Туган як

«Түбән Камада драма артисты буларак ачылдым»

«Гөргөри кызын бирә» спектаклендә – Гөргөри, «Бүре каны»нда – Аю Кәрим, «Алпамыш алпавыты»нда – Иртуган, «Кияүле кызлар кияве»ндә – Рәхмәтулла Хөрмәтуллович, «Яра»да – Сөләйман, «Соңгы төн»дә – Тиран, «Кадер кичәсе»ндә – Язмыш, «Әлдермештән Әлмәндәр»дә – Искәндәр, «Бирнәсез кыз»да – Кнуров... Геройлар төрле холыклы, әмма аларның уртак бер сыйфаты бар: инде күпне күреп, тәҗрибә туплаган, тормышка булган карашларына да тугры калган.

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры сәхнәсендә бу һәм башка рольләрне озак еллар дәвамында Татарстанның атказанган артисты, Дамир Сираҗиев һәм Туфан Миңнуллин исемендәге театраль премияләр лауреаты Рәис Галиев уйный. Күптән түгел ул 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Рәис абыйның туганнары арасын­да артист һөнәрен сайлаучылар булмый. Үзе дә ул гап-гади авыл ба­ласы, Чирмешән районының Иске Кади саласында дүртенче бала бу­лып дөньяга килә. Әнисе Зөлхия апа мәктәптә балалар укыта, әтисе Әхмәдулла абый машина йөртүче булып хезмәт куя. Әтисеннән ма­тур баритон тавыш Рәис абыйга да күчә.

– Өйгә кунаклар килсә, без сәндерәгә утырып, аларны күзәтә идек, җырлаганнарын тыңлый идек. Гармунда да уйнарга өйрәнергә бик кызыктым, ләкин ялкаулык көчле булды, – дип искә ала Рәис Галиев.

Мәктәптә укыганда аны еш кына концертларда катнаштырып, җырлатып, шигырь сөйләтсәләр дә, укуын тәмамлагач, ул Түбән Камага килеп, 46 нчы училище­да слесарь-монтажчы һөнәрен үзләштерә. Юллама буенча Ка­занга китеп, бераз эшләп алгач, хәрби хезмәткә алына. Кайтып, башта ярты ел клубта эшли, ан­нары кабат Казанга китеп, «ТЭЦ» предприятиесенә эшкә урнаша.

– Әле дә хәтерлим: 6 июльдә – ту­ган көнемдә Казанда театр тех­никумына студентлар кабул итү турында белдерүне күреп алдым һәм үземне сынап карарга бул­дым. Үзем ул вакытта чибәр, озын кара чәчле идем. Кердем – им­тиханны корифейлар Марсель Сәлимҗанов, Празат Исәнбәт, Асия Хәйруллина кабул итәләр. Каян икәнемне сорадылар. Чын мишәр «тел»ендә җавап биргәч, көлешеп тә алдылар, әмма Асия апа: «Мишәрлеген генә бетереп була», дип өметләндерде, – дип дәвам итте Рәис абый.

Егеттән этюд күрсәтүен сорыйлар. Гап-гади авыл малае аны каян бел­сен ди? Этюдның нәрсә икәнен аңлаткач, җиләк җыйганда елан күреп алуын оста итеп күрсәтә, аннары «Карурман»ны җырлап, Габдулла Тукайның «Туган авыл» шигырен сөйли. Шулай итеп Рәис абый техникумга керә. Дүрт ел узып китүе сизелми дә. Студент еш кына Казан филармониясе артист­лары белән авылларда концерт­ларга йөреп, акча эшләп кайта.

Диплом алгач та, ул һәм тагын җиде яшь артист Әлмәт татар дра­ма театрына эшкә киләләр. Рәис Галиевка Рөстәм Мингалимнең «Кунак кызы гел килмәс» пьеса­сында – Әндри, Мохтар Ауэзовның «Карагоз»ында – Сырым, Алек­сандр Островскийның «Капкан саен калҗа булмый» спектаклендә Ахов һ.б. рольләр бирәләр. Тугыз ел дәвамында ул репертуарның күп кенә әсәрләрендә баш рольләрне уйный. Аннары театр директоры, режиссеры эштән китә...

– Ул вакытта абый һәм энекәш Түбән Камада яшиләр иде, әнине дә алып килгәннәр. Хатыным Наилә белән киңәшләшкәч, анда күченергә булдык. 1992 елның яңа елын Түбән Камада каршы алдык. Ә андагы театр режиссеры Рөстәм Галиевне мин инде белә идем. Әлмәт театрында биш еллап эшләгәч, ул да шунда килде. Өч ел­дан аны Түбән Камага режиссер итеп чакырдылар. Рөстәм белән безнең дуслык инде 35 ел дәвам итә. Туган авылы Бурмәт тә минем авылдан 30 километр ераклыкта гына урнашкан, – ди Рәис абый.

Шунысы да бар, Әлмәт театрын­да, ул, нигездә, комедияләрдә уйнаса, Түбән Камада драма ар­тисты буларак та ачыла. Режис­серны чиксез хөрмәт итсә дә, роль өстендә эшләгәндә, бәхәскә керергә мөмкин. Үзе әйтүенчә, иҗат бәхәстә генә туа. Алай да, күп очракта Рөстәм Галиевның хаклы булуын таный. Рәис абый яшь артистлар турында да хөрмәт белән сөйли. Театрга соңгы ел­ларда килүче яшьләр бик көчле, матур, «сыгылмалы». Ә көчле ре­жиссер «куллары»на эләксәң, күп нәрсәгә ирешеп була икән.

«Яңа рольне өйрәнү, образга керү авырмы?» – дип сорыйм.

– Премьера куелганчы байтак эш башкарыла. Башта әсәрне укый­быз, фикерләребез белән уртакла­шабыз, рольләр бүленә, аннары сәхнәгә чыгу... Роль гел үзең белән «йөри»: эштә дә, өйгә дә «кайта», кайда барсаң да истән чыкмый, – дип аңлата артист.

Бәлки, шуңадыр, Рәис абыйның бер генә роле дә битараф калдыр­мый: Рәхмәтулла Хөрмәтулловичка серләреңне сөйләп юанасы килә, Аю Кәримгә карата башта нәфрәт, соңыннан кызгану туа, ә Гөргөригә сокланмыйча мөмкинме?! Әти, ба­бай, җитәкче, авыл карты... Театр репертуарын Рәис Галиевтан баш­ка күз алдына китерү кыен. Шуңа да аны урамда да, транспортта да, хәтта бакчасы яныннан үтеп-сүтеп китүчеләр еш таный, туктап исәнләшәләр.

Наилә апа барысын да аңлый, инде күнеккән. Ире эшләгән Әлмәт театрында ул костюмер булып хезмәт куйса, монда да бергә – кос-тюмнар склады мөдире вазыйфасын башкара.

Ә менә ялын Рәис Галиев бакча­сында уздырырга ярата икән. Сигез сутыйлык кишәрлегендә помидор, кыяр, бәрәңге, чәчәк утыртуы ту­рында шундый мавыктыргыч итеп сөйли! Бакчасы янындагы күлгә ел саен кыр үрдәкләре кайта. Ул алар­га ипи дә ашата, бәрәңгене пеше­реп изеп бирә.

Планнарында сәхнәдә уйна­вын дәвам итеп, тамашачыла­рын шатландыру. «Сәхнәне са­гындым, тик коронавирус әлегә үз кагыйдәләрен «кертте», – ди Рәис абый.

«Юбилей уңаеннан теләкләр күп булгандыр, ә сез үзегезгә нәрсә теләр идегез?» – дигән соравы­ма ул:

– Вакыт барган саен сәламәтлек-нең кадерен аңлыйсың. Шуңа күрә, үземә генә түгел, барыбыз­га да саулык теләр идем, – дип җавап бирде. Без дә Рәис Гали­евка сәламәтлек телибез, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры сәхнәсендә озак еллар балкып, янып торсын.

Лилия Заһретдинова

Фото: «Кунак кызы гел килмәс», 1985 ел (Әндри ролендә) шәхси архивтан; «Гөргөри кызын бирә», 2013 ел (Гөргөри ролендә) спектакленнән күренеш (Түбән Кама театры архивыннан)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: