Туган як

Үткәннәрне барлап, киләчәккә өметләр баглап...

«Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел», ди татар халык мәкале. «Кама таңнары» әдәби берләшмә әгъзалары халкыбызның бу әйтеменә тугры калып, шәһәребездә яшәп иҗат иткән, инде бакыйлыкка күчкән каләмдәшләребезне, аларның иҗат мирасын барлап, халыкка җиткерүдә бик күп эшләр башкара. Август ахырында кылган изге сәфәребез дә моңа дәлил булып тора. Сәяхәтебезнең беренче тукталышы...

«Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел», ди татар халык мәкале. «Кама таңнары» әдәби берләшмә әгъзалары халкыбызның бу әйтеменә тугры калып, шәһәребездә яшәп иҗат иткән, инде бакыйлыкка күчкән каләмдәшләребезне, аларның иҗат мирасын барлап, халыкка җиткерүдә бик күп эшләр башкара.
Август ахырында кылган изге сәфәребез дә моңа дәлил булып тора. Сәяхәтебезнең беренче тукталышы - Болгар авылы зираты. Монда безнең каләмдәшебез, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, «Ак чишмә», «Кичке моң», «Мин җирдә калам», «Ак болытларга орынам» дигән шигырь китаплары авторы Хатыйп ага Касыймов җирләнгән. Хатыйп аганың иҗаты күпләребезгә үрнәк булып тора. Ул гап-гади шигырь юлларында үзенең уй-хисләрен, тормышка, яшәешкә, заман вакыйгаларына, бигрәк тә җир кешеләренә җылы мөнәсәбәтен чагылдыра.
... Ирекле, имеш...
Киттем
Туган илне калдырып;
Сагышларга ияреп
Кайтып киләм каңгырып.
Буламы соң онытып
Туган илне-чибәрне.
Мин бу җиргә тирәктәй,
Тирән тамыр җибәрдем.
Хатыйп аганың рухына догалар кылып, аның турында хатирәләрне яңартып, Түбән Уратма авылына юл тоттык. Бу авыл зиратында - каләмдәшебез Әсгать абый Хәеркәевнең кабере. Мөслим районы Яңа Сәет авылында туып үскән, озак еллар дәвамында авыл хуҗалыгында җитәкче урыннарда эшләгән, яшьтән ук әдәбиятка гашыйк Әсгать абыйның «Алда юллар, юлда без» дигән китабы дөнья күрде. Ул исән вакытта ук Уратма туфрагын үз итә.
... Урамнардан
нур бөркелә,
Мәчет манарасыннан.
Кайда гына йөресәм дә
Авылымны сагынам.
Бер җирдә юк мондый авыл,
Монда дөньяның яме.
Уратмага бер атнага
Кунакка кайтыйк эле, - дип язган иде ул «Уратмага бер атнага» дигән шигырендә. Соңрак бу шигырьгә шәһәребезнең танылган үзешчән композиторы Флүр абый Гайнемөхәммәтов (алар, Әсгать абый белән, икесе дә Уратма авылы кияүләре) көй язып, ул халкыбызның яраткан җырына әверелде.
Соңгы тукталыш - Түбән Уратма китапханәсе. Кечкенә генә, якты, җыйнак китапханәгә керүгә үк музей күзгә ташлана. Ул музейга татар халкының барлык көнкүреш кирәк-яраклары да туплангандыр. Мине иң җәлеп иткәне, балалар кул арбасы ( мин кечкенә вакытта аларны әтием Харис ясый торган иде) һәм бизәкләп эшләнгән чана булды. Китапханә мөдире Ләйлә Камил кызы безне Уратма халкы белән таныштыргач, яңадан хатирәләргә, шигырь дөньясына чумдык. Әсгать абыйның бертуганы Илгиз ага Хәеркәев, якташы Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фәтхулла ага Абдуллин каләмдәшебезгә бәйле истәлекләре белән уртаклаштылар. «Кама таңнары» әдәби берләшмә әгъзалары: Гөлчирә Ибәтуллина, Фәнүзә Сабирова, Рәфыйк Әхмәдиев, Рәмзия Вәлиева, Әлфия Сибгатуллина, Мирзанур Шәймурзин үзләренең яңа шигырьләрен укыдылар. Ә Уратма авылы халкы тын да алмый тыңлады. Җәй дип, эш вакыты дип тормый, үткәннәрне барлап, киләчәккә зур өметләр белән иҗат итә каләмдәшләрем. Алда әле яңа юллар, яңа сәфәрләр...
Рәсимә НӘБИУЛЛИНА, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе.
Фотода: Түбән Уратма
зиратында Ә.Хәеркәев кабере янында

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: