Туган як

Тел – рухи дөнья көзгесе

Бүгенге көндә Түбән Камада 270 меңләп кеше яши, шулар арасында 50 дән артык милләт вәкилләре: татарлар, урыслар, чувашлар, удмуртлар, украиннар, мордвалар, марилар, башкортлар, әзербайҗаннар, әрмәннәр, немецлар һәм башкалар бар. Нинди милләт кешесе булуына карамастан, һәрбер кешенең туган теле бер генә һәм ул аны яхшы белергә тиеш. 17 февральдә шәһәребезнең Габдулла...

Бүгенге көндә Түбән Камада 270 меңләп кеше яши, шулар арасында 50 дән артык милләт вәкилләре: татарлар, урыслар, чувашлар, удмуртлар, украиннар, мордвалар, марилар, башкортлар, әзербайҗаннар, әрмәннәр, немецлар һәм башкалар бар. Нинди милләт кешесе булуына карамастан, һәрбер кешенең туган теле бер генә һәм ул аны яхшы белергә тиеш.
17 февральдә шәһәребезнең Габдулла Тукай исемендәге китапханә хезмәткәрләре тарафыннан Халыкара туган тел көненә багышланган «Тел - рухи дөнья көзгесе» дигән фестиваль үткәрелде. Фестивальдә катнашу өчен күп төрле милли оешма әгъзалары, шул исәптән, шәһәребез аксакаллары зал тутырып килгән иде. Бу акциянең төп максаты - шәһәребездә яшәүче төрле милләт халыкларының туган телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калу.
Татар халкының бай тарихы, гасырлар буена тупланган мәдәнияте, буыннан-буынга сакланып килгән йолалары, гореф-гадәтләре, теле бар. Соңгы вакытларда туган телебезгә кагылышлы кайбер кыенлыклар килеп чыкса да, бу фестивальдән соң шуны аңладык: телне саклап калу һәрбер милләт вәкиленең үзеннән тора. Шул сәбәпле, соңгы елларда шәһәребездә бихисап төрле милли оешмалар барлыкка килде. Шәһәребездә татар халкының мәнфәгатьләрен кайгыртуда иң актив оешмаларның берсе - Бөтен-дөнья Татар конгрессының Түбән Кама бүлеге. Аның җитәкчесе Рөстәм Ганиев үзенең чыгышында телләрне саклап калуның әһәмияте турында катнашучыларга үз фикерен бик үтемле итеп җиткерде.
«Урал» башкорт милли-мәдәни автономиясе дә калабызда инде 19 ел эшли. Оешманың рәисе Гали Хәсәнов үзенең башкорт телендә укыган шигырьләре һәм курайда уйнавы белән бик күпләрне сокландырды.
Калабызда чуашлар сан буенча өченче урында тора. 1993 елны алар, беренчеләрдән булып, шәһәребездә үз милли оешмаларын булдырдылар. Оешманы Галина Ляхова җитәкли.
Ә рус җәмгыяте Түбән Камада 1994 ел башыннан эшли башлаган иде. Аның максаты - рус халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калу, халык җырларын онытмау, үзенчәлекле әдәбиятын, мәдәниятен үстерү. Бу оешманың рәисе Василий Носов инде менә күп еллар шәһәребез халкын рус мәдәнияте чыганаклары белән таныштыру өлкәсендә актив эш алып бара.
«Вербиченька» украин милләтеннән булган шәһәрдәшләребезне 1995 елдан берләштерә. Аның җитәкчесе Евгения Савенко - бик тә актив шәхес. Аның кул астындагы бу оешма бик күп илләргә таралган украина вәкилләре белән элемтәдә торып, аралашып яши.
Немецларның Түбән Камадагы «Дуслык» җәмгыяте 1998 елның ноябрендә оешкан. «Дуслык» җәмгыятендә хәтта немец телен өйрәнү буенча курслар да эшли, туган телләрен саклап калу максатыннан, күптөрле чаралар үткәрелә. Әлеге җәмгыятьнең рәисе - Вера Мишина.
Түбән Камада 2011 елда төзелгән Әзербайҗан җирле милли-мәдәни автономиясе исә төрле фестивальләрдә, чараларда, башка милли оешмалар белән бергә актив катнаша. Автономиянең рәисе - Алиаббас Алиев.
Ә менә Әрмәннәрнең милли-мәдәни автономиясе 2014 елда гына ачылса да, бу җәмгыять әрмән халкының телен, гореф-гадәтләрен саклап калу өчен бик актив эшли башлады. Җәмгыятьнең рәисе Гурген Манукян әрмән телен,аның гореф-гадәтләрен саклап калу өчен аңлату, өйрәтү эшләрен балалардан башлау кирәк дип саный.
Санап үткән милли җәмгыятьләрнең үзешчән артистлары үз халкының җырларын җырлап, ана телендә шигырьләрен сөйләп, бу фестивальнең әһәмиятен тагын бер кат исбат иттеләр.
Мәснәви ҺАДИУЛЛИН,
Түбән Кама аксакаллар шурасы рәисе урынбасары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: