Туган як

Түбән Камада Сабантуй гөрләде

Республиканың күп кенә шәһәрләрендә һәм районнарындагы кебек үк, Түбән Камада да Сабантуйны 16 июньдә югары дәрәҗәдә бәйрәм иттеләр.

Һава торышы да бәйрәмгә тәңгәл килерлек – кояшлы булды. Шуңа күрә күпләр Сабантуйны үз күзләре белән күрер өчен, кайберләре уеннарда катнашыр өчен мәйданга барырга чыкты. 
Бу көнне автобуслар түбәнкамалыларны шәһәрнең төрле микрорайоннарыннан «Ильинка» мәдәният-спорт комплексына берөзлексез ташып торды.
Мәйдан тирәсе иртәдән үк гөрли башлады. 10 сәгатьтә театральләштерелгән тамаша башланганчы, тематик мәйданчыкларны да карап чыгарга кирәк ич. Шәһәрдән килүче автобуслардан төшеп калуга ук, түбәнкамалыларны һәм шәһәребез кунакларын авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе җәлеп итте. Шунда ук сәүдә палаткалары тезелгән, таныш-белеш, дус-иш белән табын артында үзара гәп кору өчен урындык-өстәлләр куелган. Кечкенә балалары белән килгән гаиләләр «Батутлар шәһәрчеге» тирәсенә җыелган. 
Кече сәхнәләрдә җырчылар-биючеләр чыгыш ясый. 
Авыл көнкүрешен чагылдырган мәйданчыктан да кешеләр өзелмәде. Быелгы Сабантуйда авыл тематикасына аеруча зур игътибар бирелгән. Башкача булуы мөмкин дә түгел, Сабан туе – Сабан бәйрәме, игенчеләрнең хезмәтен бәяләү ул. 

Утын да кистеләр, йон да яздылар

Түбән Кама Сабантуена олы кунаклар да килде: ТР Президенты аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Моратов, Щёлково (Мәскәү өлкәсе) шәһәре башлыгы Рушан Мәхмүтов, Төркия делегациясе: Даламан аэропорты генераль директоры Хәмди Гювенч һәм аның урынбасары Рөстәмчон Әхмәтзадә һ.б. Алар төрле мәйданнарда булдылар, аерым конкурсларда да катнашып алдылар. Мәсәлән, Марат Моратов тимердән «ТАИФ» логотибын ясады. Кунаклар өчен нәни шәһәрдәшләр концерт та әзерләгән иде. Милли оешмалар да яхшы итеп әзерләнгән. Алачыкларда милли киемнәрдән, көнкүреш әйберләреннән күргәзмәләр оештырылган, Сабантуйга килүчеләрне милли ризыклар белән сыйладылар. Халыклар дуслыгы йортында тату яшәүче төрле милләт вәкилләре концерт әзерләгәннәр һәм аерым мәйданда чыгыш ясадылар. 
Төркия кунаклары «йорт»ларны кызыксынып караган арада, Айдар Метшин һәм Марат Моратов пычкы белән утын кистеләр. Шәһәр мэры йон да язып карады. 
Театральләштерелгән тамаша (пролог) башланырга санаулы минутлар калганда, мәйдан әйләнәсендәге утыргычлар барысы да халык белән шыгрым тулы иде. Милләтебезнең гореф-гадәтләрен, йолаларын, гасырлар буе тупланып килгән рухи мирасын яктырткан тамаша, һәр елдагыча, югары дәрәҗәдә әзерләнгән. Аны килгән кунаклар да югары бәяләделәр. 

Хезмәт төбе – хөрмәт

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә мөхтәрәм кунаклар тамашачыларны Сабантуй белән котлады. «Түбән Кама муниципаль районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре күп юнәлешләр буенча яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре – болар 5 эре авыл хуҗалыгы берләшмәсе, 80 крестьян-фермер хуҗалыгы кыр эшләрен билгеләнгән кыска вакытта һәм югары сыйфатлы итеп төгәлләделәр, шуның белән киләсе ел уңышына ныклы нигез салдылар», – диде үз чыгышында муниципаль район башлыгы Айдар Метшин. 
Кыр батырларына һәм башка авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырылды. Болардан тыш, Түбән Кама районыннан 20 кеше Татарстан дәүләтенең «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Тагын 103 түбәнкамалыга –  Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Ленинград блокадасын кичерүчеләргә һәм концлагерьларның элекке тоткыннарына шундый бүләкләргә ия.
Бәйрәмдә тамашачыларның күңелләрен күтәрү өчен, Түбән Кама җирле артистларыннан тыш, татар эстрадасы йолдызлары  Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов та чакырылган иде.


Музейдан – бәйрәмгә

Оештыручылар быел да бик тырышкан. Шәһәр предприятиеләре һәрберсе үз мәйданын үзгә итеп бизәгән. Мәсәлән, «ТАИФ-НК» ААҖ аны чәчәкләргә күмгән диярлек. Транспорт предприятиеләре мәйданнарын «тукталыш» итеп ясаган. Шәһәр осталары кул эшләнмәләреннән ярминкә әзерләгәннәр. Шәһәрдәшләр һәм Түбән Кама кунаклары «тере» сыннар янында фотога төште, Казан эстрада артистлары чыгышларын карады.
Алдан хәбәр ителгәнчә, яңалыклар да булды. Мәсәлән, рәссам, сынчы Әхсән Фәтхетдинов эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Моңа кадәр музейда һәм аның архивларында сакланган рәсемнәрне һәм сыннарны бәйрәмгә килүчеләр кызыксынып карадылар. Читтәрәк үзәк китапханә әзерләгән «әдәби алан» урнашкан. Балалар үзләре яраткан әкият геройлары белән фотога төште, кызыклы мастер-классларда катнашты, ә олылар яңа китаплар белән танышты.

Маратның сигезенче җиңүе

Сабантуйның төп вакыйгасы – татарча көрәш осталарының бил алышуы, әлбәттә. Гадәттәгечә, аны быел яшьләр башлады. 2005 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар арасында  үз авырлык үлчәүләрендә Әмир Хафизов (36 килограмм), Булат Гәрәев (45 килограмм) һәм Айзат Гыйниятуллин (45 килограммнан артык) беренче урыннар алдылар. 2000 елгылар һәм аннан яшьрәк үсмерләр арасында җиңүчеләр – Алмаз Җиһангәрәев (55 килограмм), Илдар Дәүләтгәрәев (65 килограмм), Руслан Чернов (70 килограмм) һәм Тимерхан Әмирханов (90 килограмм). 
Яшьләрдән соң, чират зурларга җитте. Үз авырлык үлчәүләрендә батыр калучылар түбәндәгечә: Шамил Локманов (65 килограмм), Рөстәм Хөснетдинов  (75 килограмм), Илдар Шәмсетдинов (85 килограмм), Наил Зәйнуллин (100 килограмм) һәм Марат Мөхәммәтҗанов (100 килограммнан артык). Көрәш ветераннары категориясенә узган елларда 50 яшьтән соң гына керсәләр, быел 40 яшьтән узучы көрәшчеләр бил алышты. Быел барысы бергә, авырлык үлчәүләренә бүленмичә көрәштеләр. Араларында иң көчлесе Азат Мортазин булды.
Ә ахырда, гадәттәгечә, Сабантуйның баш батырын ачыклау өчен абсолют беренчелек үткәрелде. Анда зурлар арасында үз авырлык үлчәүләрендә җиңүчеләр һәм шулай ук ветераннар көрәшендә беренче урын алучылар кертелде. 
Нәтиҗәдә, Марат Мөхәммәтҗанов быел да үзенең Түбән Камада иң көчле көрәшче булуын раслады. Сүз уңаеннан, бу аның шәһәребез Сабантуйларында сигезенче ел рәттән җиңүе. Баш батырга тәкә һәм «Лада Гранта» автомобиле бүләк ителде.  


«Үзебездә уздырырга исәп бар»

Сәхнәләштерелгән тамашада быел 2500 дән артык кеше катнашты. Сабантуй бәйрәмен туры эфирда Интернет аша 3400 гә якын түбәнкамалы карады. 54 автобус 349 рейс ясады. Бу саннар бәйрәмнең быел да зурлап узуы, кешеләрнең иң яраткан чараларының берсе булуы турында сөйли. Мактау сүзләрен шәһәр кунаклары да җиткерде. «Сабантуйда беренче катнашуым. Бик югары дәрәҗәдә оештырылган һәм ул, һичшиксез, ЮНЕСКО исемлегендә булырга тиеш. Киләсе елда бәйрәмне Мармариста үткәрәчәкбез дип сөйләштек», – дип тәэсирләре белән уртаклашты Хәмди Гювенч. Щёлково мэрын исә Сабантуйда катнашкан кеше саны гаҗәпләндерде. «Барысы да бәйрәмне ярата, кызыксынып карый. Безне якын туганнары кебек каршы алдылар. Мондый кунакчыллыкны зур шәһәрләрдә очратмыйсың. Шәһәрдәге халыкның 12 проценты – татарлар. Бездә дә татар оешмасы бар, без дә гореф-гадәтләрне, мәдәниятны, телне саклап калырга теләр идек. Сәнгать коллективлары безгә дә килсеннәр иде», – дигән теләкләрен җиткерде Рушан Мәхмүтов.
Бәйрәм турындагы язмаларны Фәрит ИМАМОВ, 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА, Рафаэль ХӘЙРУЛЛИН әзерләде.

Фотода: Сабантуй мәйданы һәм бәйрәм мизгеле.
Руслан Исламов фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: