Туган як

Түбән Камада "Эссен" сәүдә үзәге урынына нәрсә барлыкка киләчәге билгеле булды

Күпләрне бүген "Эссен" сәүдә үзәге булган территорияләрдә нәрсә барлыкка килүе борчый

Бу сорау белән NTR-24.RU Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының җирле сәүдә һәм кулланучылар хезмәте бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Гагарин урамындагы» Эссен " да 7 мең кв.метр мәйданда берьюлы өч сәүдә объекты урнашачак. Биредә эко-базар барлыкка киләчәк, җирле товар җитештерүчеләр үз продукциясен 2 мең кв. метр мәйданда сата алачак, калганы «Впрок» һәм «Находка»кибетләренә биреләчәк. Бу өч объект та халыкка кайчан хезмәт күрсәтә башлаячагы , хәбәр ителми.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: