Туган як

Түбән Камада КФҮнең офислары тере чират буенча кабул итә башлады

15 июньнән Татарстанның КФҮ офислары гадәти эш режимына күчә. Димәк, хәзер кабул итүгә алдан язылып кую мәҗбүри түгел. Бу хакта министрлык хәбәр итә.

Дүшәмбедән КФҮ офислары килүчеләрне тере чират буенча кабул итә. Шул ук вакытта уңайлы вакытка язылу мөмкинлеге дә каралган.

КФҮтә булганда элеккечә саклау чараларын кулланырга кирәк. ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, офиста  4 кв. метрга бер генә кеше булу рөхсәт ителә. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: