Туган як

Телевизор караганда туган уйлар

Мин «Татарстан-Яңа гасыр» каналыннан «Яңалыклар», «Татарлар», «Без тарихта эзлебез», «Таяну ноктасы», «Туган җир», «Әдәби хәзинә» кебек үземә ошаган тапшыруларны даими карыйм. Дөнья хәлләре белән дә танышмыйча булмый. Шуңа игътибар иттем: үзәк телевидение тапшыруларында, безнең Президентыбызны күрсәткән титрларда «Глава Республики Татарстан» дип кенә язалар, сөйләгәндә дә «глава» диләр. Гәрчә ул республикабызда...

Мин «Татарстан-Яңа гасыр» каналыннан «Яңалыклар», «Татарлар», «Без тарихта эзлебез», «Таяну ноктасы», «Туган җир», «Әдәби хәзинә» кебек үземә ошаган тапшыруларны даими карыйм. Дөнья хәлләре белән дә танышмыйча булмый. Шуңа игътибар иттем: үзәк телевидение тапшыруларында, безнең Президентыбызны күрсәткән титрларда «Глава Республики Татарстан» дип кенә язалар, сөйләгәндә дә «глава» диләр. Гәрчә ул республикабызда яшәүче барча халык (русы, татары һәм башкасы) тарафыннан Президент итеп сайланып куелган булса да. Кем ничектер, мин моны республика халкы фикере белән исәпләшмәү дип кабул итәм. Хәтерлим әле, моннан утыз еллар элек, Советлар чорында, ниндидер өлкәдән сайланган депутат Верховный Совет сессияләренең берсендә чыгыш ясаганда, грузин халкына карата саксызрак ычкындырган сүзе өчен, Грузиядән сайланган депутатлар ризасызлык белдергәч, «публично» гафу үтенергә мәҗбүр булган иде.
Дәүләт Думасында безнең республикадан сайланган 16 депутат бар. Белгәнебезчә, алар зур вәкаләтләргә ия. Һәрхәлдә, республика һәм милләт мәнфәгатьләрен яклап, ә мондый очракларда ризасызлык белдереп, Мәскәү телевидениесенә запрос-дәгъва юлларга гына булса да хаклары бардыр дип уйлыйм. Ул чагында аларның сүзенә колак салырлар, фикерләре белән хисаплашырлар, үзләренә карата хөрмәт уятырлар иде. Әнә бит, Йосыф Акчура, Садри Максудилар әле дә халык хәтерендә. Үзебезнең сессияләрне карап утырганда да һәр хаксызлыкка чәчрәп чыккан Фәндәс Сафиуллин, Марат Мөлеков, Туфан Миңнуллин, Фәүзия Бәйрәмова, Индус Таһиров кебек депутатларны күпләр сагына торгандыр дип уйлыйм. Туфан ага Миңнуллин (урыны җәннәттә булсын!) СССР Югары Советында депутат булган чорда М.Горбачевка кадәр барып җитте, җәлилчеләргә орден бирдерүгә иреште!
Безнең хәзерге депутатларыбыз да сайланыр алдыннан бик матур сөйлиләр, югыйсә. Үзебезнең кавем вәкилләре дә, газизләрдән-газиз ана телләрен вата-җимерә булса да, сөйләргә тырышалар. «Тегесен эшләрбез!», «Монысын булдырырбыз!» дип вәгъдәләр бирәләр. Безнең халыкта «Вәгъдә - иман» дигән гыйбарә бар. Минем тәкъдим: республикабыздан сайланган депутатлар җөмһүриятебез мәнфәгатьләрен яклап нәрсә эшләүләре хакында квартал саен сайлаучылары алдында хисап тотсыннар иде. Бу җәһәттән, сайлаучылары белән ай саен очрашып торган Разил Вәлиев күпләргә үрнәк.
Вакыт булганда спорт программаларын да карарга яратам. Бигрәк тә әрмән егетләрен көнләшеп күзәтәм. Көрәшче булса - келәмгә, боксер булса - рингка чыкканда Әрмәнстан флагын тасвирлаган кием киеп чыгалар. Аларда милли горурлык шулкадәр көчле ки, кайсы ил өчен чыгыш ясасалар да, секундантларының берсе шул ил флагын, икенчесе Әрмәнстан флагын күтәреп чыга. Ә чечен егетләре келәмгә майкаларына Әх-мәт Кадыйров сурәте һәм йөрәкләре турына мөселман өммәте символы - ярымай төшерелгән майкалар киеп чыгалар. Безнең спортчылар да келәмгә чыкканда күкрәкләренә барс сурәте төшерелгән майкалар киеп, Татарстан флагын җилфердәтеп чыксалар, һич тә начар булмас иде. Әнә, кәшәкәле уйнаганда «Ак барс» командасы җилфердәтә бит! Уенчыларның күкрәген дә дәүләт символикасы - барс сурәте бизи. Республикаң белән горурланып утырасың!
Берничә көн элек «Таяну ноктасы» тапшыруында Россия белән Татарстан арасында төзелгән Шартнамәнең срогы чыга, алга таба ул кирәкме-юкмы дигән темага хөрмәтле галимнәр, сәясәтчеләр, язучылар катнашында фикер алыштылар. Әйе, кирәк! Бик кирәк! Тик аның срогын мәңгелек дип кенә куя күрмәсеннәр! Ни өчен дигәндә, җәмгыять һәрдаим үзгәреп тора. Шулай булгач, субъектлар арасында мөнәсәбәтләр дә бертөрле генә саклана алмый. Киләчәктә нәрсә буласы беркемгә дә мәгълүм түгел. Киләчәктә кыен хәлгә тарымас өчен, килешүнең срогын фәлән ел дип төгәл күрсәтү бик мөһим! Бүгенге көндә без Рәсәйдә бар яктан да лидер саналабыз. Шулай икән, мескенләнергә кирәкмәс! Тукайча әйтсәк, «...Хаккыбыз уртак ватанда шактый ук...» Яхшы эшләгән кешенең яхшы яшәргә дә хакы бар!
Ә «Шартнамә» ул - ясалма сүз. Халык арасында, гомумән, кулланылмый. Ул, миңа калса, шартлы рәвештә дигәнне аңлата. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә дә шундыйрак эчтәлектә. Димәк, аны үтәсәң дә була, үтәмәсәң дә гөнаһ түгел килеп чыга. Элекке сәүдәгәр-купецлар күрешеп сөйләшкәннәр дә, кул сугып килешкәннәр (значит, договорились). Шуның нигезендә баржалар йөк төяп сәфәргә чыккан. Бүгенге көндә дә дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр шартлы рәвештә генә түгел, ә килешү (Договор) нигезендә төзелә. Шулардан чыгып, минем тәкъдим: Шартнамә сүзен Килешү дип алыштырсак, русчасы да, татарчасы да бер эчтәлеккә ия булачак!
Фәтхулла АБДУЛЛИН,
язучы.
Түбән Кама шәһәре.
Фотода: Ф.Абдуллин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: