбияләү эшен-дә мөһим булуын ассызыкласалар, 33нче мәктәп директоры Лилия Салихҗанова исә киләсе уку елында шагыйрьнең якты истәлегенә багышланган фәнни-гамәли конференция уздырачакларын искәртте.
Мизхәт ага Хәбибуллинның тормыш юлы кыска булса да, төзелеп килүче шәһәребез өчен нәтиҗәле булган. Ул шәһәребезне туган йортын яраткан кебек яраткан, якташларының тирән ихтирамын казанган. Халык күңелендә мәңге сакланырлык шигырьләр иҗат иткән. Шигырьләрендә ул туган җир, туган як, туган тел, гаилә, туганнар, мәхәббәт, дуслык һ.б. темаларны, гаделлек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек кебек гомумкешелек проблемаларны яктырткан. Балалар өчен дә күп кенә шигырьләр иҗат иткән. Көндәлек эш, иҗат белән генә чикләнмичә җәмәгать эшләрендә дә актив катнашкан.
33 нче мәктәп укучылары тарафыннан алып барылган тантаналы кичәдә, музей белән таныштырганда да, мәктәп китапханәсендә дә, коридорда да олысы да кечесе дә Мизхәт Хәбибуллинның шигырьләрен яратып, сәнгатьле итеп сөйләделәр. Берсеннән-берсе эчтәлек-ле, олуг мәгънәгә ия шигырьләр әле дә колагымда чыңлый.
«Гөл булып киң болыннарда ак чәчәк атсаң иде.
Сүнсә дә гомер, дөньяга җыр булып кайтсаң иде», - дип язган әдип «Хыял» шигырендә. Хыялың тормышка ашты, Мизхәт абый. Диварларга эленгән, киштәләргә куелган һәрбер истәлегең синең турыда сөйли, салмак кына башкарылган милли көйгә, үзебезчә, туган телдә җыр суза, ә моңнары күңел кылларын чиртеп, еракларга нур булып тарала...
Нурзия МИРХАЗОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: