Туган як

Түбән Каманың киләчәге ышанычлы!

Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин Корбан гаете көнне җирле һәм региональ журналистлар белән чираттагы очрашуын уздырды. Ял көне булуына карамастан, ул вакыт белән чикләнмичә, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең күпсанлы сорауларына тулы җаваплар бирде. - Айдар Рәисович, шәһәрнең туган көне, гадәти булмаганча, киң колач белән уздырылды. Кама яры буендагы үзгәрешләр,...

Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин Корбан гаете көнне җирле һәм региональ журналистлар белән чираттагы очрашуын уздырды. Ял көне булуына карамастан, ул вакыт белән чикләнмичә, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең күпсанлы сорауларына тулы җаваплар бирде.

- Айдар Рәисович, шәһәрнең туган көне, гадәти булмаганча, киң колач белән уздырылды. Кама яры буендагы үзгәрешләр, «Гаилә» паркы, телевышка, ремонтланган юллар, гомумән, әлеге бәйрәм өчен Сезгә бик зур рәхмәт. Ләкин тантаналы чаралар узды дип, тормыш тукталмый: алга таба түбәнкамалыларны тагын нәрсә белән гаҗәпләндерерсез?
- Шәһәр юбилеена әзерләнә башлаганда, минем өчен аны лаеклы билгеләп үтү мөһимрәк иде. Монда мин мәдәни чараларны гына түгел, беренче чиратта, бәйрәм узганнан соң да Түбән Камада кала торган нәрсәләрне күздә тотам. Биредә яшәүчеләрнең тормыш һәм эш шартлары уңайлы булырга тиеш. Бәйрәмнәр уза да китә, аннан соң көндәлек тормыш башлана. Безнең өчен тотрыклылык һәм үсеш мөһим. Шуңа күрә кешеләрнең яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән муниципаль, республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыруны дәвам итәчәкбез. Шул ук вакытта бездә сәнәгать белән шәһәрнең социаль инфраструктурасы үсеше арасында тигезлек сакланырга тиеш.
- Шәһәр юбилеена әзерлек эшләренә шәһәр предприятиеләренең нинди өлеш кертүе турында да беләсе килә.
- Беренче чиратта, республиканың ярдәме зур булды. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов карары белән, республика казнасыннан Кама яр буен төзекләндерү өчен - 101, шәһәр паркына 80 миллион сумнан артык акча бүленде. «ТАИФ» компанияләре төркеменә кергән «Нефтехим» җәмгыяте һәм «Татнефть» компанияләр төркеме предприятиеләре һәрберсе 160 миллион сум акча күчерде.
Моннан тыш, «Нефтехим» шәһәр белән промзона арасындагы юлларга реконструкция ясады. Бу тагын өстәмә рәвештә 120 миллион сум дигән сүз. Ләкин Түбән Кама промышленностеның роле һәм әһәмияте юбилей елында гына түгел, көндәлек тормышта да мөһим.
- Шәһәр янында сәнәгать пред-приятиеләре күп булганлыктан, халыкны экология мәсьәләсе борчый.
- Экология мәсьәләсен тигезлек сакларга мөмкинлек бирә торган шартлар белән тәэмин итәчәкбез. Икътисад һәм экология бер-берсенә каршы килергә тиеш түгел. Озак еллар эшләгән җитештерү объектларын үзгәртеп кору, яңаларын ачу экологик стандартлар нигезендә алып барыла. Бу юнәлештә нинди конкрет эшләр планлаштырыла соң? «Нефтехим» полигонында җиде калдыкларны утильләштерү объектын герметиклау эше алып барыла. Биологик чистарту корылмаларына (БОС) реконструкция ясауның беренче этабы, нигездә, төгәлләнде. 2017 елда - икенче һәм 2020 елга кадәр аның өченче этапларын башкару күздә тотыла. Бу финанс ягыннан күп чыгым - 3 миллиард сумнан артык акча сорый торган проект. Ул моннан 50 ел элек төзелгән һәм аңа нибары бер мәртәбә - 1980 елда капиталь ремонт ясалган. Предприятиеләрнең җитештерү куәтләре арту белән бергә, биологик чистарту корылмаларының эшенә бәйле мәсьәләләр дә актуальләшә, әлбәттә. БОСның еллык җитештерүчәнлеге якынча 60 миллион кубометр тәшкил итә. Гамәлдәге программалар атмосферага чыга торган зарарлы газларның күләмен, 2006 елдан башлап, 30 процентка киметергә мөмкинлек бирде, һәм ул бүген 60 мең тоннадан артмый. Ә бит елга 100 мең тоннадан артып киткән чаклар да бар иде.
- Киләчәктә Түбән Камада кайсы социаль программалар дәвам итәчәк һәм нинди яңа проектлар тормышка ашырылыр?
- Республика Президенты, әле шушы көннәрдә генә, гамәлдәге барлык социаль программалар, ә алар утыздан артык, алга таба да сакланачак һәм дәвам итәчәк, дип белдерде. Бу безнең өчен бик мөһим. Тискәре тышкы икътисади факторларга карамастан, республикада икътисади һәм социаль үсеш дәвам итә.
Үзебездә берничә эчке муниципаль программа әзерләнә. Шәһәрдә парклар һәм скверлар программасын гамәлгә ашыру эше дәвам итә. Болардан тыш, хезмәт күрсәтү өлкәсен киңәйтү зарур. Октябрь уртасында премиум-класслы фитнес үзәге ачылачак. Шәһәрдә шундый ук дәрәҗәдәге сәүдә объектлары да барлыкка килер. Сәүдә дәрәҗәсен күтәрергә һәм барыбызга да мәгълүм «Рамус»-«Олимп»лардан китәргә кирәк. Химиклар проспектындагы «Олимпийский» спорт комплексы бинасын реконструкцияләп бетергәч, шәһәрдә бәясе шактый түбән категорияле тагын бер фитнес үзәге булачак. Хәзерге вакытта, инвесторлар белән берлектә, «Гаилә» паркында кышын ял итү өчен күңел ачу комплексы төзү мәсьәләсе хәл ителә. Анда тагын бер фитнес-клуб ачыла. Шушындый тәкъдимнәр никадәр күп булса, конкурентлылык та югары һәм, әлбәттә, бәясе дә түбән була.
Җәмәгать транспорты системасын үстерүне дәвам итәргә кирәк. Идарәче компанияләр эшен һәм, гомумән, Түбән Камада торак-коммуналь хуҗалыклар эшен яңача оештыру зарур. Минемчә, иң мөһим юнәлешләрнең берсе - шәһәр ишегалларында уңай шартлар тудыру. Спорт урамында 20 августта ачылган 13нче йорт ишегалды - бу эшләрнең гамәлгә ашырыла башлавына мисал. Мин аны ирешергә мөмкин булганның иң югарысы, дип әйтмәс идем, ләкин башлаган эшне камилләштерә барырга кирәк. Ишегалларыбызны комплекслы рәвештә үзгәртүгә һәм яңартуга йөз тотачакбыз.
Быел төзекләндерелгән 126 ишегалдында комплекслы үзгәртүләр булды, димәс идем: игътибар, нигездә, юлларга гына бирелде. Зур проектлар, сүз дә юк, саллы чыгымнар таләп итә. Минемчә, бу мәсьәлә республика дәрәҗәсендә күтәрелергә тиеш. Үзгәрешләр кәефне күтәрә, шатлык һәм киләчәккә ышаныч өсти, шуңа күрә андый программалар кирәк.
- «ИнноКам» проекты төзелеше шәһәребез үсешендә нинди чагылыш табар?
- Без иртәгәне күз уңында тотып эшләргә тиеш. Быел «ИнноКам» проекты концепциясе федераль югарылыкта расланды. Аны гамәлгә ашыру кысаларында билгеләнгән 79 проектның турыдан-туры Түбән Камага кагылышлылары да бар. Болар: Соколка авылы янында Кама елгасы аша күпер салу; шәһәр эчендә генә түгел, Түбән Кама белән Яр Чаллы һәм башка шәһәрләр арасында да транспорт хәрәкәтен яхшырту; Красный Ключ бистәсендәге дамбаны ныгыту. Шулай ук шәһәрнең яңа микрорайоннарында трамвай юлы да салыначак. Болар барысы да яшәү шартларын һәм, аерым алганда, сәнәгать предприятиеләренең эшен яхшыртырга, яңа эш урыннары һәм квалификацияле һөнәр ияләре әзерләргә мөмкинлек бирә торган проектлар.
- 2030 елга кадәр исәпләнгән икътисади-социаль үсеш стратегиясендә төп басым кеше капиталы үсешенә ясала. Шуңа бәйле рәвештә, Түбән Кама алдында нинди бурычлар тора?
- КНИТУ филиалы булган Түбән Кама химия-технология институты базасында төзелгән инжиниринг үзәге, баш институт һәм фәннәр академиясе белән берлектә һәм сәнәгать предприятиеләре катнашында, югары квалификацияле белгечләр хәзерләү буенча максатчан эш алып бара. Агропромышленность көллияте базасында өченче ресурс үзәге оештырылачак. Бу нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумында, индустриаль үзәктә булган ресурс үзәгенә өстәмә рәвештә була. Яшь һөнәр ияләренең 2019 елда узачак халыкара бәйгесендә катнашу һәм шәһәребезнең алдынгы яшь белгечләрен Россия җыелма командасы составына кертү максатыннан, «World Skills» юнәлешендә эш көчәйтелер.
Киләсе елга НХТИ һәм 20нче мәктәп базасында, «Татнефть» һәм «Нефтехим» сәнәгать предприятиеләре катнашында, «Кванториум» балалар технопаркы оештырылачак. Ул һөнәри юнәлеш бирү системасы белән ярашлы булыр. Аларның барысы да балаларыбызның үсеше өчен кирәк. Югары технологияле производстволарга белгечләр һәм җитештерү процесслары белән идарә итәргә сәләтле креатив карашлы яшьләр әзерләүгә яңа мөмкинлекләр ачарга ярдәм итәчәк.
Түбәнкамалыларга теге яки бу өлкәдә үзләрен күрсәтү мөмкинлеге булырга тиеш. Шул вакытта безнең җирлекнең үзенә җәлеп итүчәнлеге югары булыр. Шул рәвешле, миграция проблемасын хәл итү юлы да барлыкка килә. Соңгы җиде елда Түбән Камада туучылар саны арта барса да, кызганычка, башка шәһәрләргә күчүчеләр картинаны боза. Иң күп китүчеләр саны 2013 елда теркәлгән: 1700 кеше. Бу борчылырга нигез булып тора һәм без шәһәребезнең үзенә җәлеп итүчәнлеген арттыру шартларын тудыру буенча чаралар күрәбез. Үзгәрешләр бар: узган ел күчеп китүчеләр саны ике мәртәбә кимегән.
- Икътисади эшчәнлеге зур пред-приятиеләр белән тыгыз бәйләнгән шәһәр буларак, Түбән Каманың алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясенә керү мөмкинлеге турында сөйләгез әле.
- Бу проект инвестиция җәлеп итеп кенә калмый, Түбән Кама шәһәрендә дә, районында да кече һәм урта бизнесның үсешенә башлангыч бирә. Бүген аның өлеше әле бик аз - 18 процент. Без көчебезне нефть химиясе продукциясен үзебездә эшкәртү өчен шартлар булдыруга юнәлдерергә тиеш. Эшмәкәрлеккә ярдәм үзәкләре төзиячәкбез. Ул күп-функцияле үзәк бинасының өченче катында урнашачак. Бу үзәктә җирле һәм республика структуралары тупланачак, эшләрен яңарак ачып җибәргән эшмәкәрләргә дә һәм шактый тәҗрибә туплаганнарына да консультация хезмәте күрсәтеләчәк. Чыннан да, шәхси эшләрен ачып җибәрергә теләүчеләр кайвакыт нәрсәдән башларга, нинди документлар җыярга, акчаны кайда салырга, кыскасы, бюрократия киртәләрен ничек узарга кирәклеген белеп бетерми. Һәркем дә үзен сәнәгать предприятиеләренә бәйләргә теләми, әлбәттә. Бу табигый хәл.
- Мичкәдәге балга - бер кашык дегет, дигәндәй, шәһәр юбилеена төзелгән «Гаилә» паркына вандаллар зыян салган, дип ишетелде. Паркларны сакларга Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре хәрби часте батальонын җәлеп итәргәдер, бәлки?
- Бу паркта куркынычсызлыкны тәэ-мин итүгә алдан ук игътибар бирелде. 23 видеокүзәтү камерасы куелды, барлык кирәкле җиһазлары белән полиция посты булдырылды, шәхси сак предприятиесе оештырылды.
Болар белән генә чикләнеп калмыйча, актив рәвештә аңлату эшләре дә алып барырга тиешбез. Паркларда һәм Кама буенда башкарылган реконструкция эшләре ял итү өчен шартлар тудыру гына түгел, кешеләрнең культура дәрәҗәсен дә үзгәртә. Мондый объектлар үзеңне бәяләү сәләтен арттыра, аларны тагын да мәдәниятлерәк итә. Мондый тискәре күренешләр озакка бармас, һәм ул безне туктата да алмый - артка чигенмәячәкбез. Чөнки матурлыкның һәм уңайлыкларның кадерен белүче түбәнкамалылар күбрәк.
- Без шәһәр һәм андагы предприя-тиеләр турында күп сөйлибез, ә авыл турында онытабыз кебек.
- Алай димәс идем. Авыл җирлек-ләренә игътибарны беркайчан да ки-меткәнебез булмады. Инвестицияләү мөмкинлекләре генә чикле иде. Хәзер хәл башкачарак тора. Өч ел рәттән авыллардагы юлларны ремонтлау белән шөгыльләнәбез. Быел гына да алты торак пунктында юлларны төзекләндерү өчен 50 миллион сум акча тотылды. Фельдшер-акушерлык пунктлары мәсьәләсе дә 99 процентка хәл ителде. Клублар салына. Югары Чаллы авылыныкын гына күрегез: клуб кына түгел, чын мәгънәсендә, мәдәният сарае! Соңгы биш елда районда ике балалар бакчасы төзелде. Быел Шәңгәлче авыл мәктәбе базасында яңа бакча ачачакбыз. Су һәм электр белән тәэмин итү программалары актив тормышка ашырыла... Кыскасы, авылдагы яшәү шартларын шәһәрнекенә якынайтырга тырышабыз.
- Бер яшь әни: «Тиздән 47нче яңа микрорайонга күченәбез, анда балалар бакчасы һәм мәктәп төзү мәсьәләсе ничек хәл ителер икән?» - дип кызыксынган иде...
- «Яшь әни, тиздән яңа микрорайонга күчәбез...» дигән сүзләрегезгә игътибар юнәлтәсем килә. Чыннан да, Түбән Камада яшь гаиләләр фатирны яңа микрорайоннардан ала. Бу - алар тормышында төп ихтыяҗларның берсен тормышка ашыру өчен зур мөмкинлек. Балаларны ишегалдында урнашкан балалар бакчасына йөртү теләге дә табигый. Үзебезгә генә хас мөкинлекләребез бар, без балалар учреждениесенең бер адымда гына булуына ияләнгән. Шунысын да искәртәм: Түбән Кама - республикада балалар бакчалары белән тәэмин ителеше иң югары булган шәһәр. Яр Чаллыда, Казанда, мәсәлән, ата-аналар балаларын шәһәрнең иң ерак районына да йөртергә дә әзер, бары тик балалар бакчасында урын гына булсын. Ләкин безнең шәһәр халкына уңайлыклар тудыру мөһим, киләчәктә дә шуңа омтылуны дәвам итәчәкбез. Соңгы биш ел эчендә җиде балалар бакчасы төзелде. Игътибар итегез: моңа кадәр алар егерме елдан артык төзелмәгән иде! Хәзер инде куелган сорауга җавап бирик. 2018 елда 45нче микрорайонда 800 урынга исәпләнгән мәктәп төзеләчәк. Мәктәпкәчә балалар учреждениесе төзү турында әлегә берни дә әйтә алмыйм. Бу мәсьәләне без промышленность предприятиеләре белән берлектә хәл итәчәкбез. Узган ел республика җитәкчелеге югарылыгында һәм «ТАИФ» компаниясе төркеме катнашында 47 һәм 49нчы микрорайоннарның социаль инфраструктурасын үстерү мәсьәләсе буенча ике киңәшмә узды. Яңа төзелгән микрорайоннарда яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен, җәмәгать транспортының хәрәкәт ешлыгын җайга салырга кирәк. Дөрес, алга куелган бурычларны берьюлы башкарсаң, бик яхшы булыр иде дә, тик бу һәрвакыт алай барып чыкмый.
- Ничек уйлыйсыз: ни өчен Түбән Кама республикабызның һәм иле-безнең хөрмәтен казана алды?
- Халыкның тырышлыгы, шәһәре-безне яратулары нәтиҗәсендә. Аның башлангычында торганнарның һәм аларның эшен дәвам итүчеләрнең фидакарь хезмәтләре аркасында. Бездә традицияләр буыннан-буынга күчә. Һәр җирдә дә алай түгел ул. Моны алга таба да шулай дәвам итәргә кирәк. Түбән Кама киләчәктә Кама агломерациясендә, хәтта Идел буе төбәгендә дә үзенә җәлеп итәрдәй территория булачагына ышанычым зур.

 

Елена САБАКАЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: