Туган як

Түбән Камада 2 яңа сәүдә комплексы барлыкка киләчәк

Түбән Каманың 47 һәм 49 микрорайонында 2020 ел ахырына 2 сәүдә комплексы барлыкка киләчәк.

Сәүдә комплексының төзелеш эшләре 2020 елның ноябрендә тәмамлау планлаштырыла. Сәүдә үзәкләре мәйданы 1400 кв. м. булган бер катлы булачак. Әлегә бер арендатор турында гына төгәл мәгълүм: биналарның берсендә «Пятерочка»супермаркеты урнашачак.

Хәзерге вакытта Түбән Каманың яңа микрорайоннарында 7 меңгә якын кеше яши,һәм барлык йортларга да әле күчмәгәннәр. Яңа сәүдә комплекслары шәһәрнең бу өлешен сервис һәм сәүдә инфраструктурасы белән тәэмин итәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: