Туган як

Түбән Камада яшәүчеләрне Кама яр буена өмәгә чакыралар

6 июньдә Кызыл Чишмәдә Кама яр буенда экологик шимбә өмәсе узачак.

Шәһәрлеләр яр буен чистартачак. Барлык теләүчеләргә катнашырга була.

Түбәнкамалыларны 6 июньдә 11 сәгатьтә көтәләр. Үзегез белән медицина битлеге һәм эш перчаткалары алырга кирәк.

Түбән Кама мэриясенең матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, коммуналь хезмәтләр һәм махсус техника эшкә керешкән инде. Шимбә көнне ирекле ярдәмчеләр көче белән яр буенда чисталык урнаштыру планлаштырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: