Туган як

төенле дерматит куркыныч авыру

Мөгезле эре терлекләрдә нодуляр (төенле) дерматит куркыныч йогышлы авырулардан санала һәм бизгәк, тире астының тоташтыргыч тукымаларында шеш, тиредә төерләр барлыкка килү, күзләр начараю, сулыш алу һәм аш кайнату системаларында тайпылышлар белән үзенчәлекле. Әлеге авыру беренче мәртәбә 1929 елда Төньяк Родезиядә һәм Мадагаскарда, 1945 елда Трансильваниядә, ә соңыннан Кениядә, 1936 елда...

Мөгезле эре терлекләрдә нодуляр (төенле) дерматит куркыныч йогышлы авырулардан санала һәм бизгәк, тире астының тоташтыргыч тукымаларында шеш, тиредә төерләр барлыкка килү, күзләр начараю, сулыш алу һәм аш кайнату системаларында тайпылышлар белән үзенчәлекле.
Әлеге авыру беренче мәртәбә 1929 елда Төньяк Родезиядә һәм Мадагаскарда, 1945 елда Трансильваниядә, ә соңыннан Кениядә, 1936 елда Румыниядә теркәлгән. Ул, шулай ук, Африка илләрендә, Һиндстанда киң таралган.
Соңгы елларда нодуляр дерматит очраклары Россиядә дә булгалый башлады. Узган ел, мәсәлән, Татарстанның күршесе Самара өлкәсендә авыру очраклары теркәлгән.
Бу авыруны, нигездә, чебен-черки кебек бөҗәкләр тарата. Нодуляр дерматит, шулай ук, һава, су, ризык аша да йогарга мөмкин. Авыруның билгеләре: көтмәгәндә, терлекнең температурасы күтәрелә, аппетиты югала, бер-ике көннән тәнендә 0,5-7 сантиметр зурлыгында төерләр барлыкка килә. Авыр формасында бизгәк тотуы күзәтелергә мөмкин.
Нодуляр дерматит белән авырган малларның продуктивлыгы кими, тире чималының сыйфаты төшә. Димәк, бу чир икътисадка да зур күләмдә зыян китерергә мөмкин. Чөнки мөгезле эре терлекләр терлекчелек тармаганың нигезен тәшкил итә. Ә чирле малны асрау тыела.
Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе түбәндәге чаралар комплексын үтәргә кирәклеге турында күрсәтмә бирә:
- хуҗалык территориясендә булган барлык мөгезле эре терлеккә тамга (бирка) салырга;
- хуҗалык итүнең барлык төрләре (бигрәк тә товарлыклы сөтчелек фермалары) җитәкчеләреннән терлекчелек хуҗалыкларында биологик куркынычсызлык буенча кү-зәтчелекне көчәйтүне таләп итәргә;
- мөгезле эре терлекләргә профилактик вакцинация ясатырга;
- хуҗалыклардагы яки авыллардагы терлекләрне, терлек азыгын, андагы җиһазларны бер хуҗалыктан икенчесенә яки башка авылларга күчерү бары дәүләт ветеринария хезмәтләре рөхсәте белән генә башкарылырга тиеш. Күчергән һәм кабул иткән хуҗалыкларда 30 көннән дә ким булмаган срокта карантин үткәреп һәм клиник тикшерү нәтиҗәләре буенча гына карар кабул ителә;
- мөгезле эре терлекләрне бер урыннан икенчесенә күчерү барышында, бөҗәкләргә каршы препаратлар белән эшкәртергә;
- төерле дерматит белән зарарлануның клиник билгеләрен үз вакытында ачыклау максатыннан, мөгезле эре терлекләрне даими рәвештә тикшерергә.
Мөгезле эре терлекне йогышлы нодуляр дерматитка лаборатор тикшерү бушлай уздырыла.
Әнәс СӨЛӘЙМАНОВ,
«Россельхознадзор» идарәсенең дәүләт инспекторы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: