Туган як

Түбән Камада 73 яшьлек хатын-кыз юл-транспорт һәлакәтендә җитди имгәнүләр алган

Бу хәл 15 Апрель көнне кич 19:40 сәгатьтә була.

Түбән Каманың Лесная урамында, «урман» җәмәгать транспорты тукталышы янында «LADA GRANTA» автомобиле кешене бәрдергән.

ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, 24 яшьлек машина йөртүче Гагарин урамы буенча Шинниклар проспекты юнәлешендә хәрәкәт иткәндә көйләнми торган җәяүлеләр кичү юлы буенча юл үткән кешегә өстенлек бирмәгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә төрле җәрәхәтләр алган җәяүле хастаханәгә озатыла.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: