Туган як

«Түбән Каманың ямьле, гамьле кешесе»

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә, «ТАССР әлифбасы» проекты кысаларында уздырылучы Татарстан районнарына багышланган чаралар циклының чираттагысы, республикабызның Әлки районы турында булды. Бу район илебезгә күп кенә талантлы шәхесләр биргән, шуларның берсе – Түбән Каманың һәвәскәр тарихчысы, шәҗәрәләр төзү остасы, шәһәребезнең аксакаллар шурасы әгъзасы, ТРның атказанган икътисадчысы Мансур Корбангали улы Ганиев. Очрашуда аның «Абдул Салман морзалары» китабы тәкъдим ителде.

Авылы атамасы, аның тарихы турында Мансур абый кечкенәдән үк уйланган.
– Безнең авылны элек-электән «Морза» дип атап йөрткәннәр, ә язуда ул «Абдул Салман» иде. Авылыбыз ике нәселдән тора, дип тә сөйлиләр. 2005 елда мин милли архивка мөрәҗәгать итеп, сораулар бирә башладым. Ә лаеклы ялга чыккач, күбрәк шуның белән генә шөгыльләндем, – дип искә ала ул.
Беренче эш итеп Мансур Ганиев үз нәселе, аннары үз авыллары шәҗәрәсен ясый. Шәҗәрә бәйрәме дә иң беренче булып Татарстанда Абдул Салман авылында уза. Авыл янына мәр-мәр таш куелып, шунда беренче килеп урнашкан кешеләрнең исемнәре, яшәгән еллары языла. Мансур абый тагын өч авыл шәҗәрәсен төзи. Ә якташлары авыл тарихын язуын сорагач, ул бу зур эшкә дә керешә.
Мондый китап язар өчен архивларда казынырга, материаллар тупларга, белгечләр белән аралашырга туры килә. Нәтиҗәдә, 388 битле фәнни эшкә тиңләрлек хезмәт дөнья күрә. Китапта урын алган әби-бабай истәлекләре, кабер ташлары, сакланып калган кулъязмалар, елга-күл, чишмә-ерганаклар, урман-тау исемнәре, архив чыганаклары – барысы да милли мирасыбызны тәшкил итә һәм бәяләп бетергесез хәзинә булып торалар.
Әлбәттә, мәгълүмат туплау – зур эш, әмма аны калыпка салу, кат-кат тикшерү дә зур җаваплылык сорый. Бу эштә исә ярдәмне, шәһәребезнең Кол Гали исемендәге китапханә күрсәтә, зур өлешен мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина кертә.
– Мансур абыйның китабын аның белән яңадан бергә яздык, дип әйтә алабыз. Язылганнары компьютерда җыелды, калыпка салынды, текстны кат-кат укыдык. Китапны әзерләп бетереп, басмага җибәрүне авыр капчык күтәреп, тауга менү белән тиңләргә буладыр. Хезмәтебез китап булып басылып чыккач, без кичергән шатлык хисләрен аңлатырга сүзләр табу – үзе бер могҗиза, – дип куанычын яшерми Гүзәлия ханым.
Үзәк китапханәгә, китапны тәкъдим итү кичәсенә Әлки район вәкилләре дә килде. Базарлы Матакта гомер итүче ТРның атказанган ветеринария табибы Зөфәр Шәрипов әйтүенчә, мондый көнне күңелләр йомшарып китә һәм күп нәрсәләрне әйтәсе килә.
– «Абдул Салман морзалары» китабын ике тапкыр укып чыктым. Бик тирән мәгънәле һәм кеше күңеленә үтеп керерлек итеп язылган. Без басманы үзебезнең район күләмендә дә тәкъдим итү кичәсен оештырачакбыз, анда авылдашларны да, татар теле укытучыларын да чакырачакбыз, – диде ул.
Базарлы Матактан эчке эшләр ветераны Ваис Даутов, үзәк китапханә хезмәткәре Алсу Низамова, Ташбилге авылы китапханәчесе Рузалия Абдуллина, Мансур абыйның авылдашы Диләрә Гатина да очрашуда мондый күләмле эш башкарган өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Яңа китабы белән Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев, аксакаллар шурасы әгъзасы, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Мансур Шәрәфетдинов, язучы һәм шагыйрә Нурзия Мирхазова һ.б. котладылар.
–Үз вакытында Әлкидә бик күп очрашулар оештырып йөргән идек. Шундый матур яклар, игелекле матур кешеләр яши анда! Мансур абый – Түбән Каманың ямьле, гамьле кешесе. Бу зур эшкә шундый кеше генә алына ала, – дип үз фикере белән уртаклашты Яр Чаллыда чыгып килүче «Мәйдан» журналы мөхәррире Факил Сафин.
– Китап чыккач, күңелем күтәрелеп китте. Дөрес, анда, минемчә, шактый сай урыннар бар. Әле күптән түгел яңа тарихи мәгълүматларга тап булдым, олы яшькә җиткәч, шигырь дә яза башладым. Бәлки, киләчәктә тагын бер китап чыгарып булыр, – дип планнары белән уртаклашты Мансур Ганиев.
Сүз уңаеннан, аның мәкаләләре Әлки, Спас, Апас, Актаныш, Аксубай газеталарында басылып чыккан, әмма иң күбесе «Туган як» газетасында урын алган. Бу китап исә Абдул Салман авылы йортларында кадерле ядкарь булып сакланыр, киләчәк буын да бабалары турында шул китаптан укып белерләр, горурланырлар дип ышанабыз.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фото vk.com/tukai_nk сайтыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: