Туган як

Түбән Кама районында коронавирус белән авыручылар арасында җидесе балалар

Шулай ук коронавирус белән авыручылар арасында Түбән Кама районында 12 пенсионер һәм 42 хезмәт яшендәге кешеләр.

5 нче майга булган мәгълүматларга караганда, Түбән Кама районында яңа коронавирус инфекциясенең 61 очрагы теркәлгән. Шуларның җидесе балалар. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова сөйләде.

COVID-19 инфекцияле кешеләрнең күпчелеген ир-атлар (38 кеше) тәшкил итә, дип аныклады Венера Рәхимова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: