Туган як

Түбән Кама белән Мерсин дуслыгы яңаруга йөз тота

Россия-Төркия багланышлары биш гасырдан күбрәк чорны үз эченә ала. XXI гасырда ике күрше дәүләт арасында хезмәттәшлектә нык алга китеш булды. Мондый мөнәсәбәтләрдә Татарстан Республикасы аерым урын били. Безнең багланышлар икътисадка гына түгел, тугандаш халыклар буларак, этник, мәдәни һәм дини якка да нигезләнеп алып барыла. Татарстанның кайбер шәһәрләрен дуслык элемтәләре буенча...

Россия-Төркия багланышлары биш гасырдан күбрәк чорны үз эченә ала. XXI гасырда ике күрше дәүләт арасында хезмәттәшлектә нык алга китеш булды. Мондый мөнәсәбәтләрдә Татарстан Республикасы аерым урын били. Безнең багланышлар икътисадка гына түгел, тугандаш халыклар буларак, этник, мәдәни һәм дини якка да нигезләнеп алып барыла. Татарстанның кайбер шәһәрләрен
дуслык элемтәләре буенча килешүләр дә бәйли. Андый килешү Түбән Камада да бар.
2014 елның 30 маенда, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркиянең Мерсин провинциясе губернаторы Хәсән Басри Гюзельоглы катнашында, тантаналы шартларда, Мерсин шәһәре мэры Борһанетдин Коҗамас һәм Түбән Кама мэры Айдар Метшин шәһәрләр арасындагы хезмәттәшлек турындагы Беркетмәгә кул куйдылар. Шул көннән башлап, шәһәрләребез арасында якыннан танышуга башлангыч бирелде. Үзара килешүгә кул куелганнан соң, Татарстан Республикасы Президенты чакыруы буенча, Мерсин провинциясе вәкилләре Казан Сабантуена, аннан соң 2014 елның декабрендә Түбән Камага да килде. Кунаклар Яңа ел бәйрәменә бизәлгән шәһәрнең матурлыгын күреп сокландылар. Түбәнкамалыларның әлеге халык бәйрәмен ничек билгеләп узулары белән таныштылар. Алар балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә уздырыла торган бәйрәмнәрдә, Ха-лыклар дуслыгы йортындагы Кичке уеннарда булдылар. Татар авылларын күрделәр, мунча керделәр. Чаңгыда йөрү дә аларда уңай тәэсирләр калдырды.
Делегация әгъзалары промышленность предприятиеләрен дә карадылар, районыбызның икътисади мөмкинлекләре белән таныштылар, Мэриядә уздырылган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә булдылар, шәһәр Мэры белән очрашып сйләштеләр. Ә 2015 елның маенда Түбән Кама делегациясе җавап визиты белән Мерсинга барды. Ул биш көн дәвам итте. Программага кертелгән чаралар бик киң иде. Сәүдә-промышленность палатасында, IT-паркта, провинциянең Тарсус, Әрдәмле, Селифке шәһәр-ләрендә булдылар, берничә рәсми очрашуда катнаштылар. Шул исәптән, Мерсин мэры белән дә сөй-
ләштеләр. Түбәнкамалылар тарихи кыйммәткә ия булган күп кенә истәлекле урыннарны карадылар (иске шәһәр, Рим крепосте хәрабәләре, сталактит катламлы тау куышлыклары), сайлау алды чараларында катнаштылар, Яшьләр көненә багышланган зур концертны тамаша кылдылар. Безнең Түбән Кама рәссамы Васил Гаделшинның күргәзмәсен ачу әлеге сәфәрнең мөһим өлеше булды.
2015 елда төрек делегациясенең милли бәйрәмебез - Сабантуйны карарга Түбән Камага килүе дуслык җепләрен ныгытуда тагын бер адым ясады. Кунаклар бәйрәмнең бөтен матурлыгын үз күзләре белән күрделәр, милли көрәштә һәм ат чабышларында актив җанатарлар булдылар. Кичен Ташлык авылында «Таш чишмә» су чыганагын ачуда катнаштылар. Борынгы шәһри Болгарга бару да төрек дусларның күңелендә уңай тэсирләр калдырды. Бу көнне инде күркәм гадәткә әверелгән «Изге Болгар җыены» мөселман бәйрәме узды һәм кунакларыбызга әлеге зур чарада катнашу мөмкинлеге туды. Осталар шәһәрен карау кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраштылар.
2015 елның ноябрендә Түбән Кама мэры Айдар Метшин җитәкчелегендәге делегация тугандаш шәһәрләр Саммитында катнашты. Анда муниципалитетлар арасында хезмәттәшлек, мәдәни аралашулар һәм туризм мәсьәләләре каралды. Мерсин шәһәренең Сәүдә-промышленность палатасы рәисе Шәрәфетдин Ашут белән нефть химиясе һәм сәүдә өлкәсендәге мөнәсәбәтләр турында сүз барды.
2016 елның маенда исә безнең промышленность предприятиеләренең икътисади мөмкинлекләре белән танышу өчен төрек эшмә-кәрләренең зур төркеме килү планлаштырылган иде. Кызганыч, шул вакытларда булган мәгълүм вакыйга (Сүриядә Россия самолеты бәреп төшерелү) илләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә кие-ренкелек тудырды. Күп кенә уртак планнар кабат карап чыгылды һәм билгесез вакытка кичектерелеп, читкә алып куелды. Шулай да, федераль һәм республика хөкүмәтләренең алдан күрүчәнлеге аркасында, гамәлдәге икътисади проектлар үз көчләрен югалтмады, ә кайдадыр алга таба үсешен дәвам итте. Мисал өчен,«ТАИФ-НК» заводының промышленность мәйданчыгында Төркиянең «Гемонт» төзелеш фирмасы алып бара торган эшләр бер генә көнгә дә туктап тормады. «Алабуга» ирекле икътисад зонасы территориясендә «Шешәҗам» төрек компаниясе тарафыннан пыяла җитештерү заводлары төзелеше дә дәвам итте. Икътисади элемтәләрне саклау максатыннан, Төркия белән безнең республика арасындагы кайбер бәйләнешләр рәсми булмаган төрдә, бизнес структуралары аша алып барылды. Шулай ук, муниципалитетлар арасында да рәсми булмаган мөнәсәбәтләр - туган көннәр, ди-
ни һәм хөкүмәт бәйрәмнәре белән котлашу, аралашу - сакланды.
Аерым әңгәмәләр вакытында төрекләр ирексездән өзелгән мөнәсәбәтләр өчен бик борчылуларын белдерделәр, үз хөкүмәтләренең гамәлләре өчен үзләрен гаепле хис иттеләр. Бәхеткә, сәяси киеренкелеккә карамастан, Россиянең һәм Төркиянең гади кешеләре арасында яхшы мөнәсәбәтләр үзгәрмәде. Чөнки бик күпләрне үзара дуслык һәм гаилә җепләре бәйли. Аларның күпчелеге, Түбән Кама кызы белән гаилә корган тәрҗемәчебез Әнәс Шәрәф шикелле үк, әлеге хәлләргә борчылды һәм аны шәхси бәхетсезлек буларак кабул итте.
Түбән Камада озак вакытлар яшәүче төрекләр дә бар. Алар Россия гражданлыгы алганнар, гаилә корганнар һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр. Шуларның берсе - Мөхтәрәм Ташбулат Татарстанда 1996 елдан бирле яши. Ул Алабуга педагогия институтының татар филологиясе һәм инглиз теле факультетын тәмамлаган. 2011 елдан эшмәкәрлек белән шөгыльләнә - үз кафесында түбәнкамалыларны тәмле төрек ашлары белән сыйлый. «Бәрәкәт» кафесы хуҗасы Хөснү Бахар да нәкъ шундый ук бизнес белән шөгыльләнә. Алар шәһәребез һәм анда яшәүчеләр турында да, гомумән, Россиягә карата да яхшы фикердә. Тышкы сәясәттәге мәгълүм проблемаларга карамас-тан, түбәнкамалыларның үзләренә карата яхшы мөнәсәбәттә булуларын аеруча мактыйлар.
Ике ил арасында мөнәсәбәтләрне тамырдан үзгәртүгә Төркиядә хөкүмәт фетнәсе ясарга мата-шучылар сәбәп булды. Әлеге сәяси вакыйгалар Россия һәм Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне кабат яхшыртуга башлангыч бирде. Илләр арасында дуслык мөнәсәбәтләренең яңаруы һәм үсешкә йөз тотуы Түбән Кама белән Мерсин арасындагы туганлык җепләрен ныгытуга яңа мөмкинлекләр ачар дип ышанабыз. Алга куйган планнарыбыз зур! Без җирле үзидарә, фән, сәламәтлек саклау һәм мәдәният өлкәсендә тәҗрибә уртаклашырга һәрвакыт әзер. Безнең промышленность предприятиеләре, нефть химиясе, полимер материаллар һәм пластмасс җитештерү киң күләмле хезмәттәшлеккә әзер. Укучыларга һәм студентларга белем бирү өлкәсенә аеруча игътибар итәргә ниятлибез.
29 октябрьдә Төркия һәм төрек халкы үзләрнең дәүләт бәйрәмен - Төркия республикасы игълан ителгән көнне билгеләп узды. Бу көн -халыкның бәйсезлеккә һәм яңа дәүләт төзүгә булган омтылышын күрсәтүче символ. Бүген безнең дәүләтләр сәяси кризис нәтиҗәләрен уңышлы гына үтеп киләләр һәм дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең яңа этабын ачалар, күләмле икътисади проектларны тормышка ашыралар.
Тугандаш шәһәрләр - Мерсин белән Түбән Кама арасында дуслык һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләренең киләчәктә дә дәвам итәчәгенә ышанычыбыз зур.
Альберт ДИРЗИЗОВ,
Түбән Кама муниципаль
районы башкарма комитетының җәмәгать оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге начальнигы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: