Туган як

Үткән тормышымнан зарланмыйм

Мин 1940 елның 16 ноябрендә Баулы районының кечке-нәрәк кенә Ташлы дигән авылында туганмын, бишенче кыз булып дөньяга аваз салганмын. Әти сугышка киткәндә, миңа алты ай ярым булган. Әниебез биш кыз бала белән ятим калган, әтиебез хәбәрсез югалганнар исемлегендә булган. Әти сугышка киткәндә иң олы апама - 17 яшь, икенчесенә -...

Мин 1940 елның 16 ноябрендә Баулы районының кечке-нәрәк кенә Ташлы дигән авылында туганмын, бишенче кыз булып дөньяга аваз салганмын. Әти сугышка киткәндә, миңа алты ай ярым булган. Әниебез биш кыз бала белән ятим калган, әтиебез хәбәрсез югалганнар исемлегендә булган.

Әти сугышка киткәндә иң олы апама - 17 яшь, икенчесенә - 15 яшь, өченчесенә - 13 яшь, дүртенчесенә 7 яшь тирәсе булган. Шундый ярлылык, шундый ачлык елларда әнием ничек чыдады икән? Черек бәрәңге, кычыткан шулпалары, балтырган көпшәләре җыеп, апамнар безне үлемнән саклап калганнар. Иң зур апам атлар белән эшли иде, урман кисәргә Ширәмәткә барды, олау белән заготзернога ашлык ташыды. Икенче апа безгә бишмәтләр, әни суккан киндердән күлмәкләр тегеп кидерә иде. Өченче апам алты хатын-кызга чабата үреп кидерде. Озак уйнап йөрсәң, «чабатаң ни хәлдә» дип ачулана иде. «Кешеләр клубка чыга, мин төне буе чабата үрәм», - дип елап та ала иде. Әни гел эштә булды. Мин дүртенче апам итәгенә ябышып үстем. Өйдә ир-ат булмагач, үзебез ир кеше эшләренә дә алына идек. Йорт-куралар да бик начар иде.

Тора-бара апамнар кияүгә чыктылар. Соңгысы кияүгә чыкканда мин җиденче сыйныфны тәмамлап,төрле эшләрдә йөрдем, йөкче булып икмәк төяп-бушаттым. Аннан чирләп тә алдым. 20 яшемдә сыер савучы булып урнаштым, 20 баш сыер бирделәр. Мин аларны бик яраттым. «Прогулка»га чыккач, кайберләре киртәдән сикереп, миңа иярәләр иде. Җырлавымны бик яратып тыңладылар. Ялауларыннан халатларым юеш була иде.

Кияүгә чыгарлык кыз булсам да, ашыкмадым. Мәктәптә бергә укыган егет минем артымнан озак йөрде. Тик әнине ялгызын калдырып, өйдән китәргә теләмәдем. Үзем сатып алган салам түбәле йорт өч кенә почмаклы, таш коймалы, киртә капкалы, читән абзарлы иде. Әнием белән икәү генә яшәдек. Аллаһы мине бер егет белән очраштырды, ул безнең өйдә яши башлады.

Чынлап әйткәндә, биш яшькә олырак булса да, ул минем кеше булып чыкты. Йорт-җирләрне сипләп, калай белән ябып, матур коймалар, капкалар ясап, әйбәт кенә яшәп киттек.

Миңа ул вакытта 22 яшь иде, 23 тулгач улыбыз, тагын өч елдан кызыбыз туды. Әнием дә шат. Мин дә җырлый-җырлый сыер савам, әнием балаларны карый, элек бит декрет ялы нибары ике ай иде. Иптәшем җәен комбайнчы, кышын тракторчы булып эшләде. Икебез дә алдынгылар идек. Район җитәкчеләре мине 1970нче елда район советы депутаты итеп сайларга тәкъдим иткәч, авыл халкы бертавыштан сайлады.

Миңа карата ихтирам зур иде, эшемә карап бүләген дә бирделәр. «Почет билгесе» ордены, бәйрәм саен Мактау грамоталары дисеңме... Иптәшемә «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырдылар. Тынгысыз күңел җырга-моңга тартыла: авыллар буенча концерт, спектакльләр белән йөрдек...

Аннан тормышыбыз бөтенләй үзгәрде. Түбән Кама шәһәренә китеп төпләнгән авылдашлар безне дә чакырдылар. Иптәшем шунда барып, белешеп кайткач, тәвәкәлләдек һәм 1974 елда шунда күчендек. Барлык уңайлыклары булган квартир да алдык. Ирем эшкә урнашты, минем дә өйдә утырасы килмәде. Якын гына дәваханә барлыгын белдем дә, шунда кереп чыгарга булдым. «Савымчылар эшчән алар, сезне алабыз», - диделәр. «Хатын- кызлар ята торган бүлек булса, әйбәтрәк», - дигән сүзләремне шунда басып торган гинекология бүлеге өлкән шәфкать туташы булып эшләүче Флюра Харисовна ишетте. Аның һәм икенче бер өлкән шәфкать туташы Галина Домалазова ярдәме белән мин дәваханәнең беренче бүлегенә «нянечка», ягъни кече шәфкать туташы булып урнаштым.

Авыруларга әйбәт мөнәсәбәттә булганым өчен кешеләр мине яратты. Эш яраткан кеше кайда да эшли инде ул. Биредә дә Мактау грамоталары белән бүләкләндем. Бүлектә 10 еллап культмассовик булып та йөрдем. 30 елга якын эшләп, 60 яшемдә лаеклы ялга чыктым.

2001 елда «Талир тәңкә» ансамблендә җырлага тәкъдим булгач, барып карарга булдым һәм 15-16 ел буе аерылмыйча җырлап, концертларда, төрле конкурсларда катнашып йөрдем. Аннан инде үземне балаларга һәм оныкларыма багышладым. Гомерем заяга узмады, Аллага шөкер. Миңа 76 яшь. Улым - 54, кызым 51 яшендә, 5 оныгым, 6 оныкчыгым бар. Мин бик бай һәм кадерле әби.

Мәгъфирә АБДУЛЛИНА
пенсионер

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: