Туган як

Түбән Каманың барлык хастаханәләрендә дә битлек режимы кертелгән

Битлекләрне кию Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең, шулай ук перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсенең бөтен территориясендә мәҗбүри

Бу хакта Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе һәм перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсе үзенең рәсми Instagram аккаунтында хәбәр итте.

Хастаханәләрдә шулай ук стационарда дәваланучы пациентларның туганнарына бару чикләнгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: