Туган як

Түбән Каманы яратабызмы

Түбән Кама бер ел эчендә үзгәргәнме? Узган җәй белән чагыштырганда, урамнарда чәчәкләр, яшь агачлар артканмы һәм, гомумән, шәһәр чистамы? «Туган як» редакциясеннән чыгып, үзәк базар ягына таба атлаганда, әлеге сорауларга җавап табуны максат итеп куйдым. Чокырга әйләнеп беткән юлдан атлаганда, аякларымда биек үкчәле туфлиләр булмавына шатландым. Тирә-якны карап барганда, ялгыш...

Түбән Кама бер ел эчендә үзгәргәнме? Узган җәй белән чагыштырганда, урамнарда чәчәкләр, яшь агачлар артканмы һәм, гомумән, шәһәр чистамы? «Туган як» редакциясеннән чыгып, үзәк базар ягына таба атлаганда, әлеге сорауларга җавап табуны максат итеп куйдым. Чокырга әйләнеп беткән юлдан атлаганда, аякларымда биек үкчәле туфлиләр булмавына шатландым. Тирә-якны карап барганда, ялгыш чокырга төшеп, аягыңны сындыруың бар...
Үзәк базардан Төзүчеләр урамы буйлап музей ягына таба атлыйм. Зур-зур агачлар арасына, соңгы елларда яшь үсентеләр утыртыла башлады бездә. Чыбыктай нечкә шул агачлар үсеп киткәнме-юкмы? Төзүчеләр урамындагы 4а йорты яныннан башлап, 24нче йортка кадәрге арада яшь сигез агач санадым. Сүз уңаеннан, Тынычлык урамында йөргәндә, 64нче йорт тирәсеннән алып Нефтехимиклар паркына кадәрге арада утыз төп яшь үсенте утыртылган икән. Кызганыч, утыртуын утыртканнар, тик карап, су сибеп үстерүче юк, ахры. Нефтехимиклар паркы янында яшь агачларның берничәсе инде корый да башлаган...
Түбән Кама халкының мәңгелек шапшаклыгы булып, тукталышларда трамвай һәм автобус билетлары аунап ята. Бигрәк тә, «Кама» кунакханәсе, «Шәһәр паркы» тукталышлары тирәсендә җиргә билетлар түшәлгән. Югыйсә, бер-ике адым үтүгә -
буш чүп савытлары. Чүп сала торган савытка бәрелеп диярлек узып китсәләр дә, автобустан төшүчеләр билетларын җилгә очырталар. Ләкин шунсын да билгеләп үтәргә кирәк - иң кирәкле урында чүп савытлары юк. Мәсәлән, Җиңү монументыннан «Җәлил» кинотеатрына таба барганда, бер генә чүп савыты да күзгә чалынмады. Кулымдагы туңдырма кәгазен кая ташларга да белмичә, йөдәп беттем. Үч иткәндәй, «Җәлил» кинотеатры янындагы чүп контейнерлары да шыгрым тулган. Җитмәсә, ул савытка өелгән чүп-чар урам буйлап тарала да башлаган.
Бу урында Идел буеның мәдәни башкаласы исемен яулаган шәһәребезне Республика башкала Казан белән чагыштырдым. Анда күпкатлы йортларның күбесендә, хәтта, чүп үткәргеч тә юк (булганының һәр каттагы чүп салу уемнарын эретеп-ябыштырып куйганнар!). Казан халкы, иртән эшкә китешли, чүп-чар тулы пакетларын урамдагы зур контейнерларга ташлый. Түбән Камада кайберәүләр тутырылган чүп пакетларын чүп үткәргеч янына куеп калдыру җаен карый. Янәсе, чүп үткәргеч уемын акчанда, тоткычы кулны пычрата...
Әле журналист булырга укый гына башлаган, инде тормышның күңелсез якларын гына күрә бу Гүзәлия, димәгез. Казанлылар зур шәһәрдә яшәү культурасына ия булып та, үзебезнең шәһәр кешеләренең пычраклык эчендә яшәүләренә битараф түгел мин.
Матурлык күрсәң, матур, дисең. Шәһәребезнең Тынычлык һәм Төзүчеләр урамнары, Мәктәп бульвары, «Рамус» сәүдә үзәге тирәсендә йөргәндә, чәчәкләргә карап сокланасың. Чәчәкләрнең агы, сарысы, шәмәхә, бигрәк тә кызыллары өстенлек итә. Яз көннәрендә урамнарны лалә чәчәкләре бизәсә, хәзер аларны петуния, бархатцы, люпин алыштырган. Әмма алар диңгездән бер тамчы суны гына хәтерләтә шул безнең шәһәрдә. Әнә Казанда, хәтта, шәһәр читендәге олы юлларның баганалары да кәрҗин-кәрҗин чәчәкләр белән бизәлгән. Аның өчен, бары тик үз эшен һәм үз шәһәрен яратучы кешеләрнең күбрәк булуы кирәк, бигрәк тә шәһәр хуҗалыгында.
Гүзәлия МИФТАХОВА,
Казан федераль университетының халыкара журналистика бүлеге студенты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: