Туган як

Түбән Кама шәһәр Советы депутатлары игътибарына!

2019 елның 20 декабрендә 14 сәгатьтә Советлар йортының кече залында Түбән Кама шәһәр Советының утыз тугызынчы сессиясе чакырыла.

Көн тәртибендә:
1. 2020 елга һәм 2021, 2022 елларның планлы чорына Түбән Кама шәһәре бюджеты турында;
2. Түбән Кама шәһәр Советының 2018 елның 19 декабрендә кабул ителгән «2019 елга һәм 2020, 2021 елларның  планлы чорына Түбән Кама шәһәре бюджеты турында» 52нче карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү;
3. Түбән Кама шәһәре бюджетыннан, Түбән Кама муниципаль районы бюджетына башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибен раслау;
4. Тышкы муниципаль финанс тикшерүен гамәлгә ашыру вәкаләтләрен тапшыру турындагы Килешүләрне раслау;
5. Түбән Кама шәһәр Советының «Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Түбән Кама шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында»гы карары проекты буенча ачык тыңлаулар үткәрү;
6. Түбән Кама шәһәр Советының «Түбән Кама шәһәр Советы регламентын раслау турында» 2011 елның 21 мартында кабул ителгән 6 номерлы карарына үзгәрешләр кертү;
7. Түбән Кама шәһәренең җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү;
8. Торак биналарны Түбән Кама шәһәре оешмаларында эшләүче гражданнарга милек итеп тапшыру турындагы мәсьәләләр бар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: