Туган як

Үткәннәребез онытылмас

Музей ул – тарихи ядкәрне саклау, киләчәк буынны үткәннәр белән таныштырып кына калмыйча, тәрбияви чара урыны да булып тора. Фондында тупланган документаль чыганаклардан чыгып, берсеннән-берсе зур әһәмияткә ия күргәзмәләр дә оештырыла. Комсомолның 100 еллык юбилее уңаеннан, музейда Бөтенсоюз алдынгы комсомол төзелешенә һәм Түбән Кама эзтабарларына багышланган күргәзмә эшли башлады.

Күргәзмәдә Түбән Кама төзелешендә үзләреннән зур өлеш керткән беренче комсомол оешмасы секретарьлары, комсомол яшьләр бригадалары турында материаллар урын алды. Шәһәр һәм сәнәгать комплексын төзүдә аларның роле бәяләп бетергесез. Тарихи елъязмаларда шәһәр яшьләренең данлыклы хезмәте иксез-чиксез!
Калабызда зур төзелеш колач ала. Шәһәр белән бергә сәнәгать зоналары да төзелә башлый. Түбән Кама төзелешенә меңнәрчә эшче куллар кирәк була. 1962 елның 25 октябре  Бөтенсоюз алдынгы комсомол төзелеше итеп игълан ителә. Партия чакыруы, комсомол юлламасы һәм йөрәк кушуы буенча  комсомоллар төзелешкә төрле төбәкләрдән киләләр.
Комсомол-яшьләр бригадасының берсен Җәүдәт Шакир улы Халиков җитәкли. Аның исеме Түбән Камада  гына түгел, республикада да билгеле. РСФСРның атказанган төзүчесе Николай Иванович Петров җитәкчелегендәге ташчылар, шулай ук ТАССРның атказанган төзүчесе Искәндәр Заһидулла улы Заһидуллин җитәкчелегендәге балтачылар, ТАССРның  атказанган төзүчесе Хәмәтхәсән Гыйззәтулла улы Хәлиуллин җитәкчелегендәге ташчылар, Василий Николаевич Саяпин җитәкчелегендәге монтажчылар һәм башка бригадалар төзелешкә үзләреннән зур өлеш кертәләр. 
Лениногорск районы Шөгер авылының 10 нчы сыйныфны тәмамлаган укучылары Түбән Кама төзелешенә сыйныфлары белән килергә теләк белдерәләр. Сыйныф старостасы Энҗе Садриева аларның теләген яклап чыга. 1965 елның июлендә кулларына аттестатларын алган егетләр һәм кызлар төзелешкә юл тоталар.
Аларның барысы да тормыштан ямь табып, шатлык хисләре кичереп, авырлыкларга бирешмичә көн-төн хезмәт итеп, үзләренең тырышлыкларын һәм бетмәс-төкәнмәс энергияләрен туплап, Кама буенда сокланып туя алмаслык, горурлык хисе кичерерлек шәһәр төзиләр.  
Түбән Кама эзтабарларына багышланган икенче күргәзмәдә урын алган материаллар сугышның ачысын кичереп, мәңгелеккә яу кырында ятып калган солдатларның язмышын күзалларга ярдәм итә.                      
Миллионнан артык Ватаныбызны саклаучылар бүгенге көнгә кадәр хәбәрсез югалган дип санала, шулай ук күбесе чолганышта калып, яу кырында ятып калганнар. Сөякләре, җирләнмичә, җир өстендә  аунап ята. Туганнарының күбесе аларның язмышлары турында, хәтта аларның каберләренең кайдалыгын да белми.
XX гасырның 70-80 нче елларында ил буенча эзтабарлар отрядлары оеша башлый, сугыш булган урыннарга барып, һәлак булган сугышчыларның мәетләрен эзләү һәм җирләү эшләре  белән шөгыльләнәләр, солдатлар исемнәрен ачыклыйлар. Аларның эшчәнлеге бәяләп бетергесез, ел саен хәбәрсез югалганнарның  исемнәре ачыкланып тора.
Түбән Камада «Нефтехимик», «Кама» һәм «Татнефть-Поиск» эзтабарлар отрядлары эшләп килә. Алар ел саен сугыш барган урыннарга экспедициягә чыгалар. Эзтабарларның  бурычы – мәет калдыкларын табып, туганнар каберлегенә кадерләп күмү, аларның исемнәрен ачыклау. Хәтта туганнарын да эзләп табалар. Бер уңайдан, сугыш кирәк-яракларын җыеп, музейларга тапшыралар. Мондый истәлекле экспонатларның берничәсе «Сугышчан Дан» залында да урын алды. Алар – сугышның телсез шаһитлары.
Россиянең төрле төбәкләрендәге эзтабарлар отрядлары яз һәм көз айларында Бөек Ватан сугышы барган урыннарга экспедицияләр оештыралар. Нәтиҗәдә, дистәләрчә мең сугышчының исемнәре туган җирләренә, якыннарына барып иреште. Сугышчыларның исемнәрен табылган медальоннар буенча һәм архивлардан эзләп табып ачыклыйлар. Медальон – һәрбер сугышчыга бирелә торган гильзага охшаш кечкенә савыт. Эченә бөтереп салынган кәгазь кисәге, анда медальон иясенең исем-фамилиясе, туган елы, урыны, һәлак булган очракта кая хәбәр итәргә тиешлеге язылган. Хәбәрсез югалган сугышчыны билгесезлектән бары тик медальон гына йолып алырга мөмкинлек бирә. Исемне ачыклау – ул кемгәдер улын, абыйсын, әтисен сугыштан кайтару белән бер.
Солдат медальоннарындагы мәгълүматлар буенча, хәбәрсез югалган сугышчыларның исемлекләре төзелә, исемнәре республикабызда нәшер ителгән «Хәтер» китабына кертелә.
Шундый батыр егетләр һәм кызлар булганда үткәннәребез онытылмас, әлеге күргәзмәләр шуның дәлиле булып тора!
Дания ВӘЛИЕВА.
Автор фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: