Туган як

Түбән Камада 11 яшьлек кыз машина тәгәрмәчләре астына эләккән

BMW 525 автомобиле белән идарә итүче 1989 елгы ир-ат велосипедта йөрүче кыз баланы бәрдергән.

Юл-транспорт һәлакәте кичә иртәнге сәгать 10да Студенческая урамындагы 32Б номерлы йорт ишегалдында булган. Бу хакта ЮХИДИнең пропаганда бүлеге хәбәр итә.

Чит ил машинасы бәрдерү нәтиҗәсендә, яшь велосипедчы төрле җәрәһәтләр алган. Госпитализацияләү таләп ителмәгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: