Туган як

Түбән Камада 60 тан артык кеше үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган

Тәүлек эчендә полиция хезмәткәрләре үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү буенча 1171 Түбән Кама кешесен тикшергән.

Исегезгә төшерәбез, мондый тикшерүләр Түбән Камада көн саен уза.

Әйтик, соңгы тәүлек эчендә 66 кеше үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган. Аларга хокук саклау органы  хезмәткәрләре беркетмәләр төзегән. Хәзер хокук бозучылар штраф түләячәк.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: