Туган як

Түбән Камада ял көннәрендә үз-үзеңне изоляцияләү кагыйдәләрен бозган өчен 121 кешене штрафка тартканнар

Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә барлыгы 2448 кеше тикшерелгән.

Түбән Камада полиция хезмәткәрләре үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозу турында 121 беркетмә язганнар. Бу хакта Түбән Кама мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдә. Хакимият шәһәрлеләрне өйдән чыкмаска өнди. Режим бозучыларны штраф көтә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: