Туган як

Түбәнкамалылар элеккечә үк үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозалар

Бүген исә 13:00 сәгатькә Түбән Каманың үз-үзеңне изоляцияләү индексы биш баллдан 2,9 балл күрсәтә. Димәк, урамда кешеләр күп йөри дигән сүз.

Дүшәмбе көнне, 20 апрельдә, полиция хезмәткәрләре патрульлек итү вакытында үз-үзеңне изоляцияләү кагыйдәләрен бозучыларга 60 беркетмә язган. Алар-урамга аеруча кирәк булмыйча чыкканнар.

Исегезгә төшерәбез, кибеткә бару, даруханәгә бару, ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү, эт белән йөрү һәм чүп-чар чыгару мөһим сәбәпләр булып тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: