Туган як

“Тел белсәң, адашмыйсың, ач калмыйсың, алданмыйсың”

Түбән Каманың 24 нче лицей-интернаты укытучысы Наил Зәкәриев гаять тыйнак кеше. Күпме эзләнсәм дә, социаль челтәрләрдә аны тапмадым. Югыйсә, мактанырлыгы да бар. Кайчандыр татар-төрек лицее буларак билгеле булган бу урта белем бирү йортында ул балаларга испан һәм төрек теле укыта, директорның укыту эшләре буенча урынбасары вазыйфаларын башкара. Балалар төрек теле олимпиадаларында ел саен призлы урыннар ала.

– Наил әфәнде, исәнмесез, лицейда ничә ел укытасыз? Ничә тел беләсез?

– Барлыгы мәктәптә 11 ел эшлим. Югары уку йортын “Рус теле филологиясе” белгечлеге буенча тәмамладым. Татар телендә иркен сөйләшәм, шулай ук инглиз, төрек, испан һәм гарәп телләрен өйрәндем.

– Алты тел... Сездә телләр өйрәнүгә сәләт бардыр?..

– Анысы да бар, дип уйлыйм. Үзем 6 нчы сыйныфка кадәр авыл мәктәбендә укып, анда алман (немец) теле өйрәндем. Аннары Казандагы 2 нче лицейга кергәч, төпләп инглиз һәм төрек телләрен үзләштерә башладым. Телләр буенча олимпиадаларда катнаша идем. Төрек теленнән шәһәр күләмендә генә уза иде, анда икенче урын алдым. Ә татар теле буенча Казанда һәм Татарстанда 10-11 классларда ике ел рәттән абсолют җиңүче булдым. Университетка кергәч, гарәпчә өйрәндем. Өч ел элек исә испан телен үзләштерә башладым.

– Күп телләр белүгә карамастан, туган телдә чиста һәм матур итеп аңлаша аласыз. Үзегез кайдан? Татар телен белү гаиләдәнме?

Үзем Казан артыннан, халкыбызның иң күренекле әдипләрен биргән Арча ягыннан. Татар авылында татар гаиләсендә туып, балачагымнын бер өлешен шунда үткәргәнгә, татар теле дә яхшы сеңгән.

 Үз гаиләгездә хатыныгыз, балалар татар телдә сөйләшәме?

Әлбәттә. Хатыным Чүпрәле ягыннан булса да, үзе дә мәктәптә укыганда татар теленнән олимпиадаларда катнашканга, мишәрчә кыстырмый, чип-чиста татарча сөйләшә. Сүз уңаеннан, мин аны иң беренче тапкыр нәкъ менә олимпиадада очраттым да. Балалар белән дә татарча сөйләшәбез, тик дөресен әйтергә кирәк, рус теленә дә күчәбез кайчак.

– Туган тел сезнең өчен нәрсә ул?

Туган тел  миннән аерылгысыз бер өлешем, кадерле хәзинәм, аны югалтсам, үземне дә югалтачакмын.

Татар телендә китаплар, газета-журналлар укыйсызмы? Театрга йөрисезме?

– Элек китаплар күп укый идем. Күбрәк элекке классикларыбызны гына яратам. Фәүзия апа Бәйрәмованың әсәрләре аеруча ошый. Театрга бик сирәк кенә барырга туры килә шул. Татар, Болгар, Күңел радиоларын  тыңлыйм, тик иң яхшысы дип “Тәртип радиосын табам.

Бу елның туган тел буларак игълан итүнең әһәмияте нәрсәдә, сезнеңчә?

Дөресен генә әйткәндә, нәрсәгәдер багышлап ел игълан итү минем өчен кайчак күз буяу, хәтта кимсетү кебек тә тоела. Чөнки туган телләрне бер ел белән генә исән калдырып булмаган кебек, дәүләт һәм халык кулга кул тотынышап, телне буыннан буынга тапшыра барганда гына, сакланып кала ул. Шулай да, елның аерым исем белән игълан итүнең нинди дә булса файдасы бардыр...

Балагызны чип-чиста татар мәктәбенә бирер идегезме?

Мин "чип-чиста" татар мәктәбен күз алдына китерә алмыйм инде хәзер, шуңа җавап бирергә кыен. Әйе”, дип җавап бирәсе килер иде, тик хәзерге шартларда бу баланың үзе өчен дә, милләтебез өчен дә дөрес һәм файдалы булыр, дип уйламыйм.

Күп телләр белү сезгә тормышта ничек тә ярдәм итә алдымы?

Аның ярдәмгә килгән очракларын санап бетерерлек түгел. Студент чакларда чит тел белү яхшы гына акча эшләргә мөмкинлеге тудыра иде. Хәзерге көндә дә тәрҗемәчелек  белән дә шөгыльләнергә туры килә. Тик иң зур ярдәме аларның чит илләрдә йөргәндә тия, әлбәттә. Тел белсәң, югалмыйсың, адашмыйсың, ач калмыйсың, сине яраталар, үз итеп кабул итәләр. Шул ук вакытта тел аңлау һәм белү үзеңне алдатмаска да ярдәм итә. (Наил әфәнде бу урында, нишләптер, Түбән Камада узган фестивальне төрек һәм татар телендә алып баруы турында әйтүне әллә оныттым, әллә оялды).  

– Сез милләтпәрвәрме?

– Әйе. Әти-әниеңне, гаиләңне, туганнарыңны яраткан һәм хөрмәт иткән кебек, милләтеңне дә сөймичә булмый.

Лилия Заһретдинова

Фото: https://vk.com/litsey24nk

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: