Туган як

Түбән Камада дистанцион укыту буенча кайнар линия эшли

6 апрельдән дистанцион укыту буенча кайнар линия Түбән Камада эшли башлады.

Бүгенге көннән Түбән Кама мәктәп укучылары каникулдан чыкты, әмма мәктәпкә әлегә йөрмәячәкләр. Алар өчен укулар дистанцион рәвештә оештырыла. Шул сәбәпле кайнар линия эшли.

Сораулар белән 47-30-37 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар дүшәмбедән җомгага кадәр 8дән 20 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Югары һәм урта һөнәри уку йортларында дистанцион укыту формасы дәвам итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: