Туган як

Түбән Кама укучылары үз-үзеңне изоляцияләү вакытында азык-төлек пакетлары алачак

Азык-төлек гадәти вакытта мәктәптә бушлай тукланучы 3006 укучыга биреләчәк.

Түбән Кама районының өч меңнән артык укучысы коры азык-төлек пакетлары алачак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин «эшлекле дүшәмбе»киңәшмәсендә белдерде.

Мәктәп укучылары азык-төлек пакетларын 6 апрельдән 30 апрельгә кадәр алачаклар.

"Без муниципаль дәрәҗәдә Түбән Кама муниципаль районы мәктәпләренең 3006 укучысына коры азык-төлек пакетлары бирү турында Карар кабул иттек, алар бу уку елында муниципаль бюджет хисабына тукланучылар, әлегә эшләми торган көннәр режимы гамәлдә, - дип сөйләде Айдар Метшин.

Бүген Түбән Кама шулай ук Татарстанның башка торак пунктларыннан укучылар һәм студентлар дүртенче чирекне дистанцион режимда башлады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: