Туган як

Түбән Камада теләгән һәркем COVID-19 га анализ тапшыра ала

Кайбер шәһәрдәшләр коронавирус авыруына тест бирү мөмкинлеге белән кызыксына.

Мондый мөмкинлек тудырылды. Тестны перинаталь үзәге булган балалар хастаханәсе лабораториясе уздыра. Моның өчен 6.30-16.00 сәгатьтә 8 (8555) 45-47-55 номерына шалтыратып язылырга кирәк. Биоматериал өйдә алына. Анализ ясау 1450 сумга төшәчәк, биоматериал алу өчен – 350 сум, белгечләрнең өегезгә килүләре өчен тагын 300 сум чыгарып салырга туры киләчәк. Тест бер тәүлек эчендә ясала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: