Туган як

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан узган чараларны оештыручыларга һәм үткәрүчеләргә рәхмәтен җиткерде

«Бәйрәм алдыннан бик күләмле эш башкарылды. Безнең максатыбыз исә – ветераннар ярдәмебезне һәм кайгыртуыбызны тоеп яшәсеннәр өчен көчебездән килгәнне эшләргә», – диде Айдар Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә. Хәзерге вакытта шәһәрдә һәм районда 28 фронтовик яши, Кама Аланы бистәсендә бәйрәм алдыннан соңгы сугыш ветераны Демьян Кобяков вафат булган.

Истәлекле урын яңартылды

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Түбән Камада Җиңү мәйданы тулысынча яңартылды. Җиңү монументы 1985 елда Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан төзелгән. Ул вакытта «Татэнергострой» предприятиесе яшьләре шундый тәкъдим белән чыккан. Комсомол вәкилләрен шәһәр комитеты, депутатлар хуплаган һәм ул, кыска вакыт эчендә, шәһәребезнең иң гүзәл һәм истәлекле урыннарның берсе булып әверелгән.
Һәйкәл төзүдә шәһәребез предприятиеләре хезмәткәрләр һәм җәмәгать оешмалары катнашты. Проекты баш архитектор Фирдәвис Ханов тарафыннан эшләнгән. 18 метрлы ике стеланы Э.Шмидт һәм А.Бручинский тарафыннан эшләнгән «Җиңү» ордены тоташтыра, мемориаль стеланы исә «Камэнергостройпром» хезмәткәрләре ясаган.
Бу юлы исә яңарту шәһәребезнең баш архитекторы Эмиль Сираҗетдинов җитәкчелеге белән башкарылды. Мәйданда 10 танылган түбәнкамалы бюстлары урын алды: шуларның бишесе – «Дан» орденының тулы кавалерлары һәм тагын бишесе – Советлар Союзы Геройлары. Җитәкчелектән бу бюстларны куюны ветераннар Советы 2016 елда ук сораган иде.
Мәйдандагы махсус павильонда урнашкан электрон хәтер китабынан теләгән һәр кеше үз туганы турында мәгълүмат таба ала. Монумент тирәсе исә яшелләндерелде, җәяүлеләр сукмагы җәелде, яктырткычлар куелды.
Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан районда 37 һәйкәл яңартылган, өч мемориал куелган. Келәтле авылында һәйкәл хәйрияче Геннадий Муллин ярдәме белән яңартылды. 25 ел элек төзелгән обелиск бик тузган иде, хәзер исә бу – уникаль корылма.

Онытырга хакыбыз юк

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан шәһәр һәм район хакимияте, предприятиеләр җитәкчеләре ветераннар белән очрашып, котладылар. Аш-су  предприятиеләре, кибетләр азык-төлек җыелмалары да бүләк итте.
Айдар Метшин ветераннар Советы белән онлайн форматта очрашып сөйләште. Оешма быел 40 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу уңайдан, әлбәттә, зур тантана көтелә (әмма соңрак). Айдар Метшин шәһәр һәм район тормышында актив катнашканнары, яңадан-яңа проектлар тәкъдим итүләре өчен ветераннарга рәхмәтен һәм Бөек Җиңү уңаеннан теләкләрен җиткерде.
Ел саен 9 май көнне Җиңү мәйданында парад уздырылса, быел анда тыныч иде. Кеше юк, әмма мәңгелек ут янына бихисап чәчәк салынган. Шәһәр һәм район хакимияте, предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре – җиңү хакына сугыш кырларында һәлак булганнарны искә алырга теләүчеләр күп булды. Аларга гади түбәнкамалылар да кушылды.
Чәчәкләр кую тантанасы туры эфирда күрсәтелде. Аннан соң Айдар Метшин түбәнкамалыларга мөрәҗәгать итте. «Бөек Җиңү көне – халкыбызның төп бәйрәме. Ул тарихта әтиләребез, бабаларыбыз даны көне, милли горурлык, шул ук вакытта мәңгелек кайгы символы буларак калды», – дип ассызыклады ул.
Чәчәкләр шәһәр зиратындагы мемориаль комплекста да күп. Биредә татар чаңгычылар батальонының 19 сугышчысы җирләнгән. Аларның исемнәрен Түбән Кама эзтабарлары ачыклаган, шулар арасында Айдар Метшинның бабасы – 78 ел дәвамында хәбәрсез югалган дип саналган Нурулла Шәрифуллин.

Барыбер катнаштылар

9 майда Түбән Кама «Үлемсез полк» һәм «Җиңү тәрәзәләре» акцияләренә кушылды. Чаралар онлайн форматта узды. Кешеләр сугышта катнашкан якыннары сурәтләре белән фотога төшеп яки алар турында сөйләгәннәрен видеога яздырып, социаль челтәрләрдә урнаштырды. Шулай ук тәрәзәләрен бәйрәмчә бизәүчеләр дә күп булды.
Илнең үзәк каналларында 19.00 сәгатьтә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут белән искә алдылар, аннары «День Победы» җыры яңгырады. Акциядә шәһәрдәшләр дә катнашты. Балконнарга чыгып, олысы-кечесе җырга кушылды. Кичке сәгать 10да илебез «Җиңү яктырткычлары» акциясендә катнашты. Кешеләр тәрәзәләр янына яктырткычлар, шәмнәр белән килеп, ветераннарны искә алдылар.
«Туган як» редакциясе дә елдагыча читтә калмады. Газета битләрендә шәһәр һәм район ветераннары турында язмалар урнаштырылды. Быел «Сугыш балалары» дип исемләнгән проектны тормышка ашырдык. Язмаларда Бөек Ватан сугышы елларында михнәт күреп үскән, олылар белән бертигез хезмәт куйган кешеләр язмышлары урын алды. Ә социаль челтәрләребездә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары белән берлектә «Җиңүгә дан җырлыйбыз» флешмобы оештырылды.

9 май бәйрәме күреншләре /Руслан Исламов фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: