Туган як

Түбән Кама районында яшәүче COVID-19 дан вафат булган

Татарстанда коронавирустан вафат булган сигезенче пациент Түбән Кама районында яши. Бу хакта ТР буенча оператив штаб хәбәр итә.

Шимбә көнне, 16 майда, Түбән Кама районында яшәүче 79 яшьлек ир-ат вафат булды.

Беренче майдан башлап пациент РҮХнең йогышлы авырулар бүлегендә булган, ике яклы полисегментар пневмония белән авырган.

Алтынчы майдан ЯҮВ аппаратына күчерелгән. Хроник йөрәк-кан тамырлары авыруы һәм бронхиаль астма булган. Үлемнең сәбәбе экспертиза белән расланган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: