Туган як

Теле барның - иле бар!

Рус мәктәбендә укысак та... Рус мәктәбендә укысак та, туган телебезне тырышып өйрәнәбез, үзара татар телендә аралашырга тырышабыз. Мәктәп, район, респуб-ликакүләм олимпиадаларда актив катнашабыз. Әдипләргә, туган телгә багышлап, төрле иҗади проектлар яклыйбыз, язучыларның әсәрләрен сәхнәләштерәбез, татарча газета-журналлар укыйбыз, якташ язучылар белән очрашулар үткәрәбез. Халыклар дуслыгы йорты, Түбән Кама татар дәүләт драма...

Рус мәктәбендә укысак та...

Рус мәктәбендә укысак та, туган телебезне тырышып өйрәнәбез, үзара татар телендә аралашырга тырышабыз.
Мәктәп, район, респуб-ликакүләм олимпиадаларда актив катнашабыз. Әдипләргә, туган телгә багышлап, төрле иҗади проектлар яклыйбыз, язучыларның әсәрләрен сәхнәләштерәбез, татарча газета-журналлар укыйбыз, якташ язучылар белән очрашулар үткәрәбез. Халыклар дуслыгы йорты, Түбән Кама татар дәүләт драма театры, Г.Тукай, К.Гали исемендәге китапханәләр белән тыгыз элемтәдә торабыз. Моннан тыш, әдәби түгәрәкләр, факультативлар, Р.Гәрәй исемендәге музей, мәктәп китапханәсе эше дә яхшы оештырылган. Без, уннан артык милләт вәкиленнән булган укучылар үзара дус һәм тату яшибез; алар барысы да татар теленә ихтирамлы мөнәсәбәттә, телне кызыксынып өйрәнәләр, татар телендәге чараларда катнашалар.
Шуларның берсе - «Мин татарча сөйләшәм» бәйге-акциясе бездә зур әзерлек белән үтте. «Вконтакте» социаль челтәрендә үз ачык төркемебезне булдырып, анда тел турында фикер алышу, сораштырулар үткәрдек, мәктәбебездә оештырылган күргәзмәләргә кагылышлы видеоязмалар, фотосурәтләр теркәдек, тел мәсьәләсендә үз фикеребезне белдердек. Ә башлангыч класс укучылары зирәкләр бәйгесендә көч сынашты. 5нче, 6нчы класс укучылары үз микрорайоныбыз кешеләре белән урамда татар телендә сораштыру үткәрде, почта, аптека, банк хезмәткәрләрен татарча сөйләшү серләренә төшендерделәр, эмблемалар тараттылар. Шулай ук, безнең мәктәпкә быел беренче класска киләчәк яшь дусларыбызга 150 сүздән торган сүзлек-буклетлар өләшенде, алар өчен «Туган тел - иң матур тел» интеллектуаль бәйгесе оештырылды. Югары класс укучылары белән «Тел - белемнең ачкычы, акылның баскычы» темасына фәнни-гамәли конференция оештырдык. Биредә төрле милләт укучылары тел турында үз фикерләрен белдерде.
Г.Тукай исемендәге ял һәм уку паркында оештырылган «Мин татарча сөйләшәм» акциясе - чараның кульминацион ноктасы булды дип исәплибез. Әлеге акция бик күп тамашачыны үзенә җыеп, микрорайон бәйрәменә әйләнде. Татар телендә башкарылган җыр, нәфис сүз, бию көйләреннән мәйдан яңгырап торды, бәйрәмдә башка милләт вәкилләренең дә катнашуы зур сөенеч булды. Сораштырулардан күренгәнчә, төрле милләттән булган шәһәрдәшләребез дә бөек татар әдипләрен, аларның иҗатын, татар җырчыларын беләләр, татар милли ашларын әзерлиләр икән. Өлкән яшьтәге абый-апалардан мактау һәм рәхмәт сүзләре ишетү бик рәхәт булды. Әлеге акциядә, хәтта, әти-әниләребез дә катншаты: 7нче класс укучылары үз әти-әниләре белән шәһәр урамнарында автойөреш оештырдылар, шәһәрдәшләребезне татар телендә сөйләшергә өндәделәр. Моннан тыш, акция барышында - туган якны өйрәнү музеена, Халык иҗаты йортына, Халыклар дуслыгы йортына экскурсияләр оештырылды. Мәктәпнең тамаша залында узган «И мөкатдәс Тукай теле» әдәби-музыкаль кичәсе һәр укучы күңелендә тирән эз калдырды. Әлбәттә, боларны тормышка ашыруда безгә милләтпәрвәр җитәкчеләребез Нурия Фәхретдинова, директор урынбасарлары Миләүшә Хәсәнова, Лилия Юнысова, музыка һәм татар теле укытучылары таяныч булдылар.
Дәлия СӨНГАТУЛЛИНА,
6нчы мәктәпнең унынчы класс укучысы.
 
Яттан сөйләп Тукай шигырьләрен...
 
Нәфис сүз осталарының алтынчы Бөтенроссия конкурсының «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең» муниципаль этабында катнашкан 348 нәфис сүз остасының 13е җиңүче дип табылды, берничә кеше махсус призга ия булды.
7-8 яшьлекләр арасыннан җиңүче - Тимур Бурмистров (Зур Афанас), икенче - Әмир Галимов (33нче мәктәп, 1б классы), өченче - Мәликә Гарифуллина (9нчы балалар бакчасы). Бу төркемдә Әмирә Шакирҗанова (49нчы бакча) белән Мәликә Сәхабиева (27нче бакча) кызыксындыру призына ия булдылар.
9-13 яшьлекләр арасында Әдилә Закирова (8нче мәктәп, 3нче класс) -
беренче, Руслан Федосеев (12нче мәктәп, 4а классы) - икенче, Динара Хәбибуллина (31нче мәктәп, 4а классы) - өченче. 2нче гимназиянең 5а классы укучысы Нәфис Шәйдуллин һәм 7нче мәктәпнең 5а классыннан Камилла Шакирҗанова махсус призга лаек.
14-19 яшьлекләр арасында Риназ Сәлахов (Кама Аланы, 2нче мәктәпнең 11нче классы) - беренче, Луиза Шаһиева (2нче гимназиянең 11нче классы) - икенче, Виктория Басова (27нче мәктәп) - өченче.
20 яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәкләрдән Миләүшә Морзаханова (педагогия колледжы) - беренче, Айсылу Ибраһимова - (музыка колледжы) - икенче, Резидә Буланова (39нчы бакча хезмәткәре) - икенче, Алсу Ганиева һәм Римма Минһаҗева (76нчы бакча хезмәткәрләре) - өченче. Әнисә Булатова (Болгар авылы, пенсионер), Эльмира Гайнетдинова (сукырлар һәм начар күрүчеләрнең реабилитация үзәге хезмәткәре), Айгөл Шаһиева (7нче ки-тапханә хезмәткәре) исә аерым призга ия булдылар.
Бүләкләр 26 апрельдә Г.Тукай һәйкәле янында уздырылачак Шигърият бәйрәмендә тапшырылачак. Арадан дүртесе Казан-да узачак Бөтенроссия конкурсында катнашачак.
Рәмзия КАМБИЕВА,
үзәк китапханәнең бү-лек мөдире,конкурсның
жюри әгъзасы.
 
Үзебезгә дә бәйле
 
Без, аксакаллар, шәһәребезнең балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, булдыра алганча, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауның мөһимлеге турында аңлату эше алып барабыз. Бу уңайдан, бакчаларда татар телен өйрәтүгә, баланың кайсы милләттән булуына карамастан, бик зур игътибар бирелә. Башлангыч классларда, шулай ук, татар теле дәресләре җитәрлек.
Яңа уку елы өчен, шә-һәребез мәктәпләре үзләренең булачак укучыларын туплап, беренче хәзерлек татар класслары ачалар. Әмма бүгенге көндә бер авыр мәсьәлә - мәктәпкә укырга керәчәк татар балаларын әти-әниләренең, башлыча, рус телле класс-ларга яздырулары хакында әби-бабайлары чаң кага. Бер яктан караганда, ул ата-аналарны аңларга була.Башлангыч класста татарча укып, соңыннан рус классына күчү, имтиханнарны бары тик рус телендә генә тапшыру укучы балага физик яктан да, психик яктан да тискәре тәэсир итә.
Мин моны үземнең ачы тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Заманында, караңгы татар авылында 11 класс бетергәндә мин рус телен бөтенләй белми идем. Өч ел Совет армиясендә хезмәт иткәч, юридик училищага укырга кердем. Аралашу теле ару гына чарланган булса да, беренче елны дәресләрдә, семинарларда җавап бирү бик авырга туры килде, «өчле» билгесеннән ары китеп булмады. Шунысы үкенечле бит аның, теманы беләсең, аңлыйсың, ләкин һич кенә дә рус телендә матур итеп сөйләп булмый. Дөрес, үҗәтлек, тырышлык бушка китмәде, укуның икенче елында «өчле» билгеләре бөтенләй күренми башлады.
Минем уемча, Россия һәм, шулай ук, Татар-стан конституцияләренә, Мәгърифәт һәм Татарстан халыклары телләре турындагы кануннарга таянып, безнең республика җитәкчеләренә, депутатларга, мәгариф тармагы хезмәткәрләренә, мәктәпләрдә татар класс-лары ачу өчен әле бик зур эш башкарырга кирәк. Шуларның иң мөһиме - имтиханнарны тик рус телендә генә бирергә дигән федератив канунны гамәлдән чыгару. Ә бу җиңел эш түгел. Чөнки мондый мәсьәлә белән федератив үзәккә (Президентка яки илнең дәүләт думасына) мөрәҗәгать ит-сәң, сине милләтчелектә гаепләп җавапка тартулары да мөмкин.
Бу уңайдан, Россия Президенты Владимир Путинның бу елның 23 мартында прокурорлар коллегиясендә әйткән сүзләре дә бик борчый. Ул болай дип белдерде: «Задачи прокуратуры - оградить общество от «заразы» национализма, радикализма, ксенофобии, и бороться с коррупцией». Бу очракта милләтчелек «зараза»сын төрлечә аңларга була һәм регионнардагы уй-фикерләү ягы чамалы булган чиновник-лар аны туры мәгънәсендә аңлап эш итмәгәе...
Татар телен үстерү юлындагы әнә шундый каршылыкларга карамастан, бакчаларда һәм мәктәпләрдә тәрбиячеләр, татар теле укытучылары үзләренә ышанып тапшырылган татар балалары үз ана телләрен белсен өчен, мөмкин булганның барысын да эшли.
Мисалга, 42нче балалар бакчасындагы «Хуш киләсең, Нәүрүз!» бәйрәмен китерә алам. Балаларны ел фасылларының матурлыгын күрергә, яз билгеләре турында татарча сөйләргә өйрәтү, татар милли бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен өйрәтү өчен менә дигән чара ул.
Балалардан соң, Нәүрүз бәйрәме тәрбиячеләр өчен дәвам итте. Алар арасында «Нәүрүз чибәре» конкурсы үткәрелде. Бакчадагы яшь тәрбиячеләр биш номинация буенча көч сынаш-тылар. «Ашханә остасы» номинациясендә - Рузилә Абдулганиева, «Иң зәвыклы костюм» буенча - Айгөл Галиева,«Иң шат күңелле»-дә - Ләйсән Сәмигуллина, «Иң уңган, иң булган»-
да - Анна Фокина, «Моңлы җыр остасы»нда - Ләйсән Зәетова җиңү яуладылар. Бакчаның профсоюз рәисе Раушания Фәйзуллина оеш-тырган бу чара, коллектив өчен менә дигән бәйрәм булды. Иң мөһиме, бакчадагы бу бәйрәм татар һәм рус телләрендә аралашып барды. Балалар да, тәрбиячеләр дә үзләренең саф татарча сөйләшә белүләрен тагын бер кат расладылар.
Әгәр дә һәркайсыбыз үз эш урынында татар телендә дә аралашса, үз балалары һәм оныклары белән татар телендә генә сөйләшсә, татар телен дәүләт теле югарылыгына күтәрүдә үз өлешен керткән булыр.
Мәснәви ҺАДИУЛЛИН,
Түбән Кама аксакаллар шурасы рәисе
урынбасары.
 
Альберт -өченче урында
 
Укытучыларның һәм укучыларның Туфан Миңнуллин исемендәге III республика фәнни-тикшеренү конференциясендә чыгыш ясап, безнең Түбән Кама укучылары шәһәребез данын якладылар.
Татарстан дәүләт советы бинасында укучылар үзләренең иҗади эшләрен якладылар, презентацияләр күрсәттеләр.
11нче мәктәп укучысы Альберт Шәмсетдинов чыгышыннан соң, Татарстан дәүләт советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевнең: «11нче мәктәпне - ике мэр, җырчы Резеда Галимова һ.б. талантлы кешеләр тәмамлаган. Мөгаен, киләчәктә аннан журналистлар да чыгар әле», дип әйтеп куюы, фәнни җитәкче буларак, үз укучым белән горурлык хисе уятты. 9нчы класста укучы Альберт Шәмсетдинов өченче урынны яулап, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы Дипломы белән бүләкләнде. 3нче һәм 10нчы мәктәп укучылары София Кашапова белән Алия Заһретдинова дипломант булдылар.
Республика укучылары юллаган 275 язма эш арасыннан фәнни эшләре иң яхшысы дип табылган 36 укучы акыл көчен сынашкан ул конференциядә Казан университетының татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин, Татарстан журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, Бөтендөнья татар конгрессы сайты редакторы Әлфия Юнысова (Туфан Миңнуллин кызы) катнашты.
Фәрит ВАГЫЙЗОВ,
11нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: