Туган як

Түбән Камада янгынга каршы махсус режим кертелә

Шәһәрдә һәм районда янгынга каршы режим 10 апрельдән 17 майга кадәр дәвам итәчәк.

17 майга кадәр коры үлән, чүп-чар яндыру, ачык учакта, мангалларда ашарга пешерү, урманнар янәшәсендә пиротехник эшләнмәләр аттыру катгый тыела.

Таләпләрне бозган өчен 2 мең-4 мең сум штраф түләргә туры киләчәк, җитәкчеләр өчен аның күләме 15 мең сумнан алып 30 мең сумга кадәр тәшкил итә, юридик затларга исә 200 мең-400 мең сум яный.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: