Туган як

Түбән Камада температурасы булган пациентларга стоматологлар өйгә киләчәк

Түбән Кама стоматологлары өйдә температуралы пациентларга кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкләр. Бу хакта ДАССУ "Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе" матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Камада ОРВИ симптомнары һәм югары температуралы, кичектергесез стоматология ярдәменә мохтаҗ булган кешеләргә табибны өйгә чакыртырга кирәк.

Моны 24-31-10 телефоны буенча эшләргә була. Язылу 7 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр башкарыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: