Туган як

Түбән Кама тарихында Ямалиев эзе

Шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгын билгеләп үтәчәк Түбән Кама тарихына исемнәре кереп калган шәхесләр арасында көндәлек тормышта һәркемгә кирәкле көнкүреш хезмәте күрсәтү тармагын оештырган һәм аңа озак еллар дәвамында җитәкчелек иткән Фаиз ага Ямалиев та бар... Шинчылар урамындагы «Көнкүреш йорты» яныннан узган саен, бу бинаны төзеткән, заманында аны шәһәрдәге бар...

Шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгын билгеләп үтәчәк Түбән Кама тарихына исемнәре кереп калган шәхесләр арасында көндәлек тормышта һәркемгә кирәкле көнкүреш хезмәте күрсәтү тармагын оештырган һәм аңа озак еллар дәвамында җитәкчелек иткән Фаиз ага Ямалиев та бар... Шинчылар урамындагы «Көнкүреш йорты» яныннан узган саен, бу бинаны төзеткән, заманында аны шәһәрдәге бар халыкның иң яратып йөри торган урынына әйләндергән Фаиз аганы шул чор кешеләре искә алмый калмыйдыр.
Ил хуҗалыгын ныгыту, халык тормышын җайга салу дәүләткүләм мөһим бурыч саналган совет чорында, иртәгәсе көн өчен борчылуны белмәгән халык үзе дә тырыш булган, җитәкчелеккә дә гадел, халык каршында зур абруйга ия һәм булдыклы кешеләр генә сайланган. Әгерҗе егете Фаиз Ямалиевны да тормыш үзе шул эш өчен махсус әзерләгән, үстергән диярсең.
Урта мәктәптән соң район комсомол комитеты секретаре ярдәмчесе булып ике ел эшли Фаиз. Дүрт елы хәрби хезмәттә үтә. Шул чагында оста биюче булып таныла. Армиядән ул колхоз рәисләре хәзерләнә торган өчьеллык махсус мәктәпкә путевка белән кайтып төшә. Аны тәмамлагач, кече агроном белгечлеге алган егетне Минзәлә районындагы колхозга эшкә җибәрәләр. Агроном егетнең тырышлыгын күреп, тиз арада аңа колхоз белән җитәкчелек итүне тапшыралар. Шулай итеп, Фаиз Ямалиев рес-публикабызда 27 яшендә колхоз рәисе итеп куелган беренче җитәкче була.
Әнә шул еллардан башланмадымы икән Фаиз аганың үзенә ышанып тапшырылган тармакта һәрвакыт беренче булырга омтылуы? Минзәлә районында артта сөйрәлә торган өч колхозны-сов-хозны аякка бастырып, ул үзенең булдыклылыгын хезмәте белән раслый. Шул Минзәләдә чакта, ул «Сельхозтехника»да эшләүче Минтимер Шәй-миев белән таныша, аралаша һәм бу дуслык, Фаиз ага гаиләсе белән Түбән Камага күчеп килгәч тә дәвам итә. Минзәләдә эшләгәндә, Фаиз Яма-лиевның совхозына республиканың иң зур җитәкчесе Фикрәт Табиев үзе дә килә, ә андый дәрәҗәгә бары тик алдынгы хуҗалыклар гына лаек була ул елларда.
Орлык үстерү белән шөгыльләнгән «Ямашевский» совхозы директоры Фаиз, унбиш елын җир хезмәтенә багышлаган булса да, Кама буенда ак кала төзелә башлавын ишеткәч, гаиләсе белән шунда күченергә ниятли... Түбән Камада аны, беренче карашка, җиргә бернинди катнашы булмаган халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү көтә.
Җир белән бәйле булмаса да, Фаизга бик тә таныш эш. Язмыш дигәне, фронтка әтисен озаткан унбер яшьлек малайның кулына чүкеч белән кадак алдыртып, агачтан урындыклар, тәрәзә рамнары ише авыл кешесенә бик тә кирәкле әйбер ясаткан еллардан ук таныш була...
Үсмерлек еллары ди-гәннән, Фаиз аганың хатыны - үзләренең Әгерҗе ягындагы күрше авыл кызы Гөлҗәүһәр апаның узганнарын барлый-барлый сөйләгәннәренә уем белән мин дә иярәм.
Әнә Мадьяр авылы кызы Гөлҗәүһәр, язгы карлы суны чабатасы белән ера-ера, дүрт чакрым ераклыктагы Ямурза мәктәбенә укырга бара. Ике араны көн дә узса да, бу кызчык шул авылдагы үзеннән өч яшькә зуррак Фаиз атлы малайны да, үсеп буй җиткәч аның үз насыйбына әйләнәсен дә белми әле... Егет кызны беренче мәртәбә үз авыллары Сабантуеннан соң озата бара. Авыл җирендә кемнең кем икәне һәркемгә билгеле, шул исәптән Фаизның да. 1943 елда әтиләре Нурмөхәммәт (ул авыл халкы ихтирамына лаек мулла була) фронтта һәлак булгач, сигез баланы әниләре берялгызы үстереп кеше итә. Барысы да булганнар, тырышлар, кыскасы, яхшы нәсел.
«Гаилә җанлы кеше иде. Кунак җыярга, күңел ачарга яратты. Бик матур бии иде, - дип дәвам итте Гөлҗәүһәр апа. - Шат күңелле, бигрәкләр дә шаян кеше иде. Аю авылында яшәгәндә яңа туган төпчегебез Рөстәм белән мине дәваханәдән алып кайтканда, ветврач Люция ерактан ук кычкырып: «Фаиз абый, кемегез бар», дип сорады. Фаиз: «По заказу, ник сорап торасың...», дип уен-көлке белән җавап бирде. Җор телле иде. Беркайчан да зарлануны белмәде. Чирләсә дә, күп еллар сиздермәскә тырышты. Үз-үзенә игътибары җитеп бетмәде шул. Ленизаның ике баласын да, ә Рөстәмнең улын гына күреп өлгерде. Киленебез Рәмзия авырлы иде (хәзер өч балалары бар). Кызыбыз Лениза тырышлыгы, ут булуы белән әтисенә тартым, ә улыбыз Рөстәм, миңа охшап, сабыррак. Бик булганнар балаларым, бик нык ярдәм итәләр. Оныкларым бигрәк тә нык карыйлар. Фаиз үзе генә шушы рәхәтлекләрне күрә алмады... Яшь чакта бар да уза, олыгайгач кирәк ул игътибар, кадер», - дип уфтана Гөлҗәүһәр апа.
Тәүлектәге 24 сәгатьнең дә кадерен белгән, бер минутын да әрәм уздырмаган Фаиз ага үзенең эшкә, кешеләргә булган мөнәсәбәте белән кызына да, улына да өлге була. Балалары әле кечерәк чакта, нәни Рөстәмнең үзеннән өч яшькә зуррак апасы Ленизадан көнләшүе сизелсә, әтиләре икесен дә янәшәсенә утырта да, ипләп кенә аңлата: «Ленизаны, күңеле нечкә кыз бала буларак яратам, ә сине, улым, ирләргә хас кырыслык аша яратам».
Лениза үзенең өч яшендә чакта ук табиб булам дип йөргәнен хәтерли. Чөнки әтисе аның язмышын нәкъ шушы һөнәр белән бәйле итеп күзаллый. Улы Рөстәм дә, әтисе уйлаганча, химия-технология институтыннан инженер белгечлеге алып чыга. «Мин беренче бала булгач, әти мылтыктан атарга да өйрәтте, үзе белән ауга да йөртте, - дип искә төшерә күпме гомерен Түбән Кама медицина тармагына багышлаган, бүгенге көндә Яр Чаллыдагы тире-венерология диспансерының баш табибы, баш дерматовенеролог Лениза Гайнуллина. - Кыш көне юлга чыкканда багың тулы булсын машинаңның дип әйтә, буй җитсәк тә, һаман безнең өчен борчыла иде. Әле хәзер дә, берәр хәлиткеч эшкә тотыныр алдыннан, әти нәрсә әйтер иде икән дип уйлыйм. Эшем барып чыкса, әти мине мактар иде дип уйлап куям».
Гаилә башлыгы Яма-лиевның абруе зур була шул гаиләдә. Балалары кечкенәдән үк, әтиләренең Казан авыл хуҗалыгы институтында укыган елларында республикакүләм ярышта 10 километр ераклыкка йөгерү буенча беренче урынны алуы; шахмат буенча Татарстан чемпионы булуы; Әгерҗе һәм Минзәлә районнарындагы авыл Сабантуйларында татарча көрәштә батыр калуы; берьюлы ике герне һавага чөеп уйнавы; сок-ландыргыч биюче булуы һ.б. бик күп уңышлары белән горурланалар.
Әтиләре Фаиз агага карата шундый олы ихтирам бүгенге көндә Мәскәүдәге Татарстан якташлык клубы җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Яма-лиевның да һәр сүзендә чагыла: «Әти уникаль кеше иде. Үзе җитәкчелек иткән тармакта гына түгел, гомумән, тормышта да. Үзе дә көрәшче буларак, Түбән Кама Сабантуйларында бу төр ярышны оештыруга, аңа гадел судьялык итүгә күп көч куйды. Данил Галиев өлешенә төшкән авыр сынаудан соң, бу батырга беренче булып ярдәм кулы сузган кеше дә безнең әти булды - аны Сабантуйда бил алышуга кертсеннәр өчен, партия шәһәр комитетына кадәр барып җитте. Данилга квартир алуда да булышты. Көрәшчеләр Данил белән Фазылга һәрчак ярдәм итте ул. Тик исемен генә Данил турнирында телгә алырга да оныталар...
Сабантуйдан соң баш батыр тәкәсен «юу» дигәнен дә, татар көрәше белән шөгыльләнүче ир-егетләр тату бер гаиләдәй булсыннар өчен, әти уйлап тапты, оештырды. Һәм кичен табигать кочагындагы учак янында әзерләнгән көрәшчеләр табынын үзенең мәзәкләре, уен-көлке, татар җырлары белән җанландырып җибәрде. «Мунча ташы»ның беренче тамашасы да безнең әтинең мәзәкләренә нигезләнгән иде диярлек».
Рөстәм Ямалиев сөйлә-гәннәрдән чыгып, күл буенда Сабантуй оештырылган елны, халык арасында бу милли бәйрәмебезнең «Ямалиев Сабантуе» дип йөртелгән чакларын күз алдына китерергә тырышам... Партиянең шәһәр комитеты бу бәйрәмне оештыруны Фаиз агага тапшыра. Халкыбызның милли бәйрәме җитәргә атна-ун көн чамасы вакыт бар. Ә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү тармагы җитәкчесе Фаиз ага инде бәйрәм итүчеләргә сәүдә хезмәте күрсәтәчәк кибетләрне кайда урнаштыру, мәйданда бил алышачак көрәшчеләргә, тамаша кылачак халыкка уңайлык тудыру ягын кайгыртып, оештыру эше белән шау-гөр килеп йөри. Сабантуй иртәсендә иртүк килә һәм ахырга кадәр көрәш мәйданында, судьялар арасында була. Фаиз Ямалиев булган Сабантуйлардагы көрәш судьяның гаделлеге белән аерылып тора.
Көрәшкә булган карашы аның үзе башкарган хезмәткә булган мөнәсәбәтендә тагын да ныграк чагыла. Җитәкчеләр бер-бер артлы алмашынып торган көнкүреш хезмәте комбинатына җитәкче булып, Фаиз ага 1972 елда килә. Килүгә, иң беренче итеп, «шикаятьләр хезмәте» дигән яман ярлыктан котылу һәм халыкка югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтү максатын куя. Халык арасында «бытовой» дип йөртелгән комбинатка йомышы төшкәннәргә җайлы булсын өчен, шин заводы һәм химкомбинат биләмәләрендә көнкүреш хезмәте күрсәтүне оештыра. Сменалы эштән кайтучы хатын-кыз өчен бу аеруча уңайлы була: күлмәк, пәлтә тектереп алырга уйласаң, яки чәч кистерергә ниятләсәң һ.б, арып-талган килеш, шәһәр буйлап ателье я парикмахерский эзләп йөрисе юк, проходнойдан чыгып, янәшә бинага керәсе генә.
Ямалиевнең бу яңалыгы шәһәр белән генә чикләнми, үзе дә авыл баласы булган җитәкче Түбән Кама районы авылларында комплекслы кабул итү пунктлары ачып, атнасына бер мәртәбә мастерлар йөртә. Мастерлар килүгә, кешеләр ватылган кер юу машиналарын, суыткычларны, сәгатьләрне һ.б. әзерләп торалар. Кием-салым тегәргә заказ бирәләр, итекләрен төзәттереп алалар. Үзе килгәндә, комбинатта көнкүреш хезмәтенең 100 төре күрсәтелгән булса, Фаиз ага аны 500гә җиткерә. Бу оешманы, «яхшы кәеф хезмәте» дип атый башлаганын халык үзе сизми дә кала. Әлбәттә, Фаиз Ямалиевка уй-ниятләрен тормышка ашыруда, партия шәһәр комитетының беренче секретаре Садыйков, химкомбинат директоры Лемаев һәм шин заводы җитәкчесе Зеленов һәрдаим ярдәм итәләр. Химикларның һәм шинчыларның көнкүреш хезмәте йортларын карап, үзләрендә дә шуны ук оештыру өчен, ул елларда бирегә республика һәм Россия төбәкләрендәге промышленность пред-приятиеләреннән бел-гечләр агыла.
Фаиз Ямалиевның бу эшкә керүешүенә ике ел дигәндә, Түбән Каманың көнкүреш хезмәте комбинаты республикабызда беренче урынны алып, күчмә Кызыл байракка ия була. Һәрвакыт яңалыкка омтылучы Фаиз ага 1 Май демонстрациясендә мода күрсәтүне башлап җибәрүче дә була. «КамАЗ»
кузовындагы купшы кием-салымлы кызлар демонстрация карарга килгән халыкка мода күрсәтәләр. Ә ул киемннәрне «Молодежное» һәм «Зима» ательелары осталары махсус тегә.
1977 елда Түбән Кама шәһәре көнкүреш хезмәте идарәсе дип үзгәртелгәч, өч мең кешелек коллективның генераль директоры Ямалиев үзенең күптәнге хыялын тормышка ашыра: барлык хезмәтләрне дә үз эченә алган комплекс өчен, үзе акча юллап, Шинчылар урамында алты катлы бина төзетә. «Көнкүреш йорты» дип аталган бина ул чорда, үзенең югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтүе -
аяк киемнәрен ремонтлавы, сәгать, телевизор, транзистор, суыткыч һ.б. төзәтүе, күлмәктән алып барлык төр кием-салым тегүе, ашханәсе һ.б белән түбәнкамалыларның яратып йөри торган урынына әйләнә. Ни кызганыч, «Көнкүреш йорты»ндагыларның ул чакта шау-гөр килеп торган эшчәнлеге бүгенге көндә сагынып сөйләрлек тарих кына булып калды.
Шул елларда Фаиз ага Ширәмәттәге киез итек басу, ат сбруе ясау, күн эшкәртү, агач цехларын үз эченә алган завод эшен җайга сала. Шәһәрдә көймә станциясе оештыра. Эш дәрте ташып торган бу җитәкче әле тагын ниләр уйлап табар иде, әмма үзгәртеп кору елларының җимергеч дулкыны чик куя. Фаиз ага үзгәртеп коруның үзен дә кабул итми, тиешле акцияләрне дә алмый, эшчеләренә бирә... Нишләмәк кирәк, үзгәреш еллары да тарихның күңелсез бер мизгеле бит...
Тарих дигәннән, Мәскәү татарларының милләт өчен җан атып йөрүчеләреннән мең ярымлап кешене, шул исәптән,«Ниж-некамскнефтехим»ның элекке җитәкчеләрен, Татарстанның сәнгать эшлеклеләрен, сәя-сәтчеләрне һ.б. бер-ләштергән якташлык клубы җитәкчесе Рөстәм Фаизовичның хатирәләре дә Түбән Кама тарихына аерым бер сәхифә булып язылырлык: «Түбән Камада беренче мунча да безнең әтинеке. Ул заманда бакчада мунча төзү тыелган иде. Шунлыктан, бакчага төшкәч мунча миченең түбәдән чыгып торган торбасын куялар, мунча ягыла, соңыннан торба алына. Төшкән саен шулай. Бакчада мунча салуны тыюга кагылышлы оешма җитәкчеләре дә шул мунчада юына... Пробудиловкадагы ул мунчага Баһаветдинов, Королев, Лемаев һ.б. җитәкчеләр килә һәм әти көнкүреш хезмәте күрсәтү тармагына, халык тормышына кагылышлы бик күп мәсьәләләрне шунда күтәрә, шунда бергәләп хәл итәләр иде. Ул заманда әшнәлеккә юл куелмады. Алар буынына
җаваплылык хисе, үз-үзләренә таләпчәнлек һәм үзләренә ышаныч күрсәткән халыкка намус белән хезмәт итү хас иде бит. Шәймиевнең дә яраткан мунчасы иде ул. Пробудиловкада әле дә тора ул мунчабыз. Без аны, үзенә күрә, Түбән Кама язмышына, ул чордагы булдыклы җитәкчеләргә бәйле тарихи бер истәлек итеп саклыйбыз».
Пробудиловкадагы ул мунча гына түгел, кайсы тармакка гына җитәкчелек итсә дә, үз эшен җиренә җиткереп һәм халык рәхмәтенә, халык хөрмәтенә лаек-лы итеп башкарган Фаиз Нурмөхәммәт улы Ямалиевка хөкүмәт тарафыннан бирелгән «Татарстан АССРның атказанган халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәре» дигән мактаулы исемне, «Хезмәт ветераны», «Фидакарь хезмәт өчен» медальләрен дә кадерләп саклыйлар Ямалиевлар.
Гәрчә ярты гасыр тарих өчен аз вакыт булса да, Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгын каршылганда, калабызның узган сәхифәләрен, якты эз калдырган шәхесләрне барлыйбыз. Алар арасында заманында Түбән Камада халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү тармагына нигез салган Фаиз ага Ямалиев һәм ул башкарган матур эшләр дә бар. Һәм, әлбәттә, бу шәхескә, ул җитәкләгән тармакка кагылышлы мәгълүмат шәһәр музеенда лаеклы урын алырга тиеш.
Фирая МОРАТОВА.
 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: