Туган як

Түбән Камада чит ил машинасы сигез яшьлек велосипедчыны бәрдерә

8 июньдә, Түбән Камада «Фольксваген поло» автомобиле җәяүлеләр кичүе булмаган участоктан үтеп барган велосипедчыны бәрдергән.

Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, бу хәл кичке алтыда Химиклар проспектындагы 54нче йорт каршында булган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә велосипедчы төрле җәрәхәтләр алган, ул балалар хастаханәсенә озатыла, күрсәтелгән медицина ярдәменнән соң аны өенә җибәрәләр.

Фото: ЮХИДИ матбугат хезмәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: