Туган як

Телебезне саклауга битараф булмыйк

ТР Дәүләт Советының узган елгы март аендагы утырышында, Дәүләт киңәшчесе М.Шәймиев туган телебезне саклау һәм үстерүне тәэмин итәрлек абруйлы орган булдыру тәкъдиме белән чыккан иде. Аның фикерен хуплап, Президент Р.Миңнеханов бу эшне оештыруга Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтовның алынуын сорады. Әлеге кандидатураны күпләр хуплады.

Шулай итеп, даими эшләүче консультатив орган, Президент каршындагы Телне саклау һәм үстерү комиссиясе буларак оешты һәм аның рәисе итеп, чыннан да, Марат Әхмәтов билгеләнде. Матбугатта бу комиссия үзенең бурыч-ларыннан татар телен саклау һәм үстерүнең проблемалы якларын ачыклады, аларны хәл итү юлларын билгеләде. Телне үстерүгә юнәлдерелгән эшчәнлеккә, иҗади башлангычларга яшьләрне җәлеп итү һәм аларга бу юнәлештә булышлык итү дә каралган иде.
Боз кузгалды. Комиссиянең тәүге утырышында ук дүрт эшче төркем булдырылды. Ул утырышта М.Әхмәтов төп бу-рычларга кабат-кабат тукталып: «Җигелеп эшләргә туры киләчәк, акыл сатып кына түгел, үз өстеңә җаваплылыкны алып эшләргә...», – диде.
Без матбугатта чыккан материалларны көтеп алып, кызыксынып бардык, сөенештек. Хөкүмәтебез, җитәкчеләребез телебезнең кимсетелүенә, кысырыклануына, башка вак милләтләрнең теле беткән кебек, югала баруына юл куймаячакларына ышанычыбыз артты.
Туган телебезне һәм милләтебезне саклау, үстерү барчабызның уртак эше икәнен күпчелегебез аңлый булса кирәк. Ә инде аңларга теләмәгәннәргә, битарафларга, маңкортларга аңлату һәрберебезнең бурычы.
Без – аксакаллар дүшәмбедә уздырыла торган утырышларыбызда ул материалларны укып, фикер алыштык, комиссия эшен хуплап, үзебезнең ничек ярдәм итү мөмкинлекләрен уйлаштык. Комиссиянең эш планына милли матбугат, интернет, мәктәпләрнең һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең бурычлары, түрәләр арасында әдәби татар телен куллануны киңәйтү, мәгариф учреждениеләрендә татар телендә белем бирү төркемнәре ачу, татар яшьләре арасында фән кандидатлары, докторлары хәзерләү һ.б. кертелгән. Әмма мәктәпләрдә татар телен кайтару, югары сыйныфларда татар теле дәресләрен кертү һәм милли кадрлар әзерләүче милли университет булдыру нигәдер урын тапмаган.
Комиссия дистә еллар барган сүз көрәштерүдән, конкрет эшкә кереште: түрәләр, җитәкчеләр, министрлар халык белән татарча аралашырлык, кешеләр алдында әдәби татар телендә чыгыш ясый алырлык дәрәҗәдә үрнәк күрсәтүне күздә тотып, алар өчен университет базасында татар телен өйрәнү, телне шомарту курслары эшли башлаячак. Ишетүемчә 23 түрәнең дүрт төркемдә белем алуы башланган да инде. Шунысы да куандыра, тиздән татар телен азмы-күпме өйрәнү һәм камилләштерү эшенә рус телле җитәкчеләр дә кушылачак икән.
Телебезне саклау, үстерү комиссиясенең бик вакытлы һәм нәтиҗәле эшли башлавына куандык. Әлбәттә, үзебездәге җитәкчеләр дә югарыда язылганнар буенча эшләрләр дип уйлыйбыз. Чөнки депутатларга, халык белән эшләүче төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләргә татар телен белү, белгәннәренә телне шомарту бик кирәк. Шушы максаттан курслар оештыру һәм ул эшне тиз арада башлап җибәрү өчен зур чыгымнар да кирәк түгелдер, бары тик күңел биреп, чын йөрәктән эшләргә генә кирәк.

Суфиян Минһаҗев,
Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы,
мәгариф ветераны

Фото: шәхси архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: