Туган як

Түбән Камада ике юл участогы капиталь ремонтланачак

2020 елда Түбән Камада 2 юл участогы норматив хәлгә китереләчәк. Бу «имин һәм сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында эшләнәчәк. Бу хакта Түбән Кама мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юл полотносын тулысынча реконструкцияләү Шинник проспектында, Бакый Урманче урамыннан Менделеев урамына кадәр узачак. Шулай ук биредә җәяүлеләр өчен юллар төзү планлаштырыла.

 

Ремонт көтә торган тагын бер участок Тынычлык проспекты белән Корабельная урамы киселеше. Биредә янәшәдәге территория белән киселеш төзекләндереләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: