Туган як

Тибрәндерсен күңел кылларын

Гармунга «милли» келәймәсе тагылса да, аның туган ягы Германия дип санала. 19 гасырның 30-40нчы елларында Тула һәм Вятка губерналарында да гармун ясау эше җайга салына. Бу уен коралы Россиядә бик тиз тарала һәм тормышка тирән үтеп керә. Татар халкы да үз итә гармунны. Гадәттә, күңеле чиста, моңлы кеше генә гармун...

Гармунга «милли» келәймәсе тагылса да, аның туган ягы Германия дип санала. 19 гасырның 30-40нчы елларында Тула һәм Вятка губерналарында да гармун ясау эше җайга салына. Бу уен коралы Россиядә бик тиз тарала һәм тормышка тирән үтеп керә.

Татар халкы да үз итә гармунны. Гадәттә, күңеле чиста, моңлы кеше генә гармун уйнарга өйрәнә ала, диләр. Бу сүзләрдә берникадәр хаклык та бардыр, чөнки нинди генә уен коралында уйнарга өйрәнү өчен теләк кенә түгел, сабырлык, ихтыяр көче, үҗәтлек кирәк. Ни хикмәт, күпләргә бу талантны Аллаһ үзе бирә. Гадәттә, андыйлар күбрәк авыл җирлегеннән булып, нигездә, һәвәскәр гармунчы булып кала. Һәм, әйтергә кирәк, гармун аларның яшәү чыганагы түгел, ә хисләр ташкынын чагылдыру чарасы булып тора.
Инде бәйрәмнең чиш-мә башына килик. Ул Аксакаллар шурасына барып тоташа. Узган ел август аенда аксакаллар Зирәк Гыйләҗев белән Мансур Ганиев Актанышка, гармунчы Кирам Сатиевның юбилеена баралар. Шуннан кайтканда, әле гармун моңыннан айнып җитә алмаган Зирәк ага: «Ә нигә бездә дә шундый бәйрәм үткәрмәскә?» - дип куя. Аксакалларның бу фикерен шәһәрнең мәдәният бүлегендә дә күтәреп алалар. Шул рәвешле, узган ел беренче мәртәбә зурлап «Гармун бәйрәме» оештырылды. Мансур ага ул чакта: «Шәһәребез 50 еллыгына әзерлек», -
дигән иде. Ни өчен узган елгы бәйрәмне искә аламмы? Чөнки ул чакта оешканлык белән җанлы үткән иде. Анда Фән Вәлиәхмәтов, Фәнир Галимов, Флера Хөрмәтова, Алмаз Хәмзин, Анисимовлар чакырылган иде. Ә быел бераз сүлпәнлек сизелде. Бу тамашачының аз килүендә чагылды. Кемгә ничек, яшьләр булмавы минем күңелне кырды. Ә шулай да, күңелле үтте бәйрәм.
- Түбән Кама шәһәре һәм районында илледән артык үзешчән гармунчы бар, - ди Түбән Кама муниципаль районы Башкарма коми-тетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Гүзәл Мөбарәкшина.
Шуларның берсе - Рәис Нәфыйков. Әти-сенең энесе Баязетдин абыйсының гармун уйнавын бар дөньясын онытып тыңлап үскән малай, әле мәктәпкә кергәнче үк әтисеннән гармун алып бирүен сорый. Һай кыйбат була ул чакта гармун. «Баязетдин абый ун телле гармунын ике олау печән белән 200 сумга сатып алуын сөйли иде. Минеке күпме булгандыр, әйтә алмыйм. Ул 12 телле иде», - ди Рәис абый. Менә шул көннән алып гармун аның якын дустына әйләнә. «Әнием бик матур җырлый иде.
Хатыным Рауза да җыр - моңга гашыйк кеше. Оныклар да гармун уйнаганны тыңларга ярата», - дип дәвам итә
ул. Ә аның гармун белән бәйле күңелле вакыйгалары бар. Узган гасырның туксанынчы еллар уртасында Сабан туенда мәртәбәле кунакларны каршы алуда катнаша. Минтимер Шәймиев аның гармун уйнавын бераз тыңлап тора да, тальянын сорап алып, «Сарман» җырын җырлый. «Шуннан безгә шундый сүз җиткерделәр: Минтимер Шәймиевич: «2000 елгы Сабан туенда Россия Президенты Владимир Путинны нәкъ менә шушы коллектив каршы алырга тиеш», - дип әйткән ул чактагы шәһәр башлыгы Илсур Метшинга. Чыннан да,без каршы алдык аны», - дип елмая гармунчы.
Бәйрәмнең иң яшь гармунчысы белән дә танышыйк. Ул 1нче гимназиянең 4 сыйныф укучысы Азат Гайнанов. Узган ел - курайда, быел исә бабасы Рәйхан белән гармунда уйнады. «Гимназиядә курай дәресенә йөрим, бабай гармунда уйнарга өйрәтә», - ди Азат.Сәгатьтән артык барды бәйрәм. Һәркем бер теләк белән таралды: гармунда уйнаучылар бетмәсен, гармун моңнары тынмасын, бу бәй-рәм шәһәрнең матур традициясенә әйләнеп, тагын да масштаблырак итеп оештырылсын. Хәер, быел шундый чара сентябрь аенда, яр буенда узачак. Анысында муниципаль районында яшәүче төрле милләт гармунчылары катнаша ала. Кем белә, бәлки илебезнең танылган гармунчылары да катнашыр.
Нурисә ФАТЫЙХОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: